Алар тылда терәк булды

Алар тылда терәк булды

Җиңү! Никадәр югалтулар, хәсрәт китерде сугыш. Эшче көчләр булып карт-корылар һәм балалар калды. 50 яшьлек Хәҗип абыйны да, олы улы Әсгать киткәч, бер айдан сугышка алалар.

Минем кайнатам Фәрдертдин өлкән яшьтә. Өч ат җигеп, лобогрейка белән икмәк ура. 1937нче елгы улы (минем ирем) очтан йөри. Уртадагы атка атланып баручы – рулевой, 6-7 яшьлек малай. «Әз генә йокымсырасаң да, әткәйнең законы каты – чыбыркы очы». Өлфәт абыйсына 10 яшь, ул чыдам атларны ашата, җигә.

Көннәрдән бер көнне куркып, колын аягын имгәтә. Фәрдертдингә хөкем каты – түләсен. Келәтен сүтеп алып чыгалар. Колынның ите гомуми туклануга тотыла.

Мин үзем яшәгән Мөрәс урамы өлкәннәре турында язам. Алар безне – сугыш чоры ятимнәрен эшкә, тәртипкә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Нәгъмәтулла бабай Финляндиядә яшәүче Гәүһәр Туганайның абыйсы иде. Менә шул бабай умарта тота, яшелчә үстерә. Бал әби белән безне дә сыйлыйлар, безне әдәп-әхлакка өйрәтәләр.

Абзыкаем Мөдәррис 87 яшен тутырып, җиңел генә бакыйлыкка күчте. Аның истәлекләреннән: «Кишер өлгергән. Без Буденный колхозы бакчасына барырга җыенабыз. Мин бәләкәй, кушаматым да «Чәкәй». 5-6 малай башта кипкән үләннән тәмәке төреп ясадык. Менә бервакыт Әхмәтгалим бабай чакыра. Ихата аркылы күзәтеп торган икән. «Бар әле, улым, Вәкил карттан җил капчыгымны гына алып кайтып бир әле», – ди. Чаптым. Бабай капка төбендә утыра иде. Йомышымны әйттем. Ул арыш башагыдай калын кашларын сикертеп елмайды да: «Әй улым, аны Әркәни карт алып торган иде шул», – ди. Йөгердем. Сукыр һәм саңгырау Габделгани – Әркәни картка шактый озак аңлатырга туры килде. «Әй улым, кил әле, бер яратыйм әле сине», – дип, алдына утыртып, баштан аягыма кадәр яратып сөйде дә: «Шаяртканнар, улым, сине. Җил капчыгы булмый ул», – диде. Әхмәтгалим бабай мине капка төбендә көтеп тора иде. Бер кулында бер учма кып-кызыл кишер. «Кайттыңмы, улым. Миңа үпкәләмә. Менә сиңа кишер, бурлыкка барма, иярмә ул зур малайларга. Тәмәке дә бирәм», – дип, кечкенә янчыгындагы тәмәкесен күрсәтте. «Мә, ал, түлке, ут чыгара күрмә».

Тәмәке тартмады абзыкаем. Күрше бабай – аны, ә карчыгы Фәриха әби кызларны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәттеләр. Элек арпа чыгып интегә идек, култык астына, бот төбенә зур шешләр – чуан чыга. Бездә аны «эт имчәге» диләр. Әби ипи кыерчыгы белән имли, догалар укып өшкерә. Каян алды икән, сабын бирә. Трахома авыруыннан да бик әйбәт итеп дәвалый иде. Урыннары оҗмахта булсын.

Өстә язган Габделгани-Әркәни картның улы үлеп, берсеннән берсе кечкенә кызлары белән киленнәре Насиха апа тол калды. Васби әби белән бабай ул кызларны үстерделәр. Насиха апа олауда ат белән йөрде. Авыр иде аңа. Әз генә буш вакыты булса, тегү тегә иде. Кызлар үстеләр, яхшы укыдылар. Әбекәй, бабакай дип зурладылар. Сукыр бабайларын җитәкләп мунчага алып бардылар, юындырдылар. Малай-шалай шаярта иде: «Ыстырам, бабасы белән мунча керә». «Әйе шул, сезнең бабагыз юк», – ди иде кызлар. Хәтифә укып табибә булды, ире дә табиб, малайлар үстерделәр. Зурысы Гөлсинә, әнисе кебек, тегүче булды. Әйбәт гаилә, дин юлында. Азнакайда дин дәресләре укыта, хаҗга җибәрделәр авылдаш кызымны. Рәхмәт, кадерле күршеләрем. Әти-әниләрегез, әби-бабайларыгызның рухы шаттыр.

Урамыбызда утызлап бала-чага идек. Безне әби-бабайлар гел күзәтеп, кайгыртып тордылар. Бары уртак булып, авыр чакта ярдәм итешеп яшәү безне – яшь-җилкенчәкне яшәргә өйрәтте. Минем бабай яшелчә үстерде, Рауза әби догалар өйрәтә иде. Гыймади бабай умарталыкка чакырып сыйлады. Зәкияттинең ярып пешергән бәрәңгесе бик тәмле була иде. Урлашу, сугышу кебек хәлләргә урамдагы өлкәннәребезнең рөхсәте булмады. Үсмерләрне мөмкинлектән чыгып һәрберсе тәрбияләде.

Күмәк эш, күңел ачулар да кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Печән әзерләргә урман-болынга керергә ярамый. Пар җиренә барабыз. Үсмер малайлар Дәйдүк, Фоат, Мөдәррис, Минәгыйть абыйлар безне күндереп, ике арбаны кушып, имеш «машина» итәләр. Хуш исле үлән өстенә без елакларны утыртып куандыралар.

Ә кичләрен сыер саклыйбыз. Бар кешедә дә сыер булмаса да, барыбыз да бара. Чөнки катыгы-сөте уртак бит. Такмаклы биюләр, күмәк уеннар безне берләштерә.

Өлкән буын безне яшәргә, кешелеклелеккә өйрәтте. Авыр сугыш елларында иртә таңнан төнгәчә эшләгән әнкәйләребезнең тормышларына терәк булдык. Җиңү көненә аларның да керткән өлеше бәяләп бетерә алмаслык.

Газета укучылар арасында мәкаләмне укучылар булыр. Туган авыл сезне сагына. Әби-бабайларыгызның, туганнарыгызның нигезенә бер кайтыгыз, зиярәт кылыгыз. Алар сезне көтә.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии