Аллаһ биргән талант ул

Мин әби белән бабай янында үстем. Әни колхоз эшеннән кайтып керә алмады. Ләкин ул урактан кайтканда да намазын калдырмады. Бу язма – «Безнең гәҗит»нең 44нче санындагы (1 ноябрь, 2017 ел) «Җырлау кеше өчен файдалымы?» дигән мәкаләгә карата уйлануларым гына.

Әни: «Атаңны көттем дә көттем. Фин сугышыннан исән-сау кайтса да, бу сугыштан кайта алмады. Улым үлеп китте. Әти, абый, энем сугышларда ятып калды», – дип сөйли иде. Сугыш башланып, ике атнадан безнең әтине дә алганнар. Ул китеп 2 атнадан соң мин туганмын.

Әнием тагын болай ди иде: «Кызым, тормышың бик авыр булыр. Яхшы тормыш көтмә. Йорт саен кереп, зарланып елап та йөрисе булма. Җир өсте кан-яшь түккәндә, елгалар тулып үлек акканда дөньяга килдең. Гармун уйнарга өйрән син, тормышыңның иң авыр чагында алып уйнарсың да, бушанып, җиңеләеп китәрсең».

Авырлык миңа гына килмәде, барыбызга да тигез булды. Бигрәк тә шул чордагы 8-9 яшьлек балалар, яшүсмерләр, аналар күрде аның авырлыгын. Сугышның беренче көненнән үк яшүсмерләр, яшь киленнәр, яшь аналар күкрәк балаларын калдырып, окоп казырга чыгып киткәннәр. Без әле бишектә идек. Сугыштан соң безгә дә эш каты булды. Урагын да урдык, көлтәсен дә бәйләдек, яшелчә бакчасында да эшләдек. Без үстергән кебек помидорларны минем башка бер җирдә дә күргәнем булмады. Алар һәрберсе куш йодрык зурлыгында, үзләре тәмле, үзләре итләч булалар иде.

Күңелемне иң әрнеткәне – шул сугыш чорында тилмереп эшләгән кешеләрнең пенсияләренә 300 сум булса да өстәргә акча тапмадылар. Алар көн дә кими, үлеп бетеп баралар бит инде. Рәнҗеп китәләр. Аталары сугыштан кайта алмаган балаларга аеруча авыр булды. Хөкүмәт тарафыннан аз гына да ярдәм күрмәделәр.

Туганнарым булмагач, тормышымнан уңмагач, миңа да җиңел булды дия алмыйм. Халкыма рәхмәт, ярдәм сораганда кире какмадылар. Янгач та капкамнан беренче булып күршем керде, бик булышты. Аллаһы Тәгаләгә дә рәхмәтем зур. Авыр юлларны узарга исәнлегемне бирде, бик авыр минутларда үзе аралап алды, саклады.

Әнинең сүзен тыңладым мин, гармунчы булдым. Ләкин гармун уйнап утырырга вакыт кына булмады – ике аягым юлда, ике кулым эштә булды. Мине баянчылыкка укырга җибәрү өчен колхоз идарәсенә 3 мәртәбә чакырттылар. «Туйдан-туйга гармун уйнап йөрергә тагын», – дип, әни җибәрмәде.

Минем өч оныгым бар. Һәрберсенә берәр тальян гармун ясатып бирдем. «Мин исән булганда өйрәнегез», – дидем. Мин түгел, компьютер җиңде. Әни әйтә иде: «Кешенең бик тә ачы хәсрәте булса, авызы уразада булса да, 3 җыр җырласа, уразасына зыян килми, 4 җыр җырласа, уразасы ачыла». Димәк, бик өзгәләнгән вакытларда төшенкелеккә бирелмәскә, күңелгә җиңеллек табарга җырның файдасы бардыр. Биш сугышны кичергән, биш газизен сугыштан көтеп ала алмаган тол ана сүзләре бу. Башка гөнаһтан саклансаң, кеше хакына кермәсәң, кеше рәнҗетмәсәң, җырлау гына зыян итмәстер. Әнием укымышлы иде, Мәскәү мулласы Камәретдин мулладан сабак алган булган.

Җырны бөтен кеше җырлый алмый, музыка коралында бөтен кеше уйный алмый. Аларга бу талантны Аллаһы Тәгалә биргән бит, инде үзе үк кичерә дә күрсен без гөнаһлы бәндәләрне.

Халык та нәрсә дигән бит әнә:

Тормыш бит ул кайвакытта

Елата да тагын юата.

Таяндырып кулны яңакларга,

Төрле-төрле уйлар уйлата.

С.ӘХМӘТОВА,

Буа шәһәре

Комментарии