Иж буйлары буйлап балачагым йөгерә кебек

Иж буйлары буйлап балачагым йөгерә кебек

Хыялларның киң канатына таянып, үткәннәрне күзлим әле.

Кызыксынучан яшьлек борынын язмыш җилләре чеметтереп тешләргә өлгермәгән чак. Акыл янчыгының байлыгы уч төбенә сыярлык. Дөнья хикмәте мәзәк төсле, бар да кызык. Әниемнең кырыс тавышы гына: «Уеннан уймак чыгара күрмә, кызый, терсәгеңә буең җитмәс», – дип, чынбарлыкка кайтаргалый. Әй, аягың җиргә тимәгән ул чакта өн ни дә, төш ни! Дәрт-дәрман, куәтең ташып торганда, диңгез дә тубыктан була икән шул. Үрмәкүч көлкесе!

Яшемнән бигрәк, буема карап, өлкәннәр: «Үскәнсең инде, зур кыз булгансың», – дип кабатлый башлаган җәй иде ул. Әнкәйнең, безне башлы-күзле итәр өчен, өчәр эштә эшләп йөргән еллары. Бая уч төбемә сыйган гакыл да һаман шул әнкәй биргән тәрбия булгандыр инде. Аның хезмәтенең кадерен белә идек, кызгана идек үзен. Шул сәбәпле, ахмак хыялларга да алданыптыр инде, мин дә үземне зур кеше итеп тоеп, өч кешелек гаиләбезне тәэмин итү мәсьәләсенә өлеш кертергә булдым. Гомер буе терлекчелек белән шөгыльләнгән әнкәйдән күрептер, мөгаен, хезмәт юлымны савымчылыктан башларга батырчылык иткәнмен. Унөч яшь иде үземә. Көлке хәзер. Әмма…

Әлбәттә, мине җәйләүдә берәү дә колач җәеп каршы алмады. Киресенчә, машинага да утыртмадылар, кайтарып җибәрделәр. Тәҗрибәле сыер савучы апаларның мин әрсез йолкышка ышанып сыер тапшырмаулары аңлашыла да бит, бүгенге акылны туплыйсы еллар алда иде әле шул. Икенче көнне үпкә-рәнҗүләремне, нәни йодрыгыма төйнәп, идарәгә юл тоттым. Төптән уйласаң, минем якта да хаклыкның шактый өлеше бар. Үз-үземне белгәннән бирле шул малкайлар арасында үскән бала бит мин. Әнкәйгә ияреп, кул арасына керә башлагач, көчемнән килгән кадәр булышып йөри торган идем. Эшнең җаен да, җаваплылыгын да тоярлык гамем булгандыр ул вакытка, югыйсә, әнкәй юл куяр идеме?! Савымчыларга килгәндә, алар да мине яхшы беләләр, араларында болганып, булдырганын башкарып, өйрәнеп үскән бала идем ич. Үзләренең кызлары, ел да җәйге ялларда колхозда эшләп, яхшы гына хезмәт хакы ала торган иде. Өстәвенә, уку елы башланганда, беренче сентябрь көнне аларны зурлап җитәкчеләр килә, бүләкләр тапшыра, рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Кызыкмаган кая?! Ел саен, үземнең исемне тантаналы линейкада ишетергә хыялланып, җәйге каникулларны көтеп алам. Әниеңә тагылып йөргән өчен генә сиңа кем рәхмәт әйтсен. Үзеңә эшләргә кирәклеген генә чамалый идем анысы. Ләкин хикмәте дә, мәзәге дә бер булды, бала башы җитмәслек парадокс: эшләргә ярамый, булышырга ярый. «Авылда мине бөтен кеше белә, кечкенәдән әнкәй белән эшләп йөрим, ни өйрәтсә – барын беләм, башкарып чыгам. Яше кечкенә дип кенә, эш сорап килгән кешене кире борып җибәрәләрме. Үзләре отпуск көтеп чират торалар, ял иттерер кешеләре юк, кызу печән өсте, җиләге, бакчасы җитмәсә. Монда кеше җиң сызганып ярдәм кулы сузарга тора, ә аны мыскыл итеп кайтарып җибәрәләр. Кечкенә, имеш, үскәч, авылда сыер савып ятаммы соң мин? Буй җиткән кызлар авылда калалармыни, минем өчен кем укыр, чакырсалар да килә алмам сыерларын саварга. Бер көнгә, бер кичкә ял кирәк булса, кечкенә дип тормыйлар, савып тор әле дип өйгә киләләр. Ял иттерәм, сыерларыгызны төркеме белән тапшырыгыз дип килгәч, әнә ничек кимсеттеләр. Шулай ярыймы инде. Бала дигәч тә, бала-чага түгел бит мин». Шул уйлар белән колхоз рәисенең бүлмә бусагасына килеп басканымны сизми дә калганмын. Закиров Фәрит абый ниндидер кәгазьләр актарып, кемнәргәдер йөкләмәләр биргән җиреннән мине күреп тә алды. Танымаган кая?! Ушыма килгәнче, бүлмәсенә дәшеп алган иде инде үземне. Аяк астыннан җир убылды да китте шул чак. Тын бетә, һава җитми башлады, күз аллары караңгыланып китә дә, тирә юнь кайнар яңгыр белән юылып төшә, тагын караңгы. Фәрит абый барысын да белгәнме, мине күргәч аңлап алганмы, елаганымны күрмәмешкә сабышып, йомшак кына итеп, йомышым белән кызыксынды. Тотлыга-тотлыга, бары бер җөмлә сытып чыгара алдым шунда: «Фәрит абый, миңа эшләргә ярыймы?» – дип сорадым. Калганын хәтерләмим. Хәтеремдә бары: «Теләгең бар икән, ник ярамасын. Эшләргә кирәк», – дигән җавап балачагымнан кайтаваз булып яңгырый. Шул ук көнне хуҗалык рәисе кушуы буенча кичке савымга эшкә төштем. Машина көткән арада, миңа кайтып китәргә кушучылар да булды, әмма мин, горур рәвештә: «Мине эшкә Фәрит абый чакырды. Сезне ял иттерергә кушты», – дип, үҗәтләнеп, җәйләүгә бардым. Кичке савымга Фәрит абый бездән алдан килеп җиткән. Эш барышында хуҗалык рәисенең кабат-кабат килеп, ярдәм итеп, киңәшләрен биреп, өйрәтеп китүе морадына ирешкән әрсез кызыйга зур горурлык иде. Әнкәй беренче хезмәт хакымны алып кайткач, барлык колхоз хезмәткәрләре рәтендә безнең дә капка төбенә рулонлы печән тәгәрәтеп, чөгендердән өлеш калдырып киткәч, минем бәхетем тәмам түгәрәкләнде. Шатлыгымнан канатланып, аякларым җиргә тимәс булды. Шул җәйдә мин үземне чыннан да әниемнең олы кызы, ярдәмчесе итеп тойдым. Шул җәйнең салкынча иртәләрендә, яңа савып алган кайнар сөтләрем ап-ак томаннар булып җиргә түгелгәндер, үз хыялын эзләп балачагым Иж ярлары буйлап яланаяк йөгергәндер. Бичара сабыйлык адашкандыр шунда, Ижның камышлы күлләре, куралы киң аланнарында калгандыр югалып. Көтүлектән зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, мөгрәп кайткан сөтле бичәләр генә балачагымнан сәлам китергәндәй була. Күпме еллар үтсә дә, алар нәкъ минем балачагымдагы кебек күкрәк тутырып, бала күңеледәй саф, ап-ак күбекле сөт алып кайталар. Чыж-чаж, чыж-чаж, яңа хыял булып, кайнар сөттән пар күтәрелә, таңнарга өмет булып түгелә. Өмет яшәтә кешене, хәләл ризык, хезмәт яшәтә…

Альбина ГАЙНУЛЛИНА.

Әгерҗе районы, Кырынды авылы.

Комментарии