- 15.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №14 (13 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Җәйге кич, дуслар белән хәйран гына йөргәннән соң, өйгә кердем. Гадәттә, кәрәзле телефонны сүндереп йоклыйм, ә бу көнне онытылган. Төн уртасында телефоныма смс-хәбәр килгән тавышка уянып киттем. «Зинһар, урамга чык әле, мин синең подъезд төбендә…» – дип язылган иде анда. Таныш булмаган номердан төнге бердә шундый эчтәлектәге смс-хәбәр килсә, сез нишләр идегез?! Йокының әсәре дә калмады, өстемә кофта элдем дә шыпырт кына өйдән чыгып киттем. Шыгырдап ачылган подъезд ишеге күңелгә шом өстәсә дә, кызыксынуым көчлерәк булып чыкты.
Алдымда башын аска иеп, Илмир басып тора. Кайчандыр балачак юләрлеге белән тормыш фәлсәфәсе корып үткәргән җәйге кичләрне уртаклашкан, ватылган машинаны этешеп йөргән, кызлар сайлашырга булышкан дустым. Илмир белән без сердәш дуслар идек. Мин аңа егетләремне сөйлим, ул миңа кызларын…
Тукта әле, ни өчен гел шат күңелле, ерык авызлы дустым боегып басып тора?! Һәм ни өчен ике ел чамасы аралашмый торганнан соң, ул нәкъ минем янга килгән, кайчан бит әле – төнге бердә!
«Сәлам», – дип тә әйтә алмадым, гаҗәпләнгән карашыма да игътибар итмичә, Илмир килеп мине кочаклап алды. Әнисез калган көчек баласы кебек иде ул…
– Мин нишләргә белмим, Рафилә. Зинһар, киңәш бир миңа. Ике ел дәвамында синсез шундый кыен булды. Әгәр янда булсаң, мондый хаталар кылмас идем, билләһи…
Күңелемдәге борчу йөземә бәреп чыкты.
– Ни булды соң?! Мин бит сине кумадым, син үзең югалдың. Телефон номерыңа кадәр үзгәрткәнсең әнә…
Дустыма ничек кенә ачулы булсам да, ул минем өчен әле һаман да якын кеше иде. Эскәмиягә утырдык, тынлык урнашты. Бераздан, төпсез дәрья сыман күзләрен читкә төбәп, ул сүзгә кереште…
– Син мине тыңла гына. Мин бик нык буталдым бу тормышта, чыгар юл да таба алмыйм. Казанга укырга киткәч, үзгәрдем мин. Башымда уку гаме булмады. Кала, чибәр кызлар, җитмәсә, барысы да арттан үзе чаба… Синең белән аралашканда, мин саф мәхәббәткә ышанучы чиста егет идем, ә хәзер мин үземнең хайвани хисләр корбаны булуымны аңлыйм, тик берни дә үзгәртә алмыйм…
Сүзләрен аңламадым да башта. Минем өчен Илмир әле һаман гади, самими авыл егете иде.
– Минем белән йөри башлаганчы Әлфия саф кыз иде, ә мин инде бозылган егет… Шул вакыттан тәнем белән бергә рухым да «чери» башлады кебек. Әлфияне бик ошатып, очраша башладым. Ул саф кыз булып кияүгә чыгарга теләвен сөйли иде миңа. Башта каршы килсә дә, «Сиңа өйләнәм ич инде», – дигәч, ризалашты… Шул көннән Әлфия минем өчен уенчыкка әйләнде, уйнарга теләсәм, уйныйм, туйсам – башка «курчак»ларга тотынам. Беркөн телефонга смс-хәбәр килде. Әлфия тизрәк очрашырга чакырган. Бармадым – «смс»лар атна буе килде. Атна азагында Әлфия янына барырга җыендым, берничә шешә сыра алдым, исәп, гадәттәгечә, күңел ачып кайту иде… Аның йөзе ап-ак, шомлы… Муеныма сарылып үкереп елый башлагач, бөтенләй шок хәлендә калдым. Соңыннан ул елый-елый барысын да сөйләде, бу вакытта аның карынында безнең сабыебыз да сыкрангандыр…
Илмирның сүзләреннән йөрәгем дерелди башлады, ә аның күзләреннән яшь бөртеге тәгәрәде. Аз гына тынлыктан соң ул тагын дәвам итте:
– Ул безнең балабыз иде, ә мин аңа тиз арада аннан арынырга боердым. Күпме ялварды миннән. Әлфия – нык ихтыярлы, көчле кыз шул, ә мин, җебегән, авырлыклардан куркып калдым. Ул көнне аның сүзләрен ишетергә дә теләмәдем, икенче көнне бурычка ун мең сум акча җыеп бирдем… Шушы көннән бирле ике ай буе йоклый да алмыйм, хайван мин, куркак җанвар…
Егетләрнең болай елаганын күргәнем юк иде әле, Илмир минем иңгә сарылды. Ә мин бу кешене жәлләргә дә, яманларга да белмәдем. Гайрәтем чигә башласа да, мин аны мондый хәлдә ташлап китәргә тиеш түгел идем…
– Бүген мин аның янына бардым. Күңелемдәге мондый авырлык белән яши алмавымны аңладым мин бу ике айда. Һәм аны чын-чынлап яратуымны да аңладым. Килдем, ә ул минем белән сөйләшергә дә теләмәде, борылып та карамады хәтта… Мин аннан тезләнеп гафу үтендем, миңа кияүгә чык, дип ялвардым. Ә ул миңа: «Кит һәм беркайчан да күземә күренмә», – диде.
Бу минутта берсен дә аклый да, гаепли дә алмадым. Илмир да, Әлфия дә гаепле, минемчә. Үзенең тәртипле, саф кыз булып кияүгә чыгачагында ныклап торган булса, мондый хәл килеп чыгар идеме?! Фани дөньябызга аваз сала алмый калган сабый киләчәктә Илмир өчен дә, Әлфия өчен дә йөрәк җәрәхәте булачак. Бәлки, бу икесе өчен дә авыр булган минутларны алар икәүләп җиңгән дә булырлар иде, тик үз баласыннан баш тарткан мескен, түбән адәм белән Әлфия киләчәген төзи алыр идеме?! Юктыр, мөгаен…
Р.S. Мәкаләгә нокта куйдым да уйга калдым… Әлфия безнең арада, ул әти-әнисенең «тәртипле» кызы. Кызганыч, шәһәргә укырга яки эшкә киткән балаларыбызның буш вакытларын ничек уздыруын, кем белән аралашуын белеп бетермибез шул. Ә үз балаңның тәртипле булуына тулысы белән ышану өчен, аның эчке дөньясын баету турында кечкенәдән кайгырту кирәк. Шул очракта гына без аларны тыныч күңел белән туган ояларыннан чыгарып җибәрергә курыкмаячакбыз.
Рәфилә САЛИХОВА.
«Үз баламны үзем үтерттем...»,

Комментарии