Шәфкатьле ике йөрәк

Шәфкатьле ике йөрәк

Үзебезнең нәсел турында беркайчан да мактанып язганым булмады. Бездә тәрбия шундый, нинди генә зур үрләр яуласаң да борын чөеп йөрергә ярамый. Әгәр кемгәдер ярдәм иткәнсең икән – бу, беренче чиратта, синең кешелеклелек бурычың. «Сиңа начарлык эшләсә дә, ул кешегә начарлык теләмә. Әҗере барыбер сиңа була, кызым», – ди иде әбием. Кечкенәдән мактанырга өйрәтмәсәләр дә, миңа бик кадерле булган ике кеше хакында үзләре исән чакта язмый кала алмадым. Сүзем әбием һәм бабам турында!

…Безнең якта (Чирмешән районы) дәү әни, дәү дип әйтмиләр, балалар кечкенәдән әби-бабай дип үсә. Ә менә минем әби белән бабай дип түгел, ә дәү әни һәм дәү диясем килә. Болай йомшаграк, ягымлырак яңгырый төсле.

Балачак хатирәләремнең күбесе дәү әти һәм дәү әни йорты белән бәйле. Әби дә, бабай да – бик дини кешеләр. Бабам күп еллар авыл мәчетендә азан әйтте. Аның моңлы, күкрәктән чыккан тавышын тирә-як авыллардагы кешеләр дә яратып тыңлый иде. Безнең авыл белән әби-бабам яши торган авыл арасы 5-6 чакрым. Кайчагында, таңга кадәр капка төбендә утырганда, бабайның азан әйтүен тын калып тыңларга ярата идем. Җәен таң иртә ата. Күз алдыгызга китерегез: бер яктан офык читен ертып, болытларны алсу төскә манып, таң сызыла. Икенче яктан авылны уятып, инде тиздән кояш чыгачагын хәбәр итеп, азан яңгырый. Иртәнге салкынча һавада суык, ә азан тавышыннан соң тәндә бала йоннары тагын да ныграк кабара. Шул җәйге иртәдән дә рәхәтрәк, татлырак мизгел була ала микән?

Әби белән бабай без, сигез оныкны да Исламга тарттылар. Бүгенгедәй хәтеремдә, бала чакта без барыбыз да җәйге каникуллар вакытында аларга җыела идек. Сигез баланы карап, ашатып-эчертеп, артларыннан җыеп бетерү дәү әниемә бер дә җиңел булмагандыр. Тик ул беркайчан да зарланмады. «Үсәрсез дә, таралырсыз. Күрешергә вакыт та, мөмкинлек тә булмас. Хәзер туганлыгыгызны тоеп калыгыз, үскәч тә бергә, бер йодрык булып яшәргә тырышыгыз», – ди иде. Әбинең сүзләре рас килде. Һәрберебез мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары уку йортына укырга керде, эшкә урнашты. Әби-бабай янына да кайтулар сирәгәйде. Тик әбинең кечкенә чакта әйткән сүзләре, биргән тәрбиясе гел күңел түрендә. Туганнарым белән сирәгрәк күрешсәк тә, һәрдаим шалтыратышып, сөйләшеп, һичьюгы интернет аша булса да хәбәрләшеп торабыз. Дәү әниемнең шул чагында булган түземлегенә, биргән үгет-нәсыйхәтенә язмам аша баш иеп, мең рәхмәт әйтәм!

Кечкенә чакта әби-бабай нигезе белән бәйле тагын бер хатирәм бар. Кичен идәнгә тезелешеп яткач, дәү әни барыбыздан да догалар укыта иде. Ул догаларны да үзе өйрәтте. Һәркайсыбыз башта белгән бөтен догаларны укып чыга, аннан Аллаһы Тәгаләгә биргән бар нәрсәсе өчен рәхмәт әйтеп, киләсе көнгә әти-әниләргә, үзебезгә саулык, муллык тели идек. Бу да дәү әти белән дәү әнинең үзенә күрә бер тәрбия чарасы булган. Алар баланың әле керләнмәгән күңеленә дин орлыклары салып калдырырга, балаларны дингә тартырга тырышкан. Кешегә авыр вакытта гына түгел, Алланы һәрвакыт онытмаска кирәклеген сеңдергәннәр. Нәкъ менә шул вакытта өйрәнгән догаларны мин хәзер дә йоклар алдыннан укып ятам, нәкъ бала чактагы кебек, Аллаһыга мөрәҗәгать итәм. Туачак балаларыма да дәү әти белән дәү әнидән өйрәнгән догаларны өйрәтәчәкмен, Алла бирса!

ШӘФКАТЬЛЕЛЕК АЛАРНЫҢ ЙӨРӘГЕНДӘ…

Дәү әти дә, дәү әни дә – белемле кешеләр. Дәү әнием 7 сыйныфны тәмамлаган. Шуннан соң фермага эшкә кергән. Хәзер дә алман телендәге шигырьләрне яттан сөйләп бирә ала. Алар үсмер вакытта авылда тулы урта белем бирүче мәктәп булмаган әле. Шуңа да дәү әтием 7 сыйныфны тәмамлагач, 3 ел Лашман авылына йөреп укыган. «Кышын чаңгыда йөри идек, җәен җәяүләп», – ди ул. Лашман бездән шактый ерак, 30-40 чакрымнан да артыграк. Ул чагында уку теләге шулкадәр көчле булган, күрәсең. Мәктәптән соң хәрби хезмәт, ә аннан соң Бөгелмә шәһәренә, табиб һөнәрен үзләштерергә киткән. 1962 елда дәү әнием белән корып җибәргәннәр.

Бабам кырык елдан артык гомерен авыруларны дәвалауга багышлаган. Әбием исә шул ук медпунктта санитар вазифасын башкарган. Санитар дигәч тә, ул заманда аларның эше хәзерге кебек дәвалау оешмасын тәртиптә тотудан гына гыйбарәт булмаган. «Иртән 4тә торып, башта өйдәге эшләрне бетерә идем. Балалар уянганчы, ашарга пешереп, мичләрне җылытып калдырам. Аннан эшкә китәм. Иртәнге алтыларда барып мич ягам, чөнки эш сәгате башланганчы, бүлмәләрне җылытырга кирәк. Шуннан соң уколга чакырырга кирәк булса, балаларны һәр йорт саен кереп, медпунктка дәшә идем», – дип искә ала әбием. Ул чагында бер гаиләдә ким дигәндә 5-6 бала булган бит, прививкаларны да еш ясаганнар. Моның өстенә йорт саен йөреп, «Кызыл хаҗ» җәмгыятенәакча җыя торган булганнар. Монысын да дәү әни эшләгән. Әле бу аның вазифаларының кайберләре генә…

Дәү әтинең хезмәте дә җиңел булмый. Ул авыруларны дәвалап кына калмый, кәгазь эшләре дә аның җаваплылыгында була. «Бервакыт бер карчыкның бәвеле килми. Озак җәфаланды бу. Нишләтергә дә белмим, тиешле дару да юк. Яз иде ул, ташу вакыты. Мин пычрак ерып, җәяүләп Котыштан (Күрше Котыш авылында элек зур хастаханә булган. Ул авыл да бездән 15-20 чакрым ераклыкта – авт.) дару алып кайткан идем», – дип искә ала дәү әти. Төрле хисапларны да шул авылга илтә торган булганнар, җыелышларга да шунда йөргәннәр. Хәтта медпунктта нинди дару булуына кадәр язып, хисап биргәннәр. Каты авыруларны да шул авылга илтергә кушкан зуррак табиблар. Миннәхмәт исемле бабайны, үлем хәлендә, трактор арбасына салып, Котыш хастаханәсенә илтүләрен сөйләгәне бар бабамның. Күрәсең, ул чорда «законнары» шундый булгандыр инде.

АЛТЫН ТУЙГА БҮЛӘК!

Дәү әнием 22 яшендә кияүгә чыккан. Бабайның да инде ул вакытта тормыш тәҗрибәсе булган. Дәү әти гомерендә дә авызына аракы, тәмәке кабып караган кеше түгел. Бик матур итеп гармунда уйный, моңлы итеп җырлый. Хәер, Минсафиннар нәселе барысы да шундый. Дәү әтинең бар энесе, энеләренең балалары да җыр-моңга гашыйк, моңлы тавышлы кешеләр. Үземнең туганнан туган сеңлем дә җырлый да, бии дә, кирәк булса, үзе генә концерт та куя ала! Болар барысы да әби белән бабайдан күчкәндер дип уйлыйм.

Дәү әти белән дәү әни 4 кыз тәрбияләп үстергән. Аларның һәркайсы җәмгыятьтә үз урыннарын табып, гаилә корып, балалар үстерәләр. Дәү әнинең тәрбиясе безгә, оныкларга, кызлары аша күчте. Үземдә булган бар яхшы сыйфатларым өчен мин дәү әти белән дәү әнигә рәхмәтле. Чөнки алар минем әнине тәрбияләгән, ә ул исә миңа тормыш биреп, тәрбия кылган кеше.

Әби белән бабай кавышканга 10 июнь көнне 50 ел тулды! 50 ел! Бер гомер дигән сүз. Бу ике шәфкатьле, олы йөрәкле, киң күңелле газиз кешеләремне шул көнгә кадәр безнең арада яшәтүе өчен Ходайга рәхмәт! Әлеге язмам дәү әти белән дәү әниемә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан да (12 июнь – Табиблар көне), алтын туйлары белән дә котлап та, кечкенә генә бүләк булсын иде. Алдагы көннәрдә дә безне шатландырып, куандырып, каршы алып, озатып калырга язсын! Бриллиант туйларын да күрергә насыйп ит, Хак Тәгаләм!

Сезне котлап һәм озын гомер теләп, дүрт кызыгыз, кияүләрегез, сигез оныгыгыз, ике оныкчыгыгыз исеменнән, оныгыгыз

Лилия ЛОКМАНОВА.

Шәфкатьле ике йөрәк , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии