Кимлек кәсафәте

Кимлек кәсафәте

Мәкаләмнең исемен язып куйдым да, телебез ничек бай, хәтта «комплекс неполноценности» сүзен якынча булса да тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирә, дип горурланып куйдым. Дөресен әйтим, башта үзем интернеттан эзләп караган идем, сүзнең асылына туры килгәне табылмады. Шуннан соң электронка аша: «Бу сүзне еш кулланасың, әйт әле мәгънәсен!» – дип, Рөстәм Зариповка мөрәҗәгать иттем. Белмәгәннәргә мәгълүм булсын: сүзем әле генә 70 яшьлек юбилеен үткәргән якташым, республикада билгеле шәхес – язучы, композитор, публицист турында бара. Озак вакыт узмады, язып та җибәрде, рәхмәт яугыры. Ниндидер эшнең яки күренешнең начар нәтиҗәсе, йогынтысы, шаукымы, зарары – кәсафәт була икән. Хикмәтле, тирән мәгънәгә ия соклангыч, матур сүз. Хәер, кемгә ничектер, миңа шулай тоела.

Кайберәүләр киная белән, бу адәмдә дә авторитетларга ышыкланып танылу чире бар икән, дияргә мөмкин. Моның бер дә гаебе юк минемчә, Габдулла Тукайга, Гаяз әзи Исхакыйга, Муса Җәлилгә һәм башка даһиларга ябышып өскә күтәрелгәннәр беләсезме күпме? Табигый нәрсә бу. Телевизордан күргәнегез бардыр акулага ияреп вак балыклар йөзеп йөргәнен. Шулар булмаса, океаннар күптән сасыган булыр иде. Андый хезмәттәшлекне биологлар симбиоз диләр.

Читкәрәк кереп кителде, гафу, җәмәгать. Кимлек кәсафәтенең тормышыбыздагы ролен ачып салмакчы булган идем бит. Бәлки, бу сүзне түбәнсетелү яки җиңелү белән дә бәйләп карарга буладыр. Тик шунысы хак: кимлек кәсафәте кешенең төшенкелеккә бирелеп юкка чыгуына сәбәпче дә, аның ыргылып алга китүенә этәргеч тә була ала, минемчә. Әлбәттә, вазгыять, нерв системасы, тәрбиясе һәм чит йогынты аркасында шәхестә барлыкка килгән холыкка бәйле рәвештә. Шуны дәлилләп, үз тормышымнан бер мисал китерим әле. Мин – итекчеләр авылы Тимершыкта туып үскән малай. Бездә узган гасырның сиксәненче елларына кадәр ир затлары кыш айларында «шабашкага» барып акча эшләп кайталар иде. Миңа да ике тапкыр барып, Мамадыш районында һәм Башкортстанның Пулат авылында кесә калынайту бәхете тиде. Шуңа күрәме, безнең авылда егетләр арасында укуга хирыслык юк иде ул заманда. Урта белемне үзем дә кичке мәктәптә генә укып, көзге имтихан аша үтеп алдым. Шулай да акыл керә башлагандыр ахры, берәр белгечлеккә укымыйча булмас, дигән карарга килдем. Һәм колхоз стипендиаты булсаң, имтихан бирүе дә, укуы да җиңел дигән киңәш белән канатланып, рәисебез кабинетына кердем.

– Нургаяз абый, миңа юллама бирсәгез иде, ветеринарныйга барып карыйм, – дидем. Ә ул миңа караган килеш карандашын ике бармагы арасында бөтергәләп, бераз уйланып утырды да:

– Энем, син анда барыбер керә алмассың бит, – димәсенме. Чөнки бергә укыганлыктан, белә минем еш дәрес калдырып, әйле-шәйле йөргәнемне.

Ул көннәрдә гарьләнүемне, кимлек кәсафәте ничек бәгыремне телгәнен белсәгез иде. Алай да бер атна тирәсе аңкы-тиңке йөргәч, горурлыгым өстенә үҗәтлегем дә уянып, баш күтәрмичә имтиханнарга хәзерләнә башладым. Укытучы Солтан җизнәм дә ярдәмгә килде. Кыскасы, мин студент булдым. Укып кайткач, Нургаяз абый кул астында биш ел мал табибы булып, аңлашып эшләдек. Әлбәттә, һәр кеше тормышында булырга мөмкин мондый очраклар. Кимлек кәсафәтеннән арына алмыйча, үзен югалтучылар да очрый, кызганычка каршы.

Тарихтан билгеле, дәүләтләр яшәешендә дә булгалап тора шуңа охшаш вакыйгалар. Әгәр мисалга Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелгән Германияне алсак, Версаль договоры буенча күп суммада репарация түли, шактый җирләрен күрше дәүләтләргә бирергә мәҗбүр ителә, армиясе, хәрби сәнәгате чикләнә. Илдә кимлек кәсафәте тантана итү сәбәпле, немецлар рухында милли түбәнсетелү хисе тамыр җәя. Халыкны төшенкелектән чыгарып, Германиянең бөеклеген кире кайтарырга өндәүче реваншистик фиркаләр барлыкка килә. Икътисади яктан авыр хәлдә, капиталистик чолганышта калган СССР җитәкчелеге белән уртак телне тиз таба германлылар. Чөнки шул чордагы милли мәнфәгатьләре туры килә. Яшерен хезмәттәшлек башлана. Тора-бара Гитлер хакимлеккә килеп, Германия көчәйгәч, Икенче Бөтендөнья сугышы башланып китә. Тагын җиңелү, тагын милли түбәнчелек. Җиңүчеләр тарафыннан Германия икегә бүленә. ФРГ – Америка Кушма Штатларының Маршалл планы ярдәме белән, ә ГДР СССР канаты астында тернәкләнгәч, ниһаять ун-унбиш елдан икесе дә тыныч дәүләткә әверелә.

Кызганычка каршы, СССР таркалу да яңа барлыкка килгән дәүләтләрнең күпчелек халкында кимлек кәсафәте барлыкка китерде. Бигрәк тә русларның шактые төрле илләрдә бүленеп калуы, территорияләрнең гадел бүленештә булмавы низаглар китереп чыгара. Ярый да СНГ илләре үзара тыныч хезмәттәшлек нәтиҗәсендә икътисади ыргылышка ирешеп, халыкларны кимлек кәсафәтеннән арындыра алса. Әмма куанырлык үзгәрешләр әлегә күренми. Сүз Украина белән Русия, Азәрбайҗан белән Әрмәнстан, Таҗикстан белән Кыргызстан арасында килеп чыккан хәрби бәрелешләр турында бара. Молдавия белән Грузия дә гражданнар сугышы аша үтеп, шактый җирләрен югалтты.

Утыз ел дәвамында үз дәүләтен төзеп азапланучы Украина мисалы аеруча гыйбрәтле. Евросоюзга керү омтылышына киртә куелу кимлек кәсафәте тудырып, пыскып яткан милләтчелекне дөрләтеп җибәрде. Кырымны югалту, Донбасс һәм Луганск өлкәләренең Русиягә кушылу өчен күтәрелеше Украина дәүләтендә милли мыскыл ителү хисе тудырды. Нәтиҗәдә, бик күп илләрнең сәяси һәм икътисади мәнфәгатьләре шунда бәрелешеп, чишә алмаслык зур төенгә әверелгәч, азагы ни белән бетәсе билгесез хәрби орышларга китерде. Шунысы аяныч, низагта катнашучыларның һәркайсы үзен хаклы санавы фонында күп кан коела, Украина халкы коточкыч җәбер һәм золым күрә. Дистәләгән еллар узгач, бу гарасатны тарихчылар ничек бәяләр? Украиннар белән урыслар арасында барлыкка килгән упкынга кем күпер салыр?

Дәүләтләре булган халыкларның хәле аңлашыла да кебек. Мәсәлән, татарлар, көрдләр, уйгурлар һәм башка милләтләр ничек чыгар бәйсез үз дәүләте булмау сәбәпле барлыкка килгән кимлек кәсафәтеннән? Ә бит Үзәк хакимиятләр төрле ысуллар кулланып, туган телләрен укытуны чикли, мәдәният, финанс һәм башка өлкәләргә кысылып нәфрәтләндерә, аларны үзләрен икенче сортлы итеп тоюга этәрә. Шул рәвешле милли кәсафәтләрен тагын да көчәйтеп, аларны дәүләт тотучы эре халыкка сеңдерү сәясәте алып бара. Кызганычка каршы, тарихтан билгеле – бер милләтле, бер динле халык булдыру максаты бик күп дәүләтләр өчен хас сәясәт. Янәсе, халыкның бердәмлегенә ирешүе җиңелрәк, идарә итәргә дә җайлы, ди, бигрәк тә империячел илләр һәм демократик булмаганнары.

Сер түгел, татар халкының күпмедер өлешенең күңелендә үз дәүләтле булу хыялы яшеренгән. Килергә мөмкин азатлыкка өметләнеп, алар башка гражданнар белән берлектә республиканы электән үк икътисади яктан ныгытырга тырышалар. Нәтиҗәдә Татарстан инде күптән бәйсез дәүләт булып яши алырлык дәрәҗәдә. Халкыбызның икенче өлеше Русиянең чын федераль, демократик ил булуын көтә, шундый илдә яшәүне үзе өчен кулай дип саный. Өченче зур өлешен бөек урыс мәдәнияты, теле һәм биниһая зур территориясе бирә торган мөмкинлекләр магнит кебек үзенә тарта. Алар бернинди рухи газап күрмичә, ихтыяри рәвештә урыс халкына йотыла. Балаларына үсеш алу мөмкинлеген урыс дөньясы кысаларында күрә. Шундый юл белән кимлек кәсафәтеннән арынырга тырышып, либерализм юлын сайлый. Теләкләре Русия дәүләте алып бара торган милли сәясәткә тәңгәл килә. Шуңа күрә аларны татар теленең юкка чыгуы, милли аң җуелу, катнаш никахларның арта баруы, милләтебезнең азаюы һич тә борчымый. Шанлы тарихыбыз да андыйлар өчен әкият кенә. Мәктәпләрдә татар телен укытуга ачыктан-ачык әнә шулар каршы төшә. Казанның полилингваль мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов бер интервьюсында: «Телен тиешенчә белмәгән кешедә комплекс неполноценности барлыкка килә», – дигән иде. Мөгаен, көндәлек проблемалар белән яшәүче гадиләр өчен хас түгелдер андый хис. Халыкта, үзеңнең кол икәнеңне аңлагач кына кол буласың, дигән әйтем бар. Бәлки, шуны төптән аңламаучылар үзләрен бәхетлерәк итеп сизәдер. Аларның ярдәме белән рухи коллыгыбыз, кимлек кәсафәтенә төренеп, алга баруыбызга әле озак аяк чалып, тантана итәр. Халкымның әлеге өлешен гаепләп язуым түгел, моңа минем хакым да юк. Фәкать, инде күптән барлыкка килгән чынбарлыкны, файдасы тимәсме, дип тасвирлавым гына.

Татарларның үзләре азая баруына карамастан, алга киткән республикалы булуы могҗизага тиң казаныш. Яулап алыну нәтиҗәсендә тискәре сайланышка юлыгып, кайбер уңай сыйфатларын җуеп булса да, халкым исән дә калган, уңышка да ирешкән. Әлбәттә, 20 гасырга кадәр ислам диненә ышыкланып, авылларда мәхәллә рәвешендә бердәм булып, ярдәм итешеп яшәве, ә үткән гасырда Совет хөкүмәтенең милли республикалы итеп дәртләндерүе нәтиҗәсендә.

Һәр халыкның гасырлар дәвамында барлыкка килгән менталитетының (акылы, рухи кыйммәтләре, сәнгати һәм тарихи үзенчәлекләре, дөньяга карашы, дине, әхлак нормалары һ.б.) үзәк өлешен үз-үзен саклау инстинктына торышлы сыйфатлар билидер дип уйлыйм. Мәсәлән, татарларда – вазгыятькә яраклашучанлык. Чегәннәрдә – үзенә йомылу. Тау халыкларында – гореф-гадәтләрен җаны-тәне белән саклау. Яһүдләрдә – фанатларча белемгә омтылу, үзләрен Хак Тәгалә тарафыннан сайланган халык итеп тою. Урысларда – мин-минлек хисе. Әлбәттә, болар минем фаразларым гына, беркем белән дә бәхәскә керергә җыенмыйм. Дөньяга минем кебек дилетантлар да кирәк, фән әһелләрен тонуста тотып, эшләренә этәргеч ясау өчен.

Бу мәкаләмнең язылуы Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 105 еллыгын каршылаган көннәргә туры килде. Шул уңайдан Интернационал гимнын искә төшерик.

Коллык дөньясын җимерербез

Тамырыннан йолкып алып.

Яңа, иркен дөнья төзербез,

Хуҗа булыр аңа халык.

Хәзерге вазгыятьтән чыгып фикерләгәндә, бүгенге хәлләр 1917нче елда Русия ясаган Бөек Революциянең кайтавазы түгелме дигән көфер сораулар килә башка. Җавап эзләп тормыйча, ахыры ни белән бетәсе билгесез буталышны Аллаһыбыз хозурына тапшырыйм да, тизрәк язмама нокта куйыйм.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы 

Комментарии