Акчасыз да, балыксыз да…

Моннан шактый еллар элек, әле СССР заманында, профсоюз оешмасының ташламалы юлламасы белән, «Эрнест Тельман» дигән ике палубалы пароходта Әстерханга барып кайткан идем. Сентябрь ахырлары, бу аның соңгы рейсы иде инде. Бәясе 30 сум, шуңа өч мәртәбә туклану, шәһәрләрдә экскурсиядә йөрү дә кергән. Иртәнге сәгать 10да Салих Сәйдәшевнең Совет Армиясе маршы астында кузгалып киттек. Шулай җайлаганнар: пароход төннәрен күбрәк бара, көндезләрен шәһәрләрдә дүрт-биш сәгать тора. Кем экскурсия белән, кем ирекле йөри. Мин күбрәк экскурсия белән йөрдем. Беренче тукталышыбыз Ульяновск шәһәре булды. Анда Ленин мемориалын карадык. Шуннан соңгы икенче тукталыш Самара шәһәрендә өч сәгать кенә тордык. Ул вакытларда 1991нче елга кадәр сер булып сакланган Сталин бункерына кертмиләр иде. Икенче юлы барганда мин анда кердем. Бу шаккаткыч могҗизави корылма булып, аның тирәнлеге 37 метр, 194 басмалы-басмалы баскычлардан төшәсе икән. Анда бөтен нәрсә тәэмин ителгән, алты ай өскә чыкмый яшәргә була.

Алга китеп Саратов шәһәренә килеп җиттек. Дүрт сәгатьлек экскурсиядә йөргәч, төшке аштан соң кузгалып киттек. Халык өске палубадан яр буйларын күзәтеп, матурлыкка хозурланып бара. Гадәттә, теплоходны акчарлаклар озата бара бит инде. Халык аларга ипи кисәкләре ташлый. Алар аны суга төшкәнче һавада ук эләктереп алалар. Шунда бер хатын: «Ай, балдагым», – дип кычкырып җибәрде. Аның ипи белән алтын балдагы да чыгып очкан. Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Бер акчарлак палуба аша очып чыкканда авызыннан палубага бер нәрсә чылтырап килеп төште. Бу теге хатынның балдагы булып чыкты бит, әй. И куанды да соң инде ул ханым. Буфеттан тагын бер ипи алып менеп акчарлакларны сыйлап барды. Ул елларда алтынның бик дефицит чагы иде. «Яхонт» кибетендә иртәгә алтын сатыла дисәләр, халык кичтән чират алып, шунда кунып та кала иде.

Алда безне Волгоград каршылый. Анда җитәрәк беренче Ватан-ана һәйкәле күренә башлый. Волгоградта 5 сәгать тордык, чөнки анда Ватан-ана һәйкәлен һәм Сталинград сугышы панорамасын карау күп вакытны ала. Аннан киткәч, Әстерханга бер генә тукталыш кала. Никольский үлгән җирдә өч сәгать тора. Анда җиләк-җимеш, балык уылдыкларының иң арзан җире икән. Капитан: «Кирәк әйберләрегезне алыгыз. Кайтканда монда бер генә сәгать булабыз», – диде. Халык шунда үзенә кирәген күпме кирәк җыйды. Җиләк-җимеш ул чакта Казанда кыйммәт иде. Никольскидан кузгалып киткәч, Иделнең бер таррак җиреннән икенче ярдан безгә таба бер моторлы көймә килә башлады. Болар туристларга деликатес булган форель, горбуша, җәен балыклары тәкъдим итүче чегәннәр икән. Берсе көймәне пароход белән янәшә алып бара, икенчесе бизмәне белән сеткага элгән балыкны тәкъдим итә. Алучылар да табылды. Менә фәлән кило, фәлән сум, ди. Бер ир акчасын бирде дә, теге чегән, акчаны алуга, балыгын сеткасы белән көймә төбенә төшерде дә көймә килгән ягына китеп тә барды. Теге турист акчасыз да, балыксыз да калды. Башта балыкны алыгыз, аннары гына акчагызны бирегез дип, җыелышта капитан кисәткән дә иде инде югыйсә Ул ир җыелышта булмаган, күрәсең. Йөргәндә шундый кызык та, кызганыч та хәлләр була шул.

Сөләйман ШАКИРОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии