«Бу китапны милләт үзе чыгарырга тиеш»

«Бу китапны милләт үзе чыгарырга тиеш»

«Азатлык» татар милли яшьләр берлеге яңа эшкә алынган – Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәрен аерым китап итеп бастырып чыгарырга уйлый. «Татар яшьләре үз язучыларын онытмый, ләкин безнең бүгенге көндә хәлебез 19нчы гасыр башындагы кебек – татар үзенә үзе генә таяна, ышана ала. Тарихны, язучыларны, мәдәниятне үзебез генә саклап кала алабыз. Бөтен өмет гади халыкта, түрәләргә ышаныч аз», – дип сөйли әлеге уңайдан «Азатлык» яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

– Наил, Гаяз Исхакыйның әсәрен китап итеп бастыру нияте тик торганнан тумагандыр. Бу эшкә алынуыгызның сәбәпләрен сөйләп кит әле.

– Безнең татар яшьләре берлеге 2018нче елны «Милләт аталары елы» дип игълан итте. Бу ел татар халкы өчен янып яшәгән бөек шәхесләрнең юбилейларына бай. Гаяз Исхакый – шуларның берсе, аның тууына 140 ел булачак. Бу дата безнең республикада берничек тә үткәрелми. Башта фәнни-гамәли конференция оештырабыз дигәннәр иде, булырмы ул, юкмы – билгесез, сентябрь аена күчерделәр, әмма тәгаен генә «Уздырырлар!» – дип, ышанып әйтүе авыр. Берлектәге яшьләр утырып уйлаштык та, бер карарга килдек, милләт өчен янып яшәүчеләр буларак, бу юбилейны без дә ничек тә булса билгеләп үтәргә тиеш. Гаяз Исхакый – безнең өчен зур шәхес. Ул Төрекләрнең Ата Төрек дәрәҗәсендә дип әйтер идем мин хәтта. Исхакый – ул сәяси лидер. Кая гына китсә дә: Польшамы, Алмания, Төркияме – бөтен җирдә татар матбугаты чыгарган, мәкаләләрен язган, шуның белән милләтне гел берләштереп торган. Аның нәкъ менә бу эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Татар – дөньяның бөтен почмагына сибелеп таралган. Әмма аларны берләштереп торучы ниндидер фактор һәм шәхес булырга тиеш. Бүген дә, әйтик Төркиядә, татарлар яши, әмма аларны берләштереп торучы фактор бармы? Юк. Ә Исхакый нәкъ шундый шәхес булган. Икенчедән, минемчә, Исхакый – гениаль язучы. Зөләйха әсәре – шедевр. Татарны чукындыру тарихы турында сөйләүче бердәнбер әсәр ул, шуның белән дә әһәмиятле. Бу әсәрне без аерым китап итеп бастырырга уйладык, чөнки ул аерым китап буларак бары тик моннан 100 ел элек 1918нче елда гына басылган. Калганы – җыентыкларда.

Китап чыгару чыгымлы эш. Сез бу уңайдан ярдәмне кемнән сорадыгыз, түрәләргә бардыгызмы?

– Юк. Безнеңчә, бу китапны милләт үзе чыгарырга тиеш, бу – аның бурычы. Гаяз Исхакый гомере буе милләте өчен эшләгән. Аның юбилеенда исемен искә алып, башкаларга җиткерү өчен татар хәзер үзе эшләргә тиеш дип саныйм. Бу акчаны без халыктан җыябыз. Ниндидер түрәләргә ярдәм эзләп бармадык, барасы да килмәде. Әгәр милләт Исхакыйның кирәклеген тоячак икән, бу эшкә акчаны үзе бирәчәк. Аллага шөкер бүгенге көндә тиешле сумманың яртысыннан артыгын җыйдык. Китап чыгару өчен исә 142 мең сум акча кирәк иде. Тамчылап тамчылап җыелды. Кемдер йөз сум бирә, кемдер мең сум. Телнең бүгенге хәленә караганда, ниндидер түрәләргә өмет юк хәзер.

Исхакыйның, үзең әйтмешли, шедевр булырдай әсәрләре шактый. «Зиндан»ы бар аның, «Көз» әсәре бар… Ни өчен нәкъ менә «Зөләйха»га тукталдыгыз?

Кешелек дөньясы электән хатын-кыз образына сокланган, аны яратып кабул иткән. Тарихка карасаң да күренә, французларда Жанна-Д-Аркка мөкиббән китәләр, мәсәлән. Татарларда – Сөембикә алыштыргысыз урын алып тора. Соңгы елларда гына карасаң да, аңлап була: милләтне кем рухландырды безнең? Мәсәлән, Алинә Заһитова. Бөтен татар дөньясы шуның җиңүенә рухланып торды. Бер ара «Голос» тапшыруында татар җыры башкарган Сәидә Мөхәммәтҗанова белән саташтылар. Зөләйха да ул образларның берсе һәм бәлки иң бөегедер. Ул җыелма образ. Беренчедән татар халкының үз хокуклары өчен көрәше, сынмаган милләт образы. Фәүзия Бәйрәмова аның турында болай дип язган иде: «Гаяз Исхакый бу әсәре өчен материалны туган төбәгендә халыктан туплаган булырга тиеш. Шул ук вакытта ул чукындыру тарихы турында вакытлы татар матбугатында чыккан материалларны да файдаланган. Бу әсәр милли әдәбиятта моңа кадәр чагылмаган теманы – 19нчы гасырда татарларны көчләп чукындыру темасын, милләтебезне аңа каршы көрәшен талантлы итеп ачып бирүе һәм тарихта теркәп калдыруы белән кадерле». Бүген дә, милләтебезнең җиңелләрдән булмаган хәлендә, телебез белән бәйле чираттагы бер басым вакытында безгә беркайчан да булмаган кебек Зөләйха образын милләткә кире кайтару, искә төшерү кирәк. Татар рухлансын өчен кирәк бу. «Менә шундый вакытларда да сынмаганбыз бит әле». Безгә бүген өмет кирәк. Мәктәпләрдә телне бетерделәр, университетларда тел бетте, телебез юк диярлек – калмады. Шул ук вакытта төшенкелеккә бирелмәс өчен ниндидер маяк кирәк. Зөләйха безнең шундый маяк дип саныйм. Шуңа күрә Зөләйханы, аның белән бергә Гаяз Исхакыйны кайтарырга кирәк, минемчә.

Китапның тиражы күпме?

– Ике мең данә бастырырга уйлыйбыз. Ләкин аның күп өлеше милли оешмаларга, милли активистларга таратылачак, сатуда булган өлеше, икенче тапкыр «Зөләйха»ны бастырырга акча кайтару өчен генә. Без аны тагын бер чыгарырга ниятлибез. Бу китапта әсәр генә түгел, Гаяз Исхакыйның кабере, музей фотолары, аның имзалары да урын алачак. Моннан тыш, zuleyha.tatar дигән сайт ачылачак, Исхакый китабын теләсә кем теләсә кайсы вакытта укый алсын эшлибез моны. Югыйсә, бер көнне бу әсәрне укыйсым килеп, интернетта 4 сәгать казындым – тапмадым. Әсәрнең төрек теленә дә тәрҗемәсе бар дип ишеттек, аны шулай ук сайтка урнаштырырга телибез.

«Азатлык» яшьләр берлеге китапны Хәтер көненә кадәр, ягъни ноябрьгә чаклы чыгарырга ниятли. Моның өчен сентябрь аена кадәр тиешле сумманы туплап бетерергә кирәк булачак. Укучыларыбыз арасында үз өлешен кертергә теләүчеләр булса, Наил Нәбиуллиннның телефонына (+79655996711) яки берлекнең активисты Рәфыйк Кәримуллинның Сбербанк картасына (4276 6200 4334 9525) җибәрергә мөмкин. Яшьләрнең изге ниятләр белән алынган башлангычларына битараф калмасак иде!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии