Очраклы юлдашым язмышы

Юллар… Йөреп эшләүнең читен яклары күп булса да, яратам юлда йөрүне. Машинаңа утырып чыгып китеп, бер азапсыз йөрү йөрүмени ул?! Ә менә җәяү атлау бөтенләй икенче инде. Кызыклы вакыйгалар, уңайсыз хәлләрдә калу, төрле маҗаралар, очраклы танышулар, эшкә соңга калам дип йөгерүләр дисеңме, барысы да бар. Русчалатып “приключения обеспечены” диясе килә. Ә иң кызыклысы – очраклы танышларның язмышы белән танышу.

Юлда танышкан, очраклы гына сөйләшеп киткән кешеләр үзләре дә сизмәстән тормышларындагы бар нәрсәне сөйләп ташлый. Һәркемнең тормыш мәшәкатьләреннән бушанасы, эчендә булганнарны сөйлисе киләдер ул. Ә очраклы таныш моның өчен менә дигән мөмкинлек. Эчкә җыелган үпкә, күңелне тырнап торган борчу, башка төшкән авырлык, яшьлек хаталарын да кем беләндер уртаклашасы килә. Эч сереңне очраклы кешегә сөйләсәң, сүз чыгар дип тә, бу кеше мине тәнкыйтьләр дип тә уйламыйсың. Очраклы таныш күп вакыт та узмый, синең белән очрашканын да оныта, ә күңел бушагач, рәхәт булып кала.

Әйе, очраклы танышлар белән сөйләшкән вак-төякләр тиз онытыла. Ә менә берьюлы авылга җәяүләп төшкәндә аралашырга туры килгән танышымның язмышы үткәннәре битараф калдыра алмады. Яшь хатынның уйчан күзләре әле дә истән чыкмый. Киләчәктә ни көтә аны?!

Тукталышта басып торган, өс-башы әллә-ни ис китәрлек булмаган бу хатын-кызга игътибар бирми генә узып китәләр. Мин дә башта бик игътибарга алмадым аны. Читтән караганда 32-35 яшьләр биреп булырдай хатын-кыз, миңа борылып: “Автобус кайчан булыр икән, белмисезме?!” – дип сорамаса, бәлки игътибар да итмәгән булыр идем.

Аның күзләре… Моңарчы мондый уйчан, моңсу күзләрне минем күргәнем юк иде әле. Юлыбыз бер якка булып чыкты, башта сөйләшмәдек. Автобустан төшеп, авыл ягына җәяүләп атлый башлагач, әллә нидән генә сөйләшеп киттек. Хатын-кызга әле 25 яшь(!) кенә икән. Тормышның бар ачы-төчесен татыган кешенең күз карашы да мондый булмас, япь-яшь хатынга мондый караш каян килгән соң? 25 яшьлек кешенең карашында балкып торырга тиешле яшьлек нурлары кайда?!

– 18 яшь тә тулмаган иде әле миңа. Бер күрмәгән, белмәгән башка авыл кешесе урлады. Үзе миннән 10 яшькә өлкәнрәк, әнисенә бер генә бала иде. Урлагач, кире кайтырга ярамый, дигән гыйбарәне искә алып, калырга исәп иттем. Уңсам, шушыннан уңармын, шулай булырга тиештер, дип исәпләдем. Тормышлары да бик дан түгел иде, ике яклы йортта өчәүләп яши башладык. Бер ай яшәгәннән соң, тавыш-гауга башланды, – дип сөйләп китте танышым.

Әйе, тормыш булгач, савыт-саба шылтырамый тормый, әлбәттә. Әллә-ни гаҗәпләнмәдем дә монысына. Тик алда мине бик нык гаҗәпкә салган сүзләр башланды.

– Каенанамның ире 10 ел элек вафат булган. Йортта тавыш чыгуның сәбәпчесе һәрвакытта да ул булды. Бу сүзләрне әйтүем гайбәт булмасын, тик ышанып әйтә алам: улы белән минем яхшы яшәвемнән көнләште. Йокларга яткач, нәни генә тавыш ишетелсә дә, торып утны кабыза да: “Тавышланышмагыз”, – дип кычкыра башлый иде.

Очраклы юлдашым башта каенанасы оештырган тавыш-гаугага түзәргә тырышып карый. Чыгып китим, дисәң, мөмкинлек юк. Тик сабырлыкның да чиге бар бит, болай яшәп булмый, дип яшь хатын әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр була.

– Ике аягымның берсен дә атламам шунда дигән идем, ирем килеп күз яшьләре белән ялварып кайтуымны үтенгәч, ризалаштым. Ул минем өчен бик якын кешегә әйләнгән иде бит инде. Кайттым. Каенанам әзрәк тынычланган, тормыш шулай дәвам итте. Бер айдан авырга узганымны аңладым. Авырлы икәнемне көмәнем дүрт айлык булганда гына белде каенанам. Шул көнне “шартлады” ул. Ул көнне күргәннәремне дошманыма да күрергә язмасын, Ходаем. Карынымда вакытта ук улының баласын сөйми иде ул, хәзер дә уйлап карамый аның турында.

Көчле тавыш чыккан көнне юлдашымның иптәше эштән әзрәк “салып” кайткан була. Хатын күз яшьләренә буылып, кабат киемнәрен җыя башлый. Каенанасыннан үзенә һәм карынындагы баласына берәр хәл эшләр, дип курка ул. “Мин сезне барыбер үтерәм, яшәргә ирек бирмим, – дип кычкыра каенана киленгә. Бу төн шулай уза… Ә иртә белән юлдашымның ирен каралтыда асылынып үлгән килеш табалар…

– Үз баласын үзе харап итте. Менә шундый аналар да була икән. Ул вакытта бик авыр булды. Хәзер үз авылымда, балам белән яшим. Улыма – биш яшь. Тормышны үземә генә тарту читен, икенче тапкыр кияүгә чыгарга куркам. Менә берәү йөри иде әле, өйләнешик, бергә яшәп карыйк, дип. Әнисе белән генә яшәвен белгәч, ике дә уйлап тормый каршы килдем, йортта каенана булмаса гына кияүгә барачакмын, – дип төгәлләде сүзен очраклы танышым.

Сүз дә әйтә алмый, уйга чумдым. Янымнан сыздырып узып китте. Туктамады. Акрын гына атлавыбызны дәвам иттек. Юлдашым да, күңелен бушаткангамы, заяга узучы яшьлеген жәлләпме, яисә тормышка ашмаган хыялларын искә төшерепме, уйга чумган иде.

25 яшьлек бу хатын-кызның да бәхетле булырга хакы юк микәнни?! Шул сорау иде эчемдә. Ул да ак аттагы принц турында хыяллангандыр, аның да соңгы көненә кадәр сөйгәне белән бәхетле тормышта яшисе килгәндер. Эх, бу язмыш! Ник шундый гаделсез соң син?! Дөньядагы бар кешегә дә бәхетле булырга ярамый мени?! Алда бу хатынны ни көтә?!

Күңелне биләп алган бу уйлар белән янга килеп туктаган машинаны да абайламаганмын. Машинага кереп утыргач та, уйлар бураныннан чыга алмадым. Аның белән исә бүтән сөйләшмәдек. Менә шулай очраклы юлдашым белән юллар аерылды. Ә моңсу, уйчан күзләр һаман да күңелдә, күз алдында торалар…

Рәфилә СӘЛИХОВА.

.

Әниләрне рәнҗетмәгез

14 августта әнием Шәмсебикәнең вафатына утыз ел тулды. Ул безнең арадан бик иртә – 56 яшьтә китте. Авыр тормыш, сугыш елларында шахтада эшләү тазалык өстәп тормаган әниемә. Җиде бала үстерде. Аны авыл халкы бик яратты. Ул, һичшиксез, киң күңелле, яхшы кеше иде. Хәзер андыйлар аз.

Әнием Апаз авылыннан китсә дә, андагылар аны онытмый. Сеңлем әйтүе буенча, гел сагынып сөйләшәләр. Әле торган авылыбызда да гел искә алалар. “Какая хорошая была тетя Шура”, – диләр.

Аңламаган бәндәләргә шуны язасым килгән иде: әниләрегезне рәнҗетмәгез. Бу дөньяда әнидән дә якын, хөрмәтле кеше башка юк. “Әни” дип эндәшү – үзе бер байлык!

Яшьлегемдә әйтелмәгән хисләрем кәгазьгә шигырь булып ятты. Һәм ул әниемнең кардәшләренә, шулар аркылы, бәлки, аның үзенә дә, соңгы бүләгем булып барып җитсен иде.

Әниемнең йомшак куллары,

Нурлар чәчеп торган күзләре,

Колагыма әле дә ишетелә

“Бәхетле бул” дигән сүзләре.

Әниемнең җылы кочагы

Каршы ала иде җылытып.

Сагынышып тәмле коймакларын

Кайта идек өйгә ашкынып.

Әниемнең төнге утлары

Күптән янмый инде яктыртып.

Иртә китте безнең арадан,

Барыбызны ятим калдырып.

Җиде аккошыңның икесе юк,

Чәчләребез ап-ак кырауда.

Гомер үтте, әнием, синнән башка

Бәхетләрем минем булса да.

Күз алдымнан китмәс һичбер вакыт

Синең матур, нурлы йөзләрең.

Шигырь булып ята, әни, сиңа

Әйтеп бетермәгән сүзләрем.

Вәсилә ОМАРОВА.

Югары Ослан районы, Рус Макылысы авылы.

Югалган кыйбла

Өр-яңадан нәкъ искечә

Илне сүтеп җыябыз.

Хәтта мәчет, чиркәүләрне

Шул нигездә куябыз.

Бер уйласаң, хаталарны

Төзәтәбез шикелле.

Ләкин аек акыл өчен

Бу фикер бит бик шикле.

Ил тоткасы – икмәгебез

Чын хуҗасын югалтты.

Ир-ат белән җир кадерен

Бу ил күптән онытты.

Шөкер әле, татар, башкорт

Иген игәләр, дөрес.

Урыс бит ул сөрми, чәчми

Мәңге “урра”га хирыс.

Хәерчелек баса илне

Ятим-җилпе гел сансыз.

Хәмер, хәрәм хуҗа бүген,

Туачак таң өметсез.

Контрактлы “кайнар нокта” –

Эш эзләгән ир-атка.

Хатын-кызга – ,

Ата-ана – интернатта.

Яшь ана ташлый баласын.

Әйтерсең ахырзаман.

Ә җәмгыять мәрткә киткән,

Уяна алмый һаман.

Бүгенге безнең казаныш –

Эчүчелек, наркоман.

Спид, сифилис, үпкә чире.

Чәчәк ата бу заман.

Хатын-кызлар, җирләр кысыр.

Югалды бит кыйбла.

Чөнки илдә гасыр буе

Чуаланган дилбегә.

Фаҗиганең иң әчесе–

Битараф безнең халык.

Шушы чирдән арынмасак,

Булмас кыйбланы табып.

Бөек Тукай мирасында

Бик күп гәүһәр вә алтын.

Тел, милләтем үлмәсен дип,

Кисәтеп киткән халкым.

Крылов та күптән әйткән,

Йөк кузгалмасын күреп,

Чөнки безнең халык сукыр.

Йоклый аякта йөреп.

Көнчелектән, хөсетлектән

Эчне чир алган безнең.

Уян, уйлан, милләттәшем,

Булса эчеңдә җаның!

Булат ӘЮПОВ.

Сарман районы, Җәлил бистәсе.

Яшьли уйла!

1948 елда мәктәпкә укырга кердем. Сугыштан соңгы авыр еллар. Өйдәге эшләр белән мавыгып, укуга игътибар бирмәдем. Рус теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыра алмагач, көзен сынау бирергә калдырдылар. Ә мин укуга бөтенләй кул селтәп, анысына да барып тормадым. Әнием урынына ат карарга кердем. Аягымны авырттыру сәбәпле, армиягә дә алмадылар. Шулай итеп, надан малай булгач, ат караучы булып киттем. Бары өч елдан соң гына Ватанны сакларга китәргә туры килде. Менә шул вакытта авыл малаена акыл керә башлады да инде…

Беренчедән, халык белән аралаштым. Күп шәһәрләрне күрергә туры килде. Ипилек, тозлык русчага өйрәндем. Яхшы хезмәт иткән өчен, ике тапкыр отпускыга кайтып килдем. Фәйрүзәм белән армиягә киткәнче очраша башлаган идек, арабызда җылы хатлар йөрде. Армия миңа зур сабак бирде. Дөньяга карашым капма- каршы якка үзгәрде. Хезмәт итеп кайтуга, авылым урта мәктәбенең кичке бүлегенә һәм Минзәлә техникумына читтән торып укырга кердем. Үзем кырчылык бригадиры булып эшли башладым, Тырышлыгымны күреп, ферма мөдире итеп куйдылар. Техникум тәмамлап, кулыма документ алгач, зоотехник-селекционер вазифасын, ветеринария институтында укыгач, баш зоотехник булып эшләдем. Үземне берничә тапкыр премия белән бүләкләделәр, “Хезмәт ударнигы” исемен бирделәр. Фәйрүзәм белән дә өйләнештек, бүген дә матур гына яшәп ятабыз.

Узганнарны язып, шуны әйтәсем килде: яшь чак – юләр чак, диләр. Дөрес ул. Шулай да киләчәгеңне уйлап, башыңны эшләтергә кирәк. Әгәр дә армиядә фикерем үзгәрмәсә, ат караучы булып калыр идем. Ә хәзер авылда ат та юк, димәк, эшсезләр сафын арттырыр идем. Ә мин 43 ел стаж белән хезмәт пенсиясенә чыктым. Яшьләр өлкәннәр сүзен тыңлап, ныклы белем алсыннар, үз юлларын дөрес сайласыннар иде.

Миңнихан САДЫЙКОВ.

Саба районы, Татар Икшермәсе авылы.

Укып гыйбрәт алыйк!

Газеталарда сихер, җеннәр турында язарга яраталар. Ә илебездә никадәр ялгыз, инвалид, ятим? Якыннары булып та йортында соңгы көннәрен санаучылар күпме? Шулар, аларга кылынган ярдәм турында язылсын иде.

Үзем дә сугыш чоры баласы буларак, авырлыкны күп күрдем. Бары 6 яшь иде миңа. Шуңа карамастан кулда көрәк, чиләк булды. Иркәләнеп утырасы урында, бар өй эшен башкару өстенә, печән, салам, утын әзерләүдә катнаштым. Тамак ач, өс-башта юк. Гаиләгә бер чабата, анысы да тишек. Әтине сугышка озаттык һәм башка күрмәдек. Хәбәрсез югалуы турында кәгазь генә килде. Әни 37 яшендә 5 бала белән ялгыз калды.

Күп авырлык күргәч, гыйбрәтле хәлләр турында укыйсы килә. Ятим балаларны алып үстерсеннәр, әби-бабайларны тәрбияләсеннәр иде. Күпме рәхмәт ишетерләр, догада булырлар. Үзләренә дә яхшылык булып әйләнеп кайтыр. Шулар хакында газетадан укып, без дә сөенер идек.

Нурҗихан ИСЛАНОВА.

Арча районы.

Комментарии