Кем акыллырак?

Кем акыллырак?

Авылыма бер кайтуымда Шәхи абыйны күрәсем килеп, өендә туры килмәгәч, эш урынына – дуңгызчылык фермасына барган идем. Фәлсәфи җанлы күршем монда да югалып калмаган икән. Эш дәверендә шактый кызыклы фикерләр тупларга өлгергән. Сөйләгәннәрен сезгә дә ирештерим әле.
– Харам хайван саналса да, рәис ныклап кушкач, каршы килә алмадым. Баштарак эш киеме белән өйгә кертмичә җәфаласалар да «җилгә каршы төкереп булмас», дип өйдәгеләр дә ризалашты. Аерым йоклаган булып күңелне төшерсә дә, тора-бара хатыным да күнде. Шулай итеп, менә шушында, дуңгыз фермасында эшли башладым, энекәш. Ул җан ияләренең холык-фигыльләрен хәйран тиз өйрәнеп, бераз ярата да башладым үзләрен. Мал врачы Сәйфи: «Дуңгызның организмы кешенеке кебек», – дияргә ярата. Бәлки шулайдыр да, анысы миңа караңгы. Ә үз-үзләрен тотышы ягыннан, валлаһи, адәм акыллары бар ул хайваннарда. Берәр галим-фәлән минем урында берничә ел эшләсә, әллә нинди исемнәр алып бетерер иде. Каян килеп монда эшләп йөрсен алар, сөйләп торам тагын. Әйдә, энем, керик әле яннарына, абзарга, күрсәтим әле шуларны сиңа.
...Безнең фермада шундый тәртип: дуңгыз балаларын анадан аергач, шешенү авыруы чыкмасын дип, бер ай чамасы ачлы-туклы тоталар да миңа тапшыралар. Менә шуннан башлана алар арасында мәхшәр. Үзара ызгыш-талашлары бер атнага сузыла. Кайсының колагы каный, кайсының коерыгы чәйнәлә, әйтеп бетерерлек түгел... Кыскасы, мин моны хакимлек өчен көрәш дип юрыйм. Менә шуннан соң һәр бүлемдә кайсы дуңгызның баш икәнлеге билгеле була. Аларны лидер диләр бугай. Шулай итеп, бүлемнәрдә кайсыларының беренче булып ашый башларга, коры урында йокларга тиешлеге дуңгызның көченә, усаллыгына карап, ачыкланып бетә. Шунысы кызык, энекәш, һәр лидерның үзенә генә хас гадәтләре була икән. Менә кил, монысын кара. Үз дәрәҗәсен белеп ашый, башкаларга да бертигез ирек куя. Алып узган нахалларның арт сабакларын укытырга да күп сорап тормый. Шуннан нәрсә дисәң, бу минем өчен бик важно, димәк, бу бүлемдә артым яхшы булачак.
Әнә кара тегесен, икенче бүлемдәгесен. Ашап туйган, тагарактагы азыкны коеп нәҗесләп бетергән, өстәвенә үзе эченә кереп яткан. Монда инде артым әллә ни көтелми. Әлбәттә, мин мондый лидердан котылу ягын карыйм. Йә аерым бүлмәгә ябам, йә «кызыл камыт» кидерәм. Шунсыз булмый. Кара, кара, бер дуңгыз бүселеп йоклаучы лидерының аркасын ничек кашый. Яраклаша бит, ә! Куштан-ялагайлар алар арасында да бар. Ничек акыллы димисең аларны? Мал врачыбыз: «Дуңгыз күп ашаса, канының күп өлеше ашказанына күчә, баш миенә килеше азая да, рәхәтләнеп йоклый», – ди. Мөгаен, дөрестер. Тик кешенең ашказаны дуңгызныкы кебек дигәненә никтер ышанып бетәсе килми. Алай түгелдер ул. Әгәр бюджет тагарагы тирәсендәгеләр ашап туеп туктаса, дөньясы тагын да рәткә керер иде бәлки. Кешенең ашаган саен баш миенә кан күбрәк килеп, ул һаман корсак турында гына уйлый булыр. Кайбер адәмнәрнең нәфесләре, ай-һай дөньяны йотарлык бит. Лидер дигәннәре беренче бүлемдәге «тәртипле» баш дуңгызга охшаса, халыкка әйбәтрәк буласына шигем юк. Ә икенче бүлемдәге кебекләренә «кызыл камыт» киертелмәсә дә, түбәнгәрәк олактырылу тиеш, дип сүзен тәмамлады Шәйхи агай. 
Әгәр коррупция чире йоктырган адәмнәрнең илдә меңәрләгән санда булуын исәпкә алсак, бәлки, ул хаклыдыр...
Татарстанның атказанган мал табибы 
 

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы

Комментарии