- 14.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №31 (9 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Безнең чорда колхозчы балаларына ясле, бакчага барып тәрбия алулар тәтемәде. Урамда үстек. Үзеңнән зуррак абый-апа булганда, без озын көннәр буена алар карамагында. Үземнән 6 яшькә зуррак абый бар. Ул мине ишек алдында калдырып, үзенең яшьтәшләре белән гел генә су буена чаба иде. Мин елый-елый артларыннан йөгерәм. Бер көтү малай (бала-чага бик күп, сугышка кадәр мыжгып туып калганбыз) шәп-шәрә килеш су керәләр. Әле инеш буылмаган. Ике-өч урында гына су керер тирәнлектә. Сухан коерыгы дигән җирендә бала-чаганы күмәрлек урыннар да бар. Мин яр буенда абыйларны карап, көтеп утырам. Миңа суга керергә ярамый. Алар мине кыз балага да санамаганнар инде, ялангач, миңа күз дә салмыйча су керәләр. Бер-берләрен батырышып уйныйлар. Урып-җыю чорында әнкәйләр ындыр табагына эшкә йөргәндә без – минем кебек 8-9 яшьлекләр аларга ияреп эшкә барабыз. Анда ичмасам тамак туя. Арышын, бодаен, хәтта солысын да ашап тукланабыз.
Үземнең малайлар бакчага йөрделәр. Ясле дигәне әле авылда юк. Шулай да җәй айларында колхоз күпләп чөгендер чәчә башлагач, колхоз яслесе булдырылды. Майдан ноябрь айларына кадәр эшләде. Балалар бакчасы күрше урыс авылында ачылды. Анда балаларны 3 яшьтән алдылар. Ике зур авыл, урыннар җитми, монда да балаңны урнаштыру өчен «блат» кирәк. Бакча җитәкчесе итеп күп еллар авыл советы рәисе булып эшләп, инде пенсия яшенә җиткән, бик усал, таләпчән хатынны куйдылар. Эшкә дә үз тирәсенә урыс хатыннарын җыйды. Урыс гаиләсендә туган ике яшьлек балаларны да алып, безгә, татарларга, урын чикләнгән иде. Үзем дә җитәкчелек аркылы гына урнаштыра алдым малайны. Эш урыным бакчага якын, өйдән өч чакрым булыр. Яз-көз, кыш айларында иртән җиде тулуга малайны ияртеп эшкә барырга чыгам. Бала аягы белән әллә ни алдырып булмый. Юлның күп өлешен аны күтәреп барам. Юлда Икеилле Рафислар тыкрыгы да бар. Бер ягында зират. Бу тыкрыкка яз-көз су төшә. Вакыты белән инеш кебек ага. Бер кулга сумка тотып, икенче кулга баланы күтәреп, Рафислар коймасына ябыша-ябыша, тыкрыктан узасың. Уңайлы булмасмы дип, кайбер көнне зират коймасы буеннан төшәм. Аякта озын кунычлы резин бутый. Аяклар шуып китеп, артка утырган чаклар да булгалый. Бутый кунычыннан саз керә. Сәгать сигезгә эшкә барып җитәргә кирәк. Баланы бакчага тапшырып, җиңел сулап, эш урынына килеп җитәм. Анда инде халык чиратка баскан. Кемдер посылка күтәреп килгән, кемдер туган-тумачасын котлап телеграмма җибәрә. Барлык оешмалар шушы урыс авылында. Туган көн, юбилейлар белән котлау алар өчен бик мөһим. Тик менә посылка бланкын тутыру, посылка тышына адреслар язуны, бандероль төрүне почта эше дип уйлыйлар. Кулга адресны сала да шунда чиратта торучы берәр танышы белән үзе мыгыр-мыгыр гәп кора.
Инде 38 ел шәһәр тибындагы поселокта яшим. Муенга асып бакчага йөрткән малайга да инде 60 тулды. Иртәнге якта бер кат чәйләр эчкәч, тәрәзә төбенә таянып, халыкның эшкә барганын, балаларын ясле яки бакчага илткәннәрен күзәтәм. Йортыбыз олы юл өстендә. Юлларда машиналар агымы. Шул чат аша ясле һәм бакча урнашкан. Менә озын гына буйлы, затлы киенгән ир баласын бик ашыктыра. Бала әтисе бер атлаганда өч адым йөгерә. Ашыга әти кеше. «Соң, чак кына иртәрәк чыксаң булмыймы?» – дип ачуланам аны үземчә. Тагын бер хатын-кызны көн дә күзәтәм (алар гына белми). Иңенә затлы сумка аскан, колагына телефонын терәгән, ә 2-3 яшьлек баласы арттан теркелди. Балада аның гаме юк. Менә тагын үсмер кыз кебек кенә бер әби оныгын озата бара. Әби әле аны күтәрмәкче була, тик бала тыпырчына, күтәртми.
Безнең ирләр бала үстерешмәде, ясле-бакчага да йөртешмәделәр. Минеке иртәнге җидедән кичке алты-җидегә кадәр колхоз идарәсендә эшләде. Урып-җыю чорында хәтта кичке сигез була иде ул кайтканда.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии