«СОРЫКОРТ» ИРЛӘР

«СОРЫКОРТ» ИРЛӘР

Казандагы «бөке»ләр проблемасы мәңге хәл ителә алмас, мөгаен. Юллар төзү – бездә гаять озак эш, ә машиналар көннән-көн артып тора. Хәзер «бөке»ләргә дә ияләндем инде. Гомер укылмаган романнар шунда укыла, радиодагы яңалыклар да шунда гына тыңлана. Кайвакыт әллә нинди гыйбрәтле тормыш сабакларын да шунда аласың.

Кичен эштән кайтып җитү – иң зур бәла. Автобуслар шыгрым тулы булу сәбәпле, туктап тормый гына үтеп китә. Туктаган очракта да анда керергә өлгерәсеңме, юкмы – билгесез. Шул консервы банкасына эләгеп, ике сәгать ярым бер аякта басып бару да – шәһәр халкы өчен бәхет.

Кичке 4 тулып киткәч үк, тукталышка чыгып бастым. Мәхшәр, көндәлек галәмәт. Автобуска утырам димә. «Мотор» тоткан арада, үзәккә таба баручы ике да миңа иярде.

«Бөке»дә чакта машинада утыру рәхәт, ичмасам. Изелеп-тапталып кемнеңдер култык астына борын төртеп бару түгел инде. Машинага утыру белән, артка утырган ике хатын-кыз шушы теманы кузгатты.

– Кайсыдыр илдә «бөке»ләрдән котылу өчен, шундый карар кабул иткәннәр, ди: көннең тыгыз вакытларында йөртүче машинада үзе генә утырырга тиеш түгел. Кемне дә булса иптәшкә алырга бурычлы, – диде үзен Наташа дип таныштырган ханым. – Ә бездә законнар халык өчен чыгарылмый бит. Менә көн саен шушы хәл, ә минем сәгать 6га кадәр улымны балалар бакчасыннан аласым бар. Хәзер мин эштән сәгать 3тә үк чыгып китәргә тиеш буламмы инде?

– Ирегез алсын, нишләп гел сез? – диде Галя исемлесе.

– Аерылдым. Дүрт ел яшәдек, арты­гын түзә алмадым. Бергә яшәгәндә дә баланы бакчадан кереп алмый иде. Бер үк вакытта эшкә китәбез, бер үк вакытта кайтабыз, хезмәт хакыбыз да бер үк. Тик, нишләптер, ул гына көн саен арый. Кайта да диванга сузылып ята. Ә мин ашарга пешерәм, өй җыештырам, керләр юам, үтүклим, баланы да карыйсы… Бер тамчы да булышмагач, аның миңа нигә кирәге бар, дип уйладым да аерылышырга гариза яздым.

– Минеке дә шул. Менә 19 ел яшибез инде. Нишләп бу ирләр хатын-кызларны кол урынына гына күрә икән? Ул инде өйгә ике сәгать элек үк кайткан булырга тиеш. Ашарга пешерә торса да булыр иде. Улым да атасы кебек. Менә начальникның кызына 12 яшь, пешергәнне җылытып ашый да белми. Әнисе кичке 8дә эштән кайтып китә. Өендәге бар кеше аның әзерләп ашатканын көтеп утыра икән. Бер караганда, нәрсәгә кирәк инде ул ирләр? Сексуаль канәгатьлек дисәң, анысы да проблема түгел инде хәзер.

– Менә, шуңа күрә, аерылдым да. Хәзер очраша торган кешем кайчакта миндә кунып та кала. Ул үз киемнәрен үзе үтүкли, сирәк-мирәк ашарга да пешереп куя. Бала белән дә уртак тел таптылар. Уйный, укырга өйрәтә. Әзрәк кеше төсле. Акчасын да миннән күбрәк алып эшли, шуңа күрә, сүз әйтә алмыйм. Шул носкиларын гына, кая туры килсә, шунда салып йөри, анысын гына өйрәтермен әле.

Шофер, нишләп әле син дә боларга кушылмыйсың, дигәндәй миңа карап елмайды. Әлеге әңгәмәне ничек бар, шулай тулы итеп язсам, кияүгә чыкмаганнар – мәңге чыкмас, кияүдәгеләре дә аерылып бетәр дип куркам. Чөнки бу ике хатын сөйләгәннәрдән чыгып, мондый нәтиҗә ясарга мөмкин: ирләр – җәмгыятькә бер файдасыз сорыкортлар һәм аларны, кичекмәстән, җир йөзеннән юкка чыгарырга кирәк.

«Бөке»дә ике сәгать утырганнан соң, Наташа белән Галяның сүзләре бетте булса кирәк, миңа игътибар иттеләр.

– Сез нишләп дәшмичә утырасыз, кияүдә түгелме әллә сез? – диде Наташа.

– Кияүдә дә, ләкин…

– Сезнең ирегез дә шундыйдыр инде, башкача булмас! – Монысын Галя шулкадәр инандырып әйтте ки, кайтып керешемә өемдәге диванда бер мәхлук ятып, минем ашарга әзерләвемне көтеп утырадыр кебек тоелды хәтта.

– Юк, минеке андый түгел. Һәрчак аңлый, тыңлый белә. Бик еш ашарга да пешерә. Пешермәгән көннәрендә мин кайнар ризык әзерлим, ә ул салат ясый. Бергә-бергә әзерләгәч, тәмлерәк була бит ул. Табак-савытны беребез дә юарга яратмагач, табак-савыт юу машинасы алып куйды. Өйне дә бергә җыештырабыз. Киемнәрне дә үтүкләп куярга мөмкин. Вакыты булса инде. Мин мәҗбүр итмим, чөнки үзем дә үтүкләргә бик яратам. Минем ирем гөлләр ярата. Өебезнең бер почмагы ботаник бакча кебек. Ял көннәрендә өйдә утырган юк, һәрчак кая да булса барабыз.

Наташа белән Галя исләре китеп, миңа карап утырды. Шофер да елмаймый иде инде.

– Сез мондый «экземпляр»ны каян таптыгыз соң? – диде Наташа, байтак вакыт тын гына утырганнан соң.

– Музейда таныштык. Ул миннән олырак бераз, шуңа күрә кадеремне дә белә.

– Димәк, дөрес тәрбия алган бу, анасы акыллы хатын булган. Димәк, ирләрне дә шулай тәрбияләп була.

– Әйе, тәрбияләнеп бетмәгәннәрен өйләнгәнче үк плитә янында торырга өйрәтә башларга кирәк, – диде Наташа бик ачуланып. – Хатын өстендә яшәргә дип өйләнәләр, оятсызлар!

Алар миңа бәхет-шатлык, саф мәхәббәт теләп, машинадан төшеп калды.

– Кияүдә күптәннәнме соң инде? – дип бөтенләй югалып калган шофер пышылдап кына сорау биргәч, көлеп җибәрдем.

– Кияүдә түгел мин. Теге хатыннарның зарлануыннан арыдым, шул рольгә кердем генә. Ләкин сөйләгәннәрем – тормыштан алынган ир хакында. Башка бер гаиләдә шундый хәлгә тап булып, исем китеп кайтканым бар. Идеаль гаиләнең кайда яшәвен беләм.

– Менә мин – ингуш. Хатыным да – үз милләтемнән. Ул өйдә генә утыра, мин гаиләне тәэмин итәм. Хатыным да йорт эшләрен үзе генә башкара, беркайчан да зарланмый. Яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган үзе. Балаларым да сау-сәламәт, тук, кием-салым җитәрлек. Менә малайга алырга йөрим.

– Әлбәттә, зарланмый. Чөнки проблема бит хатын-кызның күп эшләвендә түгел, ә ирләрнең эшләмәвендә. Ә сезнең очрак ул бөтенләй башка.

– Ләкин бит без, сез әйткәнчә, һәр ял көнендә кая да булса бармыйбыз.

– Менә бүген хатыныгызга бер бәйләм чәчәк бүләк итегез һәм яратуыгыз турында әйтегез әле. Шушы кечкенә генә игътибарыгыз да аны яшәртеп җибәрер, үзегезгә дә җылы булыр.

– Аңа чәчәк бүләк итмәгәнгә дә бер ай чамасы булган икән инде, әлбәттә, алырмын. Исемә төшерүегез өчен рәхмәт сезгә, исән-сау йөрегез!

Илдинә ЯДКӘРОВА.

 

Комментарии