- 14.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №44 (10 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сугышның авыр елларында безнең гаиләАрча районы Кышкар авылында яшәде. Әтием Габделхак Батталов шунда туып үскән, әмма яшьли биредән киткән. 1937 елга кадәр Татарстанның төрле районнарында комсомол, компартия оешмаларында эшләгән, укытучы да булган.
1937 елның 25 октябрендә өйгә өч кеше килеп, әтигә Казанга барырга кирәклеген әйтә. Әти ул вакытта хәзерге Менделеевск районында райком секретаре иде. Ул: “27 октябрьдә мин пленум уздырырга тиеш, аннан барырга мөмкин”, – дигән. Билгеле, аны тыңлап тормаганнар: шунда ук тентү башланган. Безнең китапханә бик зур иде. Һәрбер китапны селкеп карап, идәнгә ташлый бардылар. Алар зур тау булып өелеп калды. Фоторәсемнәрне дә карадылар. Ни өчендер, аның Надежда Крупская белән төшкән рәсемен, үзе сатып алган күн портупеясын алдылар. Тентегәндә, мине, 5 яшьлек баланы, чыгарып җибәрмәделәр. Мин бернәрсә аңламыйча барысын да карап утырдым. Берни дә тапмадылар, шулай да әтине алып киттеләр. Актыктан аның “халык дошманы” булуын, совет халкына каршы агитация алып баруын белдек. Беркайчан да әтидән бу хакта сорашмадык, сөйләтмәдек, чөнки үзен бик ярата идек, яраларын кузгатырга теләмәдек. Хәзер үкенәбез. Шул китүдән аны 8 елга якын күрмәдек. Ә ул башта Казан төрмәләрендә җәберләнеп, “одиночка”ларда утырып, 1940 елда гына суд булып, Сыктывкар лагерьларына 5 елга хөкем ителә. Казанда утырганда Галимҗан Ибраһимов әти кулында үлә. Сугыш башлангач, үзе сорап фронтка китә. Ленинград фронтында сугыша ул. Әлбәттә, бүләкләнә дә. 1945 елның март аенда контузияләнеп авылга кайта. “Нинди кеше икән бу Батталов”, – дип, авыл кешеләре төрле сәбәп табып, аны карарга килә иде. Әтинең дәвалану срогы беткәнче сугыш тәмамланды. Ул өйдә калды. Күпмедер ял иткәннән соң, Казанга китеп эшкә урнашты һәм октябрь аенда без дә гаилә белән анда күчендек. Әтине әле һаман да “халык дошманы” дип санасалар да, эше булды, баракта бүлмә дә бирделәр.
Әтине алып киткән кичне әни, аның әйтүе буенча, абыйларына телеграмма җибәрә. Алар килеп, безне 10 көн эчендә авылга кайтарып куйды. Яңгырлы караңгы төндә арбаларга 3 бик зур китаплар тартмасы, урын-җир, өс киемнәре тутырып, безне, өч баланы утыртып юлга чыктык. Октябрь бәйрәмендә авылда идек. Без алып кайткан китапларны сугыш елларында ярты авыл дәфтәр урынына кулланды.
Әниемә 30 яшь иде ул чакта, бик чибәр. 14 яшеннән ятим кала. Тормыш авырлыкларын шактый күреп, әтигә кияүгә чыккач та, иркен сулыш алырга өлгермәгән әнием авылда михнәт арбасын тарта башлый. Башта әтинең абыйсы йортына кайттык, анда зур булмаган өйдә 13 кеше яши башладык. Җәй көне әни колхозда эшли, ә кышын 3 баланы җитәкләп, күн-мех артеленә эшкә китә. Ике елдан соң авылдагы 12 кв. метрлы бер йортка күчендек. Анда кечкенә генә лапас төзеп, чебиләр алдык. Кәҗә үстердек. Күршеләр ярдәм итте, аларга рәхмәт. Бигрәк тә Габделхак Исламов гаиләсе булышты. Ул вакытта колхоз рәисе булып Гарифҗан Сөләйманов эшли иде, ул йорт буендагы 6 сутый җиргә бәрәңге утыртырга рөхсәт бирде. Аның ярдәмен һәрвакыт тоеп яшәдек. Әмма аңа да: “Син “халык дошманы”на җир бирдең, сине дә утыртырлар”, – дигәннәр. Әмма ул курыкмады, яхшылыкны эшли торды. Авыл халкы арасында дәрәҗәсе зур, бик әйбәт, җайлы, кеше хәленә керә белә торган кеше иде.
Әни үзлегеннән тегәргә өйрәнде, көндез колхоз эшендә булды, төнлә авыл халкына кирәк-ярак тегеп бирде. Аңа ризыклата түләделәр. Кем бер савыт он, кем йомырка, кем бәрәңге – нәрсәләре бар, шуны алып килделәр.
Сугыш башланган елны беренче сыйныфка кердем. Олыгаеп киткәндәй булдык, өстебездә җаваплылык сиздек. “Халык дошманы” гаиләсе булганлыктан, әни бар авыр эшләргә кушылды. Окоп казу, урман кисү, таш чыгару, сука сукалау, яшь малайлар белән, күтәрәмгә калырдай атлар белән Арча элеваторына ашлык чыгару, язын-көзен, хәтта кышын да арба-чаналарга төяп, орлык ташу – барысын да кичерде әни.
Без дә апа белән үз өлешебезне керттек. Апам да урман кисәргә өлгерде. Ә мин чүп утарга, башак җыярга, печән әйләндерергә бардым. 1943 елда өч ай авыл советында курьер булып йөрдем. Бик күп кичләрне авылдашлар баскычында елап утырырга туры килде. Чөнки салым агентлары салым түләмәгәнлектән чакыра. Ә алар үзләре дә ач.
Өйдәге бар эш тә безнең өстә. Әнине җәен төнлә генә күрәбез. Урак белән кәҗә өчен печән әзерлибез, зираттан, су буеннан чыбык, самовар куярга чыршы, нарат күркәсе, җиләк яфраклары җыябыз. Әни алардан чәй ясый. Ул айлап өйдә булмый, безне Аллаһы саклагандыр. Кышларын мичкә салам, әрем ягабыз, ут үрләтергә әле буй да җитми.
Безнең авылда бер-берсен чагып, түрәләргә сөйләү булмады. Сугыш вакытында фронттан яраланып кайткан Вәли абый рәис булып эшләде. Хатыннар урак вакытында кесәләренә берәр уч ашлык алгандыр инде. Күргән очракта: “Ичмасам, мин биредә булганда алмагыз. Авылыбыз белән төрмәгә китәбез бит”, – дия торган булган. Аннан соң озак вакытлар бригадир булып Зарифа апа эшләде. Районнан тикшерүчеләр килсә, тизрәк кырга чабып килеп: “Зинһар өчен, бүген бернәрсә дә алмагыз, авыл башында тентү булачак”, – дип алдан кисәткән.
Авылдашлар бер-берсенең хәлен белеп, кайгысын уртаклашып яшәде. Авылда 8 ел яшәп, берәү дә безгә кырын карамады. “Сез “халык дошманы”, – дигән сүз ишетмәдек. Киресенчә, әнигә: “Ничек син балаларыңны тәрбиялисең, күз карашыңнан ук аңлыйлар”, – дип әйтә торган булганнар. Әйе, аны эшчән, җитез, әдәпле, ирләр белән эшләсә дә, начар даны чыкмаган чиста хатын буларак хөрмәт иттеләр.
Әни күпмедер вакыт ат караучы булып эшләде. Атлар күтәрәмгә калып егыла. Үлгән очраклары да булды. Авыл халкының яхшылыгы аркасында әнине төрмәгә утыртмадылар.
Менә шундый авылда яшәдек без! Әти белән әни соңгы көннәренә чаклы авыл белән араны өзмәде. Вакытында әти кибет салдырам дип, Арча райисполкомының бусагасын күп таптады. Үтенечен аяк астына салмадылар: кибет әле дә эшли. 1957 елда әтине реабилитацияләделәр. Аннан соң эшендә дә, Аракчино бистәсендә дә хөрмәтле кеше булып яшәде. Әти белән әнинең теләге буенча аларны соңгы юлга Кышкар зиратына озаттык. Авылдашларга рәхмәт, монда да зур ярдәм күрсәттеләр.
Мин һәр елны туганнарга кайтып йөрим. Эшләгән чакта: “Шундый мөмкинлекләрең булып, ни өчен син путевка алып ялга китмисең”, – дия торганнар иде. Туганнарым – әти белән бертуган абыйның улы Дамир Батталов, киленебез Илсөя миңа алтын путевкалардан өстенрәк ял оештыра.
Күптән булган күзәтүләремнән чыгып уйга калам. Бәлки, авыл халкының яхшылыгы борынгыдан ук киләдер. Кышкар авылында булган дини мәдрәсә дә моңа нигез салгандыр. Революциягә кадәр күпме дин әһеле укып чыккан анда. Алар белән гади халык та белем алгандыр.
Кечкенә чакта шунда булып, яхшы тәрбия алуыбыз белән авылга зур рәхмәтлемен. Шулай да хәзер авылдагы кайбер кара таплар күңелне борчый. Иң беренчесе – язын-көзен авылның пычракка батуы. 1 чакрым чамасы ераклыкта булган Яңа Кишет авылына кадәр узган ел асфальт юл салдылар. Ә безгә дә, автобусларга да менәргә мөмкинлек юк. Инвестор булып “Вамин” саналып, ашлыкны бөртегенә кадәр чыгаралар. Әмма юлын карамыйлар. Алар “КамАЗ” машиналары белән эш итә шул.
Җәй көне киленебез белән бала чакта суларын эчкән чишмәләрне карап чыгарга булдык. 5сенең берсе генә дә тәртиптә түгел. Бу –битарафлыкмы, әллә акча җитмәүдән микән?! Бала чакта коенып йөргән инешләрне бакчалары шунда караган хуҗалыклар чүп белән тутырган. Алар бит төрле авыру тарата. Авыл кешеләре шуны аңласын иде. Бу очракта бары үзләре генә гаепле.
Зират төзеклеге һәм чисталыгы да күңелне борчый. Авылда яшьләр калмагач, картларның көче җитми. Һәрбер гаиләдән кемдер күмелгән, аларның һәрберсенең баласы төп йортка кайта. Ничектер сөйләшеп, өмә ясап алырга мөмкиндер. Бәлки, хәлдән килгәнчә акча җыелышып, аны авыл җирлеге советына кертергәдер. Кешеләр яллап, эшләтерләр иде.
Флера ЗӘЙНУЛЛИНА.
Казан шәһәре.
Җанисәптә ялгышма!
(Ахыры. Башы газетаның 6 октябрь санында)
Бу безнең телен онытып руска әйләнеп баручы татар халкы үз-үзенә кирәкме һәм ул үзе бу турыда кайгыртамы? Әгәр бу сорауларга җавап эзли башласаң, аптырап каласың. Шәһәрләрдә барысы да русча сөйләшә, ата-аналар татарча өйрәтергә уйламый да. Алар үзләре дә руска әйләнгән. Кайсы руска киткән, кайсы рус хатынына өйләнгән. Ә андыйларга нәтиҗә – рус балалар туган. Балаларга татар-мөселман исемнәре кушу бетте диярлек. Бу үзе генә дә татар халкының юкка чыгуына мисал булып тора. Күпләрнең кайчандыр чыгышы татар булуын фамилиясе генә күрсәтеп тора. Хәтта җеназада да русча кычкырышып утыралар. Төп татар ризыгы өчпочмакка да – треугольник диләр. Хәзрәтләр никахны русча уздыра башлады. Аннан соң татар баласы туа аламы? Болай безнең милләт күпме яши алыр – билгесез. Мәктәпләрдә ана теле укытуга игътибар бетте. Хәзер җыеннар, очрашулар, Сабантуйлар – бар да русча үткәрелә. Татар теленә урын калмады. Татар халкының хәзергә кадәр яшәп килүе дә ислам динен тоту, аның аша тел сакланып калу белән бәйле диләр. Тел булса, халык була, кире очракта юк. Ләкин бу шулай дәвам итәме соң? Динебез элекке кебек телебезне саклыймы? Бүген рус телле мәчетләр ныграк үтеп керә бара. Аннан да татар теле кысрыклап чыгарыла бара. Матур гына гает бәйрәмнәре узып, без телевизордан хәзрәтнең татарча чыгышын зур канәгатьләнү белән тыңлый идек. Мәсәлән, Мәскәүдән Равил хәзрәт вәгазенең бик аз өлешен генә татарча сөйли. Анысын да диктор русчага тәрҗемә итеп, рәхәтләнеп тыңларга ирек бирми. Совет чорында чит ил радиотапшыруларын, аңлашылмасын дип, шулай төрлечә томалыйлар иде.
Ә Уфада Тәлгать хәзрәтнең Гает намазларындагы вәгазьләре тулысынча русча. Ислам дине – руслар динемени? Димәк, хәзерге ислам дине татар телен якламый. Әллә хәзрәтләр ислам динен үзләре дә якламыймы? Чынлап та, татар теле бетә, татар халкы бетә, ул руслаша. Бу беренче басма. Икенче басма – инде руслашкан татарыбыз тулы ассимиляцияләнеп, тагын бер дистә елдан мөселманлыктан христианга да әйләнергә мөмкин. Хәзрәтләрдән: “Ислам ул – бер халык дине генә түгел. Русларда да мөселманнар күп. Татарлар руска әйләнеп бетсә дә, моннан зарар юк, алар ислам динен тотачак”, – диючеләр бар. Мондый хәзрәтләр ислам диненең киләчәге турында кайгырта микән? Әллә хәер-сәдака исәбеннән күбрәк мал туплап, уллары, оныклары турында гына кайгыртып, языклы булып бетәме?
Казандагы гает бәйрәмендә Госман хәзрәт Исхакыйның вәгазьләрен тулысынча татарча уздыруы күңелгә май булып ятты. Бар хәзрәт тә шундый булса, татар теле бетмәячәгенә ышаныч булыр иде.
Үзебезнең халык арасында ук татар халкын төрле төркемнәргә бүлеп юкка чыгарырга тырышучылар күренми түгел. Июнь аенда шәһри Болгарда булып үткән җыенда татарларны болгар дип тамгаларга кирәклеге турында брошюра биреп йөрделәр. Аның эчтәлеген аңлап бетереп тә булмый. Үз дәүләтчелегең булмагач, халкыңның теле закон нигезендә яклау тапмагач, татар язмышы Мәскәүгә дә кирәкмәгәч, халыкны төрле юлдан яздыручылар табыла инде. Һәркем җанисәптә үзен дөрес тамгалаган һәм төрле провокацияләргә бирешмичә, һәр җирдә татар халкының вәкиле итеп күрсәткән дип, авылыбыз белән чын күңелдән ышанып калабыз.
Сәмигулла АЛТЫНБАЕВ.
Чуашстан Республикасы,
Шомыршы районы, Өч-Балтай авылы
Комментарии