- 15.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Инде өйлә узган, көндезге сәгать икеләр чамасы иде. Шуңа да карамастан көн кичке эңгер-меңгер кебек караңгы, бөтен күкне болытлар каплап алган, һава шундый бөркү, тиздән каты итеп яңгыр яварга охшаган, хәзердән үк ара-тирә иренеп, салмак тамчылар тамгалый.
Даруханәдән кайтып килә идем. Ике-өч көн аяз, җылы торганнан соң, һава бозылганга күрәдер, йөрәгем авырткалап, чеметеп-чеметеп ала. Нитроглицерин төймәсен тел астына куйдым да, авырту бераз басылганчы дип, якындагы бүрәнәләр өстенә утырдым.
Шулвакыт таяк тоткан ике карт минем каршыга килеп туктады да, күкрәкләренә таякларын терәп, сөйләшә дә башладылар. Телимме, юкмы, миңа аларның әңгәмәсе шаһиты булырга туры килде.
– Кайдан кайтып киләсең, кордаш?
Сораучы – Мәсәлим бабай, кара эшләпә кигән, затлы таяк тоткан, көрәктәй ак сакаллы картны да, аның әңгәмәдәше, таяклы, үзбәк түбәтәйле, сакал-мыексыз, ябык гәүдәле Сибгатулла бабайны да бик яхшы беләм, алар бездән ерак яшәми.
– Уртанчы улымның чапкан печәне бар иде бакчасында, маллар тими микән дип шуны карап кайтуым иде, Мәсәлим абзый. Шөкер, тимәгәннәр, тик менә җыярга өлгермәгәннәр, яңгыр килә, чылатыр инде, – диде Сибгатулла карт, авыр көрсенеп.
– Алай бик кайгырма әле син, Сибгатулла. Яңгыр ява да китә ул, Алла бирса. Җиде көн яуса да, җәй көне җиде сәгатьтә киптерә, дип әйтә иде мәрхүм әтием.
– Сүзләреңә бал да май, Мәсәлим абзый. Ходай кушып, амин дигән сәгатькә туры килсен. Ә үзең кайдан киләсең соң, мәчеттәнме?
– Әйе, мәчеттә дә булдым, күрше, аннан почтага кереп, үземнең дә, Хәдичәмнең дә пенсиясен алдым.
– Бу айда пенсияләр арта дигәннәр иде, без алмаган әле. Дөрес сүз булдымы, артканмы, күрше?
– Әз генә арткан, миңа – 30, Хәдичәмә 20 сум өстәгәннәр.
– Күп түгел икән. Синең сугыш беткәч тә бер ел Украинада бандеровчылар белән сугышуың, Хәдичә киленнең эссе челләдә урак уруын, үгез җигеп кырык чакрымдагы элеваторга ашлык ташуын исәпләсәң, күп түгел. Хәзерге хөкүмәт бик аз арттыра пенсияне. Сталин вакытында, хәтерлисеңдер, ел саен бәяләр төшә иде. Ә хәзер, киресенчә, ел гына түгел, ай саен арта. Әле күптән түгел генә Юныс эшмәкәрдән көрпә алдым. Үткән ел капчыгы 80 сум иде, хәзер 200 сум сорый.
– Синең сүздә дә хаклык бар, күрше. Пенсияләрнең азрак булуында да, минем бандеровчылар белән сугышуым турында да. Хәзер искә алырга да куркыныч: бер бәрелештә бандит әздән генә атып үтерми калды, мин өлгеррәк булып чыктым, аны теге дөньяга үзем озаттым. Ни хәл итәсең, кеше җанын коярга туры килде шул. Юкса, Хәдичәм тол, балаларым ятим калган булыр иде. Ә пенсия дигәндә, Аллага шөкер, җитә ул, Сибгатулла, безгә картларга күп кирәкме хәзер?
– Алай димә әле, Мәсәлим абзый. Үзеңә җиткән белән генә түгел, синең дә, минем дә балалар бар, оныклар үсеп килә, аларга да арттыру зыян итмәс иде. Җитмәсә, синең олы улың Чечнядан табутта, ә минеке Әфганнан инвалид булып кайтты.
Менә шулай сөйләшә иде мәчет картлары. Бер дә дин, теге дөнья хакында түгел, бу дөнья хәлләре турында. Икесенең дә сүзләрендә дөреслек бар иде. Ә бит бу картлар икесе дә чын мөселманнар, ураза тоталар, гает саен Коръән ашлары үткәрәләр, корбан чалдыралар, хәтта Мәсәлим бабай узган ел хаҗга да барып кайтты. Сокланмый, рәхмәт әйтми, нәрсә дисең аларга?
Ә йөрәк һаман авырта. Узган ел бер кабы 20 сум булган, ә быел 40 сумга күтәрелгән нитроглицерин кабып, өебезгә таба атладым. Өйгә кайткач, әле хәзер генә күргән, ишеткәннәрем турында озак уйланып, бүлмәмдә арлы-бирле йөрендем. Картларның йөзләре, сөйләшкән сүзләре һаман күз алдыма килде, колагымда чыңлады. Нинди әйбәт картлар яши бит күршемдә! Бераз зарлансалар да, тулаем алганда, тормыштан канәгать алар. Шундый инде безнең татар халкы – акыллы, сабыр, карусыз. Үзләре белән киңәшеп, сорап тормасалар да, хакимият кушкач, утка да, суга да керергә әзерләр. Йә инде, шагыйрь әйтмешли, шушы халкымның уртак ватанда хакы юкмы, алар яхшы тормышка лаек түгелме?!
Сәлихҗан ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Дөнья хәлләре ,
Комментарии