- 14.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №22 (9 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Быел илебез Бөтен Ватан сугышы тәмамлануның 65 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Сугыш ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә игътибар аеруча артты. Җиңүне яулап алуда үзләрен аямыйча көрәшкән, бүгенгәчә исән-имин гомер итүче сугыш ветераннарының, тыл хезмәткәрләренең ул аянычлы көннәрне искә төшергәндә йөзләренә моң-сагыш иңә, күзләренә яшь тула. Алар яхшы белгән күпме җаннар Җиңү яулар өчен гомерләрен корбан иткән…
10 яшеннән үк тәртә артына җигелеп тормыш йөген тарта башлаган Факиһә апа Юланова ниләр кичерде икән бу көннәрдә?!
1942 ел язында була бу хәл. Ул әле 3 сыйныфта гына укып йөри. Ирләр яу кырына киткәч, колхозда эшләргә кешеләр җитми. Фермада эшләргә, язгы чәчүне исән-имин генә үткәреп җибәрергә кирәк. Башка чара юк, мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. 10-11 яшьлек балаларны фермага эшкә чакыралар. Шул рәвешле Башкортстанның Зиячура районы Мәзит авылы балалары зурлар белән иңгә-иң торып, фермага эшкә китә. Кем ат карый, кем сарык, кем бозау…
Факиһә апа сөйләгән бер вакыйга хәтердә саклана. Бригадир аны эзләп кергәч, бозаулар арасыннан таба алмый йөдәгән. “Юланова, кайда син? Бозауларыңны кара”, – дигән. Маллар арасыннан үзе дә бозау кадәрле генә буйлы кыз бала килеп чыккач, аптырап калган бригадир.
Озак та үтми, 7-8 бала 6 бозау җигеп, сабанга чыга. Факиһә апа муенына тубал асып орлык чәчүен әле дә хәтерли.
Ул авыр тормыш сынауларын башыннан кичерсә дә, уен-көлке яратучы, көр күңелле булып калган. Авырлыклар турында да елап түгел, мәзәк итеп: “Яңгыр койганда ышыкланыр урын юк чакта бозаулар астына утыра идек”, – дип сөйли. Алар иртәнге 4тән төнге 10га кадәр эшли. Бу вакытта олы апалар “тимер суга” башлый. Үзләренчә кыңгырау була инде. Иртәнге ашка килегез, янәсе. Ә ул вак бәрәңге шулпасы һәм үлән чәеннән гыйбарәт. Әбәткә урманга кереп үлән белән тамак ялгаганнар. Ашау-эчү яклары чамалы була шул ул заманнарда. Үзләре туйганчы ашый алмаса да, ата-анасыз калган сабыйларны да онытмаганнар: аларга 2-3 кашык он бирелгән. “Үзәккә үткән түләүләр генә һич истән чыкмый: май, ит, йомырка, бәрәңге салымы бар. Үзеңә күпме кала дип кызыксынучы юк. Ачлыктан интегүче гаиләләргә Германиядән кайтарылган консерв таратыла, мохтаҗларга – юк. Сыерыбыз булу сәбәпле, бу күчтәнәчләр безгә тәтемәде. Сыерлы кеше бай дип саналган вакытлар иде бит. Күлмәк мәсьәләсендә безне әни коткарып калды. Ул станокта киндер суга белә иде, кышкы озын төннәрдә паласлар эшләде. Авылдашыбыз Габделҗаббар бабай бушка чабата ясый, әле ул тишелсә, сафтан чыкса, рәтләп тә бирә.
1944 елларга бозауларыбыз үгез булып җитеште. Аларны җигеп, элеваторга ашлык ташыйбыз. Кич китәбез, иртәнге якка кайтып җитәбез. Кызлар булсак та, алардан курыкмыйбыз. Үгезләргә атланып та йөрибез, кирәк булса, ике мөгез арасыннан шуып төшәбез. Бер дә үгез сөзгән, тыңламый дигәнне ишетергә туры килмәде. Ул чакта алар безне, без аларны аңлаган, күрәсең”, – дип искә ала Факиһә апа.
Сугыш беткәндә, Факиһә апага 14 яшь була. “9 майда Җиңү булганын басуда эшләп белми дә калдык. Бу турыда ишеткәч, сөенечтән елый-елый кочаклаша башладык”, – ди ул. Җиңүдән соң да колхозда эшләвен дәвам итә Факиһә апа. Сыер сава. Шул елда 25 сыердан 25 бозау үстергәнен хәтерли ул. Бу вакытта инде тырыш хезмәтен дә бәяли башлыйлар. Әмма Факиһә апа туганнары чакыруы буенча Үзбәкстанга күчеп китә. Кичке мәктәпкә укырга керә. Аттестат алгач, хисапчы булып эшкә урнаша. Үзбәк теленә тиз төшенү сәбәпле, судта сәркатип булып та эшли. Белемгә сусаган кызга Сәмәрканд өлкәсендәге Каттакурган шәһәрендә киң офыклар ачыла. Ул әле сәүдә техникумында да укый. Соңрак шактый еллар товар ташучы булып эшли. Тормыш иптәше белән юллары аерылса да, ялгызы ике егетне аякка бастыра, белем алырга булыша. Хәзер олысы Фәрит – Казандагы эре фирмада баш электрик, Фәнил – Алабуга шәһәрендә төзүче.
1992 еллардагы буталышлар Факиһә апаларны да читләтеп үтми. Аларга Казанга кайтып урнашырга туры килә. Факиһә апа хәзер Алабугада кече улы Фәнил гаиләсендә яши. Кайда гына эшләсә дә, аның хезмәтенә һәрчак югары бәя биргәннәр. Ул хезмәт һәм сугыш ветераны, 3 орден, 2 медаль кавалеры, Русия һәм Татарстанның истәлекле билгеләре белән бүләкләнгән. Өстәле хөкүмәт җитәкчеләре В.Путин, М.Шәймиев җибәргән котлау открыткалары белән тулы.
Шактый гомер узса да, бернәрсә дә онытылмаган. Ни дисәң дә, заманында хезмәте барның хөрмәте дә булган.
Миләүшә ГАЛИМОВА.
Казан шәһәре.
Без дә бәйрәм иттек!
Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә күп оешмалар сугыш һәм хезмәт ветераннарына үз ихтирамнарын күрсәтергә тырышты.
Без дә, “Мәгариф” ветеран укытучылар хоры коллективы, сугыш ветераннары каршында берничә мәртәбә чыгыш ясадык. Тырышып җырладык, алар матур итеп кабул итте, рәхмәт үзләренә.
Ә 5 майда үзебез кунак булдык, бәйрәм иттек. Аны “Болгар фонды” җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Фәрид Фәиз улы Мифтахов һәм аның ярдәмчесе Рәмзия Дәүләт кызы оештырды. Алар безне, хезмәт ветераннарын, олылап-хөрмәт итеп, “Сәламәтлек комбинаты”на чакырды. Озаклап, чөкердәшә-чөкердәшә парландык, чабындык. Тәнебез генә түгел, күңелебез дә яшәреп, чистарып киткәндәй булды. Киенеп, икенче бүлмәгә узсак, анда безне чәй өстәле көтә. Монда йомшак диваннарга утырып, тәмле конфет-печеньелар белән самавырны екканчы чәй эчеп кинәндек. Үзебез өчен генә җырлашып утыру да, гәпләшү дә күңелле булды.
Безгә күрсәткән хөрмәтегез, истә калырлык бәйрәмегез өчен зур рәхмәт сезгә Фәрид Фәизович, Рәмзия Дәүләтовна.
Киләчәктә дә эшегез гөрләп торсын, изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп булсын. Шулай ук мунча хезмәткәрләренә дә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алар да безне бик җылы каршылады, игътибарлы булдылар.
Әлфия ЗАКИРОВА, Гөлшат СӨНКИЛИЕВА.
Казан шәһәре.
Роман язар идем
Без сугыш чоры балалары. Әтиләребез яу кырына китеп, шуннан әйләнеп кайтмады. Авылыбызда һәйкәл булып сугышта үлгәннәрнең исемлеге тора. Анда 127 кеше үлде дип язылган. “Хәтер китабы”на да бик аз кеше генә кертелгән. Әтием Мостафа Мортазин (1907 елгы) ул исемлектә юк. Сәлих Мортазин да юк. Иремнең абыйсы Мөбарәкҗан Гарипов та кертелмәгән.
Сугыш елларында әниләребез күргәннәрне язып аңлатып булмый. Ул ачлык, ялангачлык, үзәккә үтә торган суыклар… Язучы булсам, үзем турында роман язар идем. Сугыштан кайтканнарга – хөрмәт-дан, ә безгә бернәрсә дә юк. Әйтерсең әтиләребез 30 яшьләрендә үзләре теләп үлгән. Балаларын искә алсалар да булыр иде. Әниләргә дә, безгә дә бернинди дә ярдәм булмады. Ул “Хәтер китабы”на каян алып яздылар икән? Шуны беләсем килә. Үлгәннәрнең күбесен кертмәгәннәр бит.
Саҗидә ГАРИПОВА.
Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы.
Кайтаваз
Кимсетелгән ятимнәр
“БГ”ның 31 март санында “Ник дәшмисез?” дигән мәкалә бар иде. Исемегезне язмагансыз, без дәшеп, нәрсә эшли алабыз?! Фикер белдерү суга сәнәк белән язган кебек кенә бит. Нигә дип бу 9 Майны бәйрәм итәләр икән? Без әтинең нинди икәнен дә күрмәдек.
Исән кайтканнар бәйрәм итә, көлешә, үзләрен мактый. Бар җирләре дә сәламәт. Ни өчен сугышты икән безнең әтиләр?! Кем өчен үлде алар? Сугыштан исән-сау кайтканнар өченме, балалары, оныклары рәхәт яшәсен дипме?
“Ветераннар, сезнең алда баш иябез”, – диләр әле. Сугыштан исән-сау кайтып, зур урыннарга кереп, гомер буе тол хатыннарны каһәрләгән, 12-13 яшьлек ач малайларга яңгыр астында дуңгыз, бозау, сарык көтүе көттергән ветераннар алар. Үз балалары көтү көтмәде, якын туганнары да авыр эштә эшләмәде. Ачтан көтү көткән малайлар күптән үлеп бетте. Урыннары оҗмахта булсын.
Без фермадан урлаган тирес ягып яшәдек. Тотсалар, кыйныйлар. Саламны да яндыралар, әмма урлатмыйлар. Шул явыз ветераннарга күп итеп пенсия түлиләр әле. Фатир бирәләр. Алар 85 яшькә кадәр фатирсыз торганмы?! Йортлары бар, монысы балаларына, оныкларына. Әле машина да бирәләр. 90га җиткән бабай машина йөртә аламы?! Ә безгә әтиләрдән ни калды? Күз яше!
Әтине бер 15 минутка күрсәтеп алсалар да, үлгәнче бушка эшләр идем.
Хәзер үзебез дә карт-карчык. Әздән дә күңел була, юктан да хәтер кала. Әти яу кырына киткәндә, карында 15 көнлек кенә булганмын. Әни гомер буе әтине көтте. Аның үлгәненә дә 8 ел. Язмам дога булып барсын.
9 Май алдыннан 1930 елда туганнарга күчтәнәч өләшеп чыктылар. Әтиләребез гомере, 25-30 яшьтә үлеп, шул бүләккә дә тормый. Минтимер Шәймиев ни уйлады икән?! Ул бит сугыш елы баласы. Ятимлек ачысын белми шул ул. Тагын шунысы бар: бер генә ветеран да күңел өчен: “Без болай да бәхетле. Исән-сау кайттык. Озак яшәдек. Үлгәннәрнең балаларына булышыгыз”, – дими.
Ил башлыклары, сез Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанасызмы? Газапланып үлгән әтиләребез рухы рәнҗер дип уйламыйсызмы? Моны үзем өчен генә түгел, ә минем кебек әтисез үскәннәр өчен дә язам.
И.ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Казан шәһәре.
Кайтаваз
Күңел рәнҗи
Без 1941 ел балалары. “БГ”да (31 март саны) “Ник дәшмисез” исемле язманы укыгач, хат юлларга булдым әле. Дәшеп, безне кем тыңлый?! Әле ярый моң-зарны язарга “БГ” бар. Ул гына исән булсын.
Безнең гаиләдән сугышның беренче көннәреннән үк 5әү китте. Әнинең абыйсы фин сугышыннан кайткач, өй салып кыш та чыга алмый – үлә. Йортын 15 еллап хөкүмәт файдаланды, ватып-җимереп бетерде. Бер тиен акча түләмәде. Сорагач, килешү юк диделәр.
6 яшемдә чагымда әби салфеткадан капчык ясап муеныма асты да Сара әби белән кырга башак җыярга җибәрде. Шуннан бирле кырдан кайтканым юк. Һаман юлда. Балалар булсак та эшләдек. Яшелчә үстердек. Дүртәр мәртәбә су сибәбез. Суга кереп чыккан саен аякларга сөлек ябыша. Иңбашларыбыз арый. Көлтә дә бәйләдек, суктырдык та. 18 яшемдә үзебездән 30 чакрым читтә бер авылда эшли башладым. 5 ел буе җәяү йөрдем, ике атнага бер әнине күрергә кайттым. Әни ялгыз яши, өстәвенә, авырый да. Кышкы бураннарда, салкын көзләрдә, язгы ташу вакытында кырлар аша 8 авыл үтеп ялгызым кайта идем.
Аннары район үзәгеннән йорт сатып алдык. Яндык. Кабат 7 ел көн саен 15 чакрым ераклыктагы авылга эшкә йөрдем. Әтием булса, андый газаплы юллар кичмәс идем. Әти булмагач, туганнар да булмады.
Гомер буе кимсенеп яшәдек. Әле һаман кимсетәләр. Әниемнең күзенә операция ясаткач, каратырга бардык. Ул хәзер мәрхүм инде. 4 сәгать көтеп тордык. Санитарка ишекне ача да, нинди ир күрсә дә, ветеран дип кертеп җибәрә. Әни: “Минекеләр дә калды”, – бит дип тора. Ишетәмени алар сине?!
Хөкүмәт һаман кайтучыларны карый. Андый мөмкинлеге булгач, яшьләргә фатир бирсен ул. Югыйсә өйләнешкән ир белән хатын яшәр урын таба алмый интегә. Торыр урын булса, аерылышулар да азрак булыр иде.
Мин хөкүмәтнең ветераннарны зурлавын хуплыйм. Әмма энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигәндәй, сугыш чоры балаларын да искә алсыннар иде.
Суфия ӘХМӘТОВА.
Буа шәһәре.
Комментарии