Кешелекле кеше иде

Кеше кайда гына эшләми дә кемнәр белән генә аралашмый. 45 еллык хезмәт дәверемдә 14 җитәкче (директорлар) кул астында эшләргә туры килде, үзем дүрт хуҗалыкта гына эшләдем. Шуннан иң яратып эшләгән директорым Насыйбуллин Дамир Хәбибулла улы булды. Ул Әлки районында Мир совхозын җитәкләде. Хуҗалыкка килгәч, ул бик күп төзелешләр алып барды, бик кешелекле иде. Хуҗалык сөт саву буенча алдынгылар рәтенә күтәрелде. Дамир Хәбибулла улы бүгенге көндә мәрхүм. Аның әле язучылык сәләте дә бар иде. Эшләгән елларында һәм эштән киткәч, кешеләрнең нинди мөнәсәбәттә булуын тасвирлаган шигырь язган. Шуны сезгә дә тәкъдим итәм. Хатыны Наҗия һәм балалары рөхсәттән башка язган өчен ачуланмас дип уйлыйм. Мәрхүм Дамир абыйга дога булып барып ирешсен.

Илһам ХАТЫЙПОВ.

Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе.

Пенсионер уйланулары

Соңгы вакыт дус-ишләрнең

Үзгәрде карашлары.

Мин очрасам юлларында

Читкә борыла башлары.

Сез дип эндәшүчеләр дә

Бик тиз сингә күчәләр.

Ерактан сәлам биргәннәр

Якыннан да күрмиләр.

Кирәк булганга аларга

Мин кирәк булган икән.

Эш башыннан китүләрем

Сәбәпче булган микән?

Нинди хикмәт, нәрсә соң бу –

Болар кайчан башланды?

Элек дус булып йөргәннәр

Мине күрми башлады.

Бәрәкалла, аңлашылды

Мин бит лаеклы ялда.

Гомерем буе эшләп алган

Бәхетле картлык алда.

Кырык ел хезмәт иткәнмен

Җиде сәгатьтән чутлап.

Ә чынында икеләтә

Эшләтәләр бит хурлап.

Шулай итеп эш стажым

Сиксән елга җыела.

Эшләгәнем яшәгәннән

Күпме артык тоела.

Бәхетле карлык дигәне

Акчага нигезләнә.

Ә пенсия дигәннәре

Күпсанлы билгесезлектән

Төзелгән тигезләмә.

Чишелеше була алмый,

Фәндә шулай раслана.

Алтмыш яшеңне тутыргач,

Яңа тормыш башлана.

Очын-очка ялгап булмый,

Пенсияләр бик түбән.

Алган җиремә бүлгәләп

Кире кайтарып бирәм.

Эшкә егәрем беткәч тә,

Үземә эшли башладым.

Кулда көрәк – эш коралым,

Шулай уза картлыгым.

Алтыны бишкә калдырып

Эшләгәнмен үземә.

Хәзер инде олыгайгач,

Ни күренсен күземә.

Бери больше, кидай дальше.

Пока летит – отдыхай.

Уены-чыны гел бергә

Яшәвем хәзер шулай.

Дамир НАСЫЙБУЛЛИН.

Комментарии