Толстой Хаҗ сәфәрендә вафат булган

Толстой Хаҗ сәфәрендә вафат булган

1881нче елда Л.Н.Толстой гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп килә. Чөнки балаларына инде югары белем алыр өчен вакыт җиткән. Башта ул Мәскәүгә үзе генә, гаиләсеннән башка килә. Яшәү урынын фабрика һәм анда эшләүчеләр яши торган бараклар булган Хамовниклар бистәсеннән эзли. Кечерәк кенә бер катлы йортны ошатып, аңа икенче кат төзетә. Комиссион кибетләрдән бик кыйбатлы булмаган өй җиһазлары ала. Аннары гаиләсен алырга Ясная Полянага кайта. Аның шундый өй һәм яшәү урынын ошатуы бер дә гаҗәп эш булмас иде, әгәр дә ул инде бу вакытларда бар дөньяга үзенең атаклы романнары: «Война и мир», «Анна Каренина» һәм башкалары белән танылган язучы һәм дә Русиядә иң бай кешеләрнең берсе булмаса. 50 яшьләрендә ул боларның барысына да җитешә. Аның күп телләргә тәрҗемә ителгән романнарын төрле илләрдә беләләр һәм укыйлар. Мәскәүдә аның яшәр өчен иң бай йортны алырга мөмкинлеге була. Шуңа күрә гаилә белән яшәү өчен нинди йорт сайланганын күргәч, хатынының чиксез уңайсыз хәлгә калганы аңлашыла. Л.Н.Толстойның сәерлекләре моның белән генә чикләнми. Ул барлык өй эшләрен үзе башкара башлый, һәм шулай эшләргә балаларын да күндерә. Ул гади киенеп эшчеләрнең баракларына, аларның фабрикадагы эш урыннарына кереп, хәлләрен белешеп тора. Игътибар белән изге язмалар: Библияне, Евангелияне, Коръәнне тирәнтен өйрәнеп, үзенең үткән тормышын, бар дөньяга билгеле романнарын кискен тәнкыйтьли башлый. Һәм тормышында яңа туган фикерләре нигезендә «Воскресение» романын иҗат итә. Бу романы өчен православие чиркәве аны чиркәүдән читләштерә (анафема). Моңа Толстой гади җавап бирә: «От Бога вы меня не оторвете – Бог живет во мне!» Коръәндә әйтелгән: «Без, Аллаһы, сезнең барыгыздан да бик еракта, шул ук вакытта сезнең һәрберегездә йокы артериягездән дә якынрак». Мондый сүзләр Толстойның провославие дине руханиларына биргән җавабының дөрес булуын раслый.

Һәр мөселман кешесе гомерендә бер мәртәбә булса да Мәккәгә сәфәр кылырга тиеш, икенче төрле әйтсәк – хаҗ кылырга. Лев Николаевич крестьян киеменә төренеп, киндер сумка, юл таягы тотып, Мәккәгә хаҗ кылырга дип, Русиянең көньягына баручы поездның гомуми вагонына гади кешеләр белән бергә утырып, ерак юлга кузгала. Поезд үтәсе торак пунктларда, шәһәрләрдә, анда дөньяда иң билгеле булган граф Лев Николаевич баруын белгәч, халык тимер юл вокзалы мәйданнарында җыелып, язучыны күреп, сәламләп калырга көтеп тора. Ул тукталышларда вокзал перронына чыгып халыкны сәламләгән һәм: «Мин мөселман», – дип әйткән. Әмма көзге салкыннар башлангач, салкын тиюдән авырып китеп, хастаханәгә ятарга мәҗбүр була. Рәсми мәгълүмат чаралары аны, ни өчен поездга утырып ерак юлга чыкканын яшерер өчен, акылдан язган, дигән хәбәр тарата. Коръәндә, әгәр кеше хаҗга бару өчен юлга чыгып, аны җитди сәбәпләр белән үти алмаса, бу очракта авыру һәм вафат булу хаҗ кылган булып исәпләнә. Димәк, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән Толстойның җаны җәннәткә керә. Ә аның тормыш юлы безнең өчен якты йолдыз нуры кебек, дөреслеккә илтүче юлны әле озак яктыртачак!

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии