Каз коткарган

Иртәнге якта кибеткә барышым иде. Каршыма биш эт килеп чыкмасынмы?! Төрлесе төрле төстә, төрле зурлыкта. Аякларым алга да, артка да кузгалмый, шок хәлендә калдым. Җиде-сигез яшемдә бәйдән ычкынып чыккан эт кулыма килеп ябышып, нык куркыткан иде. Дөрес, хуҗасы Зәйнетдин абый (мәрхүм) килеп җитте, миңа зыян булмады. Этләре бик зур булса да, кулымдагы бияләемне генә тартып алырга өлгерде. Бәхетемә, без бала чактагы салкыннарда әнкәй миңа бияләйне ике катлап кидерә иде.

Ә хәзерге этләр белән очрашуыма килгәндә, миңа бик әһәмият бирми генә, һау-һаулап, янымнан узып киттеләр. Үзләренең ашыгыч «эшләре» булды, ахрысы. Алар миңа бик күптән абыем белән булган бер хәлне искә төшерделәр.

Әнием 15-16 яшьлек абыемны әбиләргә тере каз алырга җибәрә. Күзби белән Югары Наратбаш арасы 8 чакрым булса да, шоссе юл булгач, риза булып китә абый. Кемнең әкияттәге Кызыл калфак кебек, әбиләренә кунакка барасы килмәсен инде! Иртүк китә, әбиләрдә сыйланып, әбәдләрне уздыргач, казны зур киндер капчыкка салып, авызын ныклап бәйләп, аркасына асып кайтырга чыга. Күңел күтәренке, әнкәйнең йомышын үтәде бит. Кайтып бара шулай сызгыргалап Фәрит Хаков дигән бер малай. Нәкъ ярты юлны узгач, Киштәк авылы ягыннан туп-туры аңа таба килүче этләр күренә. Мөгаен, капчыктагы каз исен сизә бу ач этләр.

Яшүсмер абыемның ничек чаялыгы җиткәндер, апрель ахыры, җир бик кипмәгән булса да, кырга керә, ә анда телеграмм баганасы. Авыл малаена агач баганага үрмәләү бик авыр эш түгел, капчыкны авызына ныклап каба, ничек тә казны да сакларга тырыша. Шулай итеп, этләрнең буе җитмәслек биеклеккә менә бу. Капчыктагы каз тыпырчына, этләр багана төбен саклый. Тирә-якта бер кеше дә юк, кайдан ярдәм көтәргә белмәссең. Мескен абый (мәрхүм) ул чакта ниләр уйлагандыр, ничә минут түзгәндер… Каз аны үзе коткарган. Абыйның авызыннан ычкынып, капчык җиргә килеп төшкән дә, капчык эчендәге әнкә каз җан ачысы белән кыйгаклап, этләрнең котын алган. Алар әллә бу тамашадан, әллә казның бик яман кычкыруыннан куркып, килгән юлларыннан кирегә сыптыра. Иң гаҗәбе шунда: капчыктагы казга да зыян килми, ул әле ничә еллар үзе басып чыгарып бибиләр үстерә. Өйгә кайткач, абый үзенең ниләр кичергәнен безгә сөйләп бирде. Ә мин, урамга чыгып, тирә-күршеләргә сөйләдем. Күрше егете Сәләхетдин, ничә эт булган, дип аптыратты. Менә анысы истә калмаган.

Их, бар иде ул чаклар, сагындыра шул чаклар.

Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Комментарии