- 14.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Халыкта шундый гыйбарәләр бар: «Аллаһы Тәгалә сакланганны саклар», «Өч тапкыр үлемнән калсаң, яңадан озак, сау-сәламәт яшәрсең», диләр. Болар дөресме, юкмы, төгәл генә әйтә алмыйм, әмма балалык елларында минем белән булган хәлләр бу гыйбарәләрне раслый төшә. Бүген 70 яшькә якынлашып килгәндә дә, әле сау-сәламәт, хастаханәгә кереп ятканым юк.
Башымнан үткән өч вакыйга хәтеремдә нык уелып калган, хәтта көннәре һәм еллары истә.
Узган гасырның 50нче еллар башы, шаян, тик тормый торган чак, кая барып бәрелергә белмәгән вакытлар. 2 августта ындыр табагына киттем. Әти белән бертуган Бибинур апа – склад мөдире, чистартылган икмәкне ындырга кабул итә. Асылмалы үлчәү кырында борчак төягән агач арбага җигелгән үгез күшәп тора. Ачлы-туклы чаклар: буй җитмәгәч, арбаның алгы тәгәрмәченә басып, йөктән бер уч борчак алмакчы булам. Шул чак үгез кузгалып китте, әйләнеп төшеп тәгәрмәч астында калдым, 2-3 центнер борчак төялгән арба эчемнән аркылы чыгып китте. Бу хәлне ындыр табагында эшләүчеләр күреп торган, барысы да йөгереп килеп, бер абый мине күтәреп, каравыл өенә алып керде. Бибинур апа каяндыр кер сабыны алып килеп, аны юешләп эчемне ышкыды, кан саумасын дигәннәрдер, күрәсең. 20-30 минуттан соң утыргычтан сикереп төштем дә апага: «Берүк әнигә әйтә күрмәгез», – дип өйгә чаптым. Кайтуга әни мунчага юындырырга алып китте. Кабарып чыккан эчемне күргәч: «Нәрсә булды?» – дип сорады. Берни булмагандай: «Ындыр табагында борчак ашадым, күп ашалган», – дим, алдашам. Мунчадан кайтуга Бибинур апа утыра. Ул барысын да сөйләп бирде. Бу хәлгә бөтен авыл халкы шаккатты. «Ничек эче сытылмаган», – дип аптырадылар.
Көннәрнең берендә колхозга беренче үзйөрешле комбайн кайтты, бу могҗизалы техникага бөтен кеше сокланды. Комбайнны Мирзасалих җизнигә бирделәр. Бервакыт әкрен генә безнең өй яныннан үтеп барганда, җизни миңа кул болгый. Аны-моны карап тормыйча, урамга чыгып, комбайн артыннан йөгердем. Арттагы салам төшергеч баскычыннан меним дигән идем, аяк таеп китте һәм тәгәрмәч астында бер аягым калды. Өстеннән комбайн чыгып киткән аякка бернәрсә дә булмады. Теге вакытта йөк төялгән арба, хәзер комбайн чыгып та, бернәрсә булмагач, халык: «Бу малайның гәүдәсе керештән (резинадан)», – дип сөйләделәр.
2 декабрь (бу вакыйгалар һәрберсе 2се көнне булды), 1956 ел. Әти белән урманда аркылы пычкы белән утын кисеп кайттык. Бер атнадан соң тимерче Федор абыйның (ул вакытта авылларда урыслар тимерче булып эшли иде) улы Николай «ЗИС» йөк машинасы белән авылга кайтты. Шул машина белән, төяүчеләр алып, урманга утынга киттек. Кичке як, аз гына кар ява, эңгер-меңгер вакыт, без утын төяп кайтуга караңгы да төште. Машинаның уты да юньләп янмый, бер сүнә, бер кабына.
Бер арада, фара сүнгән вакытта, машинабыз янтаеп китте, ә мин утын өстендә утырып кайта идем. Машинабыз аугач, чокыр төбенә барып төшкәнне сизми дә калдым. Өскә бер юан гына агач килеп төште. Силос базының төбе аска очлаеп казылган, бу юан агач җиргә ныклап ятмады, күрәсең, мин бүрәнә астындагы бушлыкта ятам, өскә 6-7 м3утын ишелеп төште, шыбыр-шыбыр утын ишелә. Кабинадан чыгып, күрәсең, әти кычкырып җибәрде: «Малай утын астында калды», – ди бу. Ә мин чокыр төбеннән: «Берни дә булмады, кайгырма», – дип кычкырам. Бер сәгатьтән чокырдан утынны алып бетерделәр, өскә тартып чыгардылар, бер генә бәрелгән урын да юк, бер җир дә авыртмый. Икенче көнне авылда тагын: «Сәйдел малаеның өстенә утын ишелеп төшеп, силос базында исән калган», – дип сөйләделәр.
Бу вакыйгалар һәрвакыт сакланып йөрергә сабак булды. Нәрсә генә эшләсәң дә, гел алдан уйлап, ашыкмыйча хәрәкәт итәргә кирәклеген онытырга ярамый.
Шушы яшемә җитеп, яңадан мондый куркыныч хәлләрдә калганым булмады.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы,Урсай авылы.
Комментарии