- 14.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Безнең гәҗит»нең 22нче гыйнвар (2014, №3) санында Илгизәр Галинең «Гарипләр яшәргә хаклымы?« дигән язмасы басылган иде. Мин бу кош теле кадәр генә язманы укыгач, дөресен әйтим, каушап калдым. Алай гына да түгел, язма авторына карата нәфрәт туды.
Автор башта үзе яшь чагында күргән гарип балаларны сурәтли. Аларны тәрбияләгән әти-әниләргә соклануын белдерә. Шул ук вакытта, үз-үзенә каршы килеп, гарип туган балаларны… үтерергә куша! Өстәвенә, аларны бу җирдә яшәтү гуманлы түгел дип саный! Йа Хода, нинди көнгә килеп җиттек! Инде башларына акыл керә башлаган, тормыш тәҗрибәсе туплаган агайлар да кеше үтерергә өнди!
Борынгы Спартада ямьсез һәм авыру балаларны кыядан ташлый торган булганнар. Әмма без бит Спарта дәүләтендә яшәмибез! Хәзер һәр авырган кешене үтерә башларга димени инде? Моннан дүрт ел элек Дмитрий Медведев, РФ Президенты булган чорда, гыйнвар аенда бер җыелышта авыру балаларны инде карында вакытта ук юк итәргә тәкъдим ясады. Ил башлыгы шундый фикерне бөтен дөньяга кычкырып әйтергә тиешме соң инде? Бу бит башка сыймаслык хәл. Ничек инде тумаган баланы үтерергә була ди. Әйе, бала төшертүчеләр күп. Бу аларның шәхси эше. Шулай да, табибның: «Балагыз авыру туарга мөмкин», – дигән сүзенә ышанып кына, дөньяга аваз салырга да өлгермәгән нарасыйны ничек үтерергә була? Ә табиб ялгышса яки анализлар дөрес булмаса?
Илгизәр әфәнде, үзегез үк, маллар арасында мондый авыру очраклары булса, дәвалау чарасын эзли башлыйлар, дигәнсез. Ә кеше авыруына дәва эзләргә кирәк түгелме? Кешене дәвалауга караганда, үтереп, җирләп кую җиңелрәктер шул.
Күз алдыгызга китерегез, әгәр шундый бала сезнең гаиләдә туса? (Ходай сакласын, әлбәттә!) Сез «уйлап чыгарган» закон аркасында, үзегезнең туганыгызны үтерттерергә риза булыр идегезме икән? Авыруны да, язмышны да кеше үзе сорап алмый. Бу – Хак Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынау. Кеше бит мәче баласы түгел. Юньле кеше мәче баласын да үтерми әле.
Жанна Фрискеның авыруы турында хәбәр таралырга да өлгермәде, аны яман шештән коткару өчен 68 миллион доллар акча җыйдылар. Бәхеткә, барлык кешеләр дә сезнең кебек уйламый, фикер йөртми шул. Үзеннән өзеп булса да, башкаларга ярдәм итү өчен тырышучылар да аз түгел. Кеше гомерен озынайтыргамы, кыскартыргамы – анысы Ходай эше. Гарипләр гомерен чикләргә сезнең нинди хакыгыз бар? Күп гаиләләр дистә еллар буе бергә яшәп тә, бала алып кайта алмый. Кайберәүләр өчен бөтен яшәү яме, тормыш тәме шул авыру баласында булырга мөмкин. Кешенең яшәү мәгънәсен юкка чыгарырга сезнең нинди хакыгыз бар?
Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии