Эшләү мәҗбүри заманнар да бар иде

Үземне белә, аңлый башлаган сугыштан соңгы елларда Сарманда дүрт кибет бар иде. Алар өстенә районның төрле урыннарында дүрт ларек эшләп килде. Ларекларның кибетләр ачылганчы иртәнге якта, төш турыларында, кичке яктарак эшләгәне хәтердә. Ларекның берсе МТС территориясендә, икесе үзәк урамда, берсе Аскы урам дип йөртелүче урамда иде. Шуларның берсендә безгә ерак кына туган тиешле Мәрхәбә апа эшләде. Ул елларда әле электр җылыткычлары да юк. Электры да сәгатьләп кенә бирелә иде. Ире Исламов абый (исеме хәтердә калмаган) авыл советы рәисе иде. Аларның 5-6 айлык бәбиләре бар. Аны тома сукыр Мәлимә әби карый. Аның исеме, мөгаен, Галимә булгандыр инде. Зәгыйфь тә булгач, бер туган-тумачасы, кардәш-ыруы да булмагач, шулай Мәлимә булып киткәндер. Мәрхәбә апа әнкәйне күреп: «Халисә Мәлимә әби янына бала карашырга төшкәләп йөри алмас микән?» – дигән. Бу уку айлары иде. Мин һәркөн мәктәптән кайтуга шуларга чыгып йөгерәм. Бала алай бик көйсез түгел иде. Бәбине дә, әбине дә карыйм. Әбине җитәкләп ишегалдындагы бәдрәфкә алып чыгам, бәбине имезлек салып ашатам, астын алыштырам, бишеккә салып тирбәтәм, чүпрәкләрен юам. Шуның өчен миңа 1-2 перәннек, 2-3 шәрә конфет эләгә. Аларны үзем генә ашау юк инде, өйгә алып кайтып, бергәләп ашыйбыз. 
Беркөнне Мәрхәбә апа бик әсәренеп, кайгырып кайтты да: «Апаем, бүген кичкелеккә, төнгелеккә дә бездә кал әле. Миңа иртәгә ревизия керәсе икән, райсоюздагы бер хатын сер итеп кенә әйтте. Бүген төнлә ир белән ревизия ясап алырга кирәк», – диде. Ул вакытта «растрата» өчен төрмәгә дә утырту бар иде. Мин ризалаштым. Болар ире белән төнлә ревизия ясарга киттеләр. Шул төнне булган хикмәтне алар әле өйгә кайткач та сөйләштеләр. Исемдә калганы болай: «Керосин лампасы яндырып, болар чутлап-санап ятканда, төнге дежурда торган милиционерның берсе, карак-угрылар, тәртип бозучылар юкмы, дип, урамнарны тикшереп йөри. Менә бер ларекның аз гына ачык калган тәрәзәсеннән ут яктысы күзенә чалына. Югыйсә тәрәзәгә эчтән бер иске бишмәт тә каплаган булалар. Якын барырга кыймый теге кеше, милиция идарәсенә кайтып, тагын бер иптәшен ияртеп, наганнар белән коралланып ларек янына киләләр. Ә аннан арты белән башта авыл советы председателе, аннары хатыны килеп чыга. Һәр ике як аптырашып басып кала. Шуннан Исламов абый боларга хәлне аңлата инде. Күп сөйләшеп йөрмәсеннәр өчен, боларга бер «Бөгелмә малае»н тоттыралар. Аракы ул елларда безнең якта Бөгелмә белән Минзәләдә ясала иде. Авыл җирлеге башлыгы, бигрәк тә район үзәгендәгесе ул елларда бик авторитетлы кеше бит инде. Шулай да хатынын 40 градуслы салкыннарда да ягылмый торган, керосин лампасы белән яктыртылган ларекта эшләткән. Ул чакта акчадан бигрәк, эшләү кирәк иде. 7нче классны тәмамлауга, әгәр дә 8нче класска укырга бармасаң, эшләү мәҗбүри иде. Күбесе колхозда хезмәт көненә йөрде. Каравыл тору, төрле оешмаларда җыештыручы, санитаркалар шул 15-16 яшьтән укуын ташлаган балалар иде. Районда 10 еллык мәктәп булса да, бик күп гаиләләрнең балаларын укытырлык мөмкинлекләре булмады. Үзем дә 8нчегә барырга бик атлыгып тормаган идем. Әнкәй, бәргәләп диярлек, укырга мәҗбүр итте. Юк, белем алсын, укып, кемдер булсын өчен түгел. Сугышта үлеп калган әткәй өчен бераз пенсия түлиләр иде. Әгәр укуны ташласам, бу пенсия тукталачак иде. Гаиләнең бөтен кереме шушы пенсия булды. Колхозда әле акчалар түләнми. Елның ничек килүенә карап, хөкүмәт заданиесен үтәгәннән соң, бераз икмәк бүләләр иде. 
Хәзер гомере буе беркайда бер көн дә эшләмәүче хатын-кызлар бар. Алар өйдә генә балаларын карап, ирен көйләп ята. Әле аның баласы да бер, күп булса, ике. Шулай да, пенсия яшенә җиткәч, пенсия алалар. Күрәсең, үзе эшләгәндә хатынына да «трудовой» эшләтеп, эшләгән исеменә керткән инде ире. Беркайда эшләмичә дә колхозда 40-50 ел эшләгән кебек пенсия алучылар бар икән. Дөреслек элек тә булмады, хәзер инде бөтенләй дә юк. Кемнең кулында, шуның авызында. 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии