Без төзегән юллардан бүген дә поездлар уза

Без төзегән юллардан бүген дә поездлар уза

Мин «Безнең гәҗит»не көтеп алам. Күршеләр белән дә укыйбыз. Бик үзенчәлекле газета чыгарасыз. Балачак хатирәләре, яшьлек еллары яңарып китә аны укыгач. Сагындыра икән.

Безнең якта зур урманнар юк, ләкин таулар!.. Туган авылым төшләремә карлы таулары, ярларына оя чокыган карлыгачлары белән керә. Халыкның шулай тауга сыенып урнашуы тиккә түгел. Йорт салырга ташы, мич чыгарсаң үзле кызыл балчыгы, известе, комы... Тау астыннан чишмәләре ургып ага.

Без бит сугыш чоры балалары. Йөри башлау белән ул тауларда нинди үлән үсә, ул үләнне ничек табасын – барысын да белеп үстек. Кояш җылыта башлау белән, инешнең эрегән бозларына яланаякларыбыз белән баса-баса, тизрәк тауга үрмәлибез. Кар сулары белән ташлы ярларда үсә торган бик баллы үлән баш калкыта башлый. Беренче сыебыз шул үләннән башлана. Аннары ниндидер ярмалы үлән өлгерә. Йомраннардан өлгеррәк булсаң, анысы да бераз эләгә. Ул үләннәрне эзләп, тау өстенә чаклы менәбез. Берсендә кулларына көрәк, кәйлә тоткан кешеләрнең тауга менүен күреп, куркуга калдык. Баксаң, алар таудан таш чыгарырга менүчеләр икән. Эвакуация белән безнең авылга кайткан иде алар. Бездә дә торганнар. Ул вакытлар бераз гына хәтердә. Ике тәрәзәле, салам түбәле өй, уртада мич, бер сәке бар. Яңгыр яуса, түшәмнән су ага. Без үзебез дә инәкигә өч кыз. Әле шулай булса да, сыер асрый алган инәки. Шуңа хәллерәк саналгандыр инде. Берсе әти кайтканчы торды әле. Аны әле дә бик сагынам. Безгә котелок белән кичке аш алып кайта торган иде. Мин аның таудан төшкәнен көтеп утырам. Бер-ике кашык шулпаны миңа да каптыра. Әчкелтем тәме истә калган. Менә кемнәр төзеде Уруссу-Октябрьск калаларын таш түшәп. Сугыштан соң ГРЭСны сафка бастырды Уруссу бистәсендә яшәп калучылар. Әле ул вакытта вагоннарда, баракларда яшәделәр. Инде ул кешеләр күптән юктыр, урыннары оҗмахта булсын.

«Безнең гәҗит»тә Уруссудан Мансаф Сәлаховның Ык күпере турындагы язмасы басылган иде. Бу язма яшьлекне, балачак мизгелләрен күз алдына китереп бастырды. Хәтта тирә-якны яңгыратып эшчеләрне чакыручы гудок тавышы да истә. Ул гудок иртәнге алтыда, көндезге бердә һәм кичке дүрттә бирелә иде. Безне укырга әниләр шул тавышка уята иде. Сәгать дигән әйбер бар кешедә дә юк бит. Халык кояш белән торган, ай белән яткан ул чорда.

1946нчы ел башы булыр, авылга электр кертү планы турында сөйли башладылар. Баганалар әзерләү өчен ялгыз, бала-чагасыз хатыннарны, атларны вагоннарга төяп урман кисәргә җибәрделәр. Эш хакы колхоз түли торган таяк. Атлар да исән кайтырга тиеш. 1947нче ел башы булыр, өйдә кечкенә генә лампочка борып, ут кабызып киттеләр. Авыл уртасында трансформатор утыра, утны иртә-кич электрик кабызып-сүндерә.

Мансаф классташка тагын шуны да әйтер идем, Уруссу станциясе разъезд кына түгел, ул Николай II указы белән 1855нче елларда берничә состав сыярлык зур станция булып төзелгән. Бу станция халыкның күпләп урнашуын истә тотып төзелгән булган. Монда тиз йөрешле барлык поездлар да туктый. Мин кайда нинди станцияләр булуын әле дә ачык әйтеп бирә алам. Үзем дә 1954нче елдан 1962нче елга кадәр тимер юл төзелешендә эшләдем. Уфа-Кинель, Чишмә-Ульяновск арасындагы юлларны төзекләндердек. ДОКка, Техснабка, Әпсәләм заводына юллар салдык. 1963нче елда станция начальнигы миңа өлкән стрелочница эшен тәкъдим итте. Аның өчен космонавт комиссиясен үтәсең. Тотлыкмыйча, сүзне йотмыйча сөйләргә тиешсең. Төзелеш буенча имтихан куркыныч түгел. Сигналлар, кайда нинди светофорлар булырга тиеш – барысын да беләбез, үзебез төзегән юллар бит. Эш җитезлекне һәм уяу булуны таләп итә. Буран да, яңгыр да чутта түгел. СССР чоры. Илнең төрле өлкәсеннән товар поездлары килә тора. Тиз арада сортировкалап, составлар тезелеп китәргә тиеш. Станция нефтебазадан цистерналар белән ягулык җибәрә. Бушаганы кала. Станциядә өч пост, алты стрелочник, ике машинист, ике составитель, диспетчер. Безнең постта сменага өч стрелочница – маневр да ясыйбыз, пассажир поездларына юл ачтырып, каршы да алабыз. Дистәләгән стрелкалар кул белән ачкычларда ачыла-бикләнә. Әле ул елларда автоматика юк иде. Поездны секунд та тоткарламаска! Барысына да стрелочница җаваплы. Смена тәмамланганчы кулдан рожок, фонарь төшми. Әле 1964нче елда бункерпоездда Н. Хрущев та Башкортстанга кукуруз басуларын карарга барганда безнең сменага туры килде. Туймазы вокзалындагы Ленин һәйкәле каршында бераз басып торды. Халык бик шаулады, талон вакытлары бит, кибетләр буш, базарга да берни кертергә ярамый. Ялгызларга талон да юк. Бик авыр вакытлар.

Берничә көннән бу бункерпоездны озатып җибәрү тагын безнең сменага эләкте. Эшемне яратып, аварияләр булдырмаска тырышып эшләдем, әле дә сөенеп искә алам. Искә алыр өчен бер кочак грамоталарым да бар.

Айкый күңелләрне, горурлык уяна,

Яшьлектә салдык күперләр, юллар.

Якты нурлар сибеп, сәламнәр җиткереп,

Шаулап узалар ич поездлар.

Без – сугыш чоры балалары, Совет чорында үстек. Күп сыналдык. Ирем Рәфис Локман улы Башкортстанның Ишкар авылыннан. Аның әтисе сугышта югала. Озак еллардан соң гына концлагерьда һәлак булганы ачыкланды. Әнисе исә ат арбасы астында калып имгәнә. Өлкән баласына 10 яшь. Аннан кечерәгенә 6 яшь, Рәфискә 1 генә яшь була. Кыерсытуларга игътибар итмәскә тырышып үсәләр, армия хезмәтен үтәләр. Ирем кечкенәдән машиналар белән «җенләнә». Авылдагы механизаторларга булышкан булып, үзе дә өйрәнә. Армиядә Казахстан далаларында шофер булып хезмәт итә. Ул үзе сварщик та, электрик та, кранчы да, бульдозерда да эшли, II класслы шофер да. Мине барысына да армия өйрәтте, ди.

1969нчы елда Брежнев белән Татарстанның беренче секретаре Табеев Чаллыда зур завод төзү буенча план коралар. Бөтен союздан инженерлар, механизаторлар, төзүчеләр, эшче көчләр чакырыла. Безгә дә чакыру килеп төште. Ирем бөтен эшен ташлап шунда китте. 1970нче елның декабрендә мин дә дүрт яшьлек бала белән иптәшем янына Чаллыга килдем. Аңа ике гаиләгә уртаклап бер вагон биргәннәр. Анда нибары 1 кровать, бер өстәл дә, бер кием шкафы гына сыя. Җылылык юк, су юк, бәдрәф урамда. Эшчеләр яши торган андый вагоннар бистәдә тезелеп киткән иде. Котельныйның җылыту көче җитми икән. Икенче көнне вагонга мич чыгарып, җылынып, яшәп киттек. Ул вакытта бездән бәхетле кеше булдымы икән?! Яшь идек, күңелдә романтика да булгандыр. Ул вакытта әле шимбә дә эш көне иде. Кайда ул хәзерге кебек атналап ял итеп ятулар?! Балалар үзләренә үзе хуҗа булып үсте. Ишекләр бикле булмады.

Ул заманда бер Татарстанда гына да никадәр төзелеш бара иде, нефть ятмалары табылды. Илнең алга атлый башлавы ни тора?! Бу эшләрне сугыш чорының яланаяклы балалары кулга-кул тотынып, бердәм булып башкарды. Шуңа күрә Брежнев белән Табеевның планы бик тиз үтәлде дә. 70нче еллар азагына КамАЗ инде машиналар чыгаручы көчле завод булды. 2019нчы елда КамАЗның 50 еллык юбилее үтте. Безне – беренче булып эшкә килгән ветераннарны да котладылар. Без килгәндә монда ГЭС бистәсендә биш катлы бер-ике генә йорт бар иде. Ә яңа шәһәр урынында арышлар чайкалып утырды. Хәзер анда да бик зур шәһәр калыкты, ярты миллион халык яши.

Хәзер инде Мансаф язганча, сугыштан соң төзелгән юллар өчен беркемнең дә башы авыртмый. Федераль планда акчасы да бардыр югыйсә. Түрәләр генә эшне башларга ашыкмый. Эшләнмәгән эш өчен партбилетын югалту янамый бит аңа. Безнең түрәләрне халык тормышы түгел, кая нинди салым салу юллары гына кызыксындыра. Ватык, җимерек юлларны аларның күргәннәре дә юк, чөнки аларны ул юллардан йөртмиләр. Вәт бит замана!

Рәйсә ЛОКМАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии