Кабатлана икән язмышлар

Кабатлана икән язмышлар

Ләйлә шәһәр уртасындагы ике бүлмәле фатирда әнисе белән икәүдән-икәү генә яши. Әнисе Разия – атказанган укытучы, ә Ләйлә медицина көллиятенең соңгы курсында укый. Тормышлары түгәрәк, ана белән кыз арасында мөнәсәбәтләр бик әйбәт, бер-берен аңлап, ярдәмләшеп, хөрмәт итешеп яшиләр. Сөйкемле, чибәр, уңган, тырыш кызның шатлыгы иксез-чиксез, чөнки яз көне сөйгәне Илнар армия сафларыннан кайтачак. Ул бит аның бердәнбере.

Бу ике яшь йөрәк кечкенәдән бер йортта яшиләр, бер үк балалар бакчасына йөриләр, бер мәктәптә укыйлар, бергә дәрес әзерлиләр, бергә уйныйлар. Шулай итеп, урта мәктәпне дә тәмамлыйлар. Чыгарылыш кичәсендә, ни сәбәптәндер, бер төркем егетләр Илнарга бәйләнәләр һәм аны кыйный башлыйлар. Шулвакыт Ләйлә йөгереп килә дә, егетләрне уңга-сулга этеп җибәрә һәм егылган Илнарны торгызып, кочагына ала. Шул көнне аларда бер-берсенә карата мәхәббәт хисләре туа, ләкин ул балачактагы кебек саф булып кала, чөнки бу – хөрмәткә корылган олы саф мәхәббәт була. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, икесе ике уку йортында укуларын дәвам итәләр. Бер-беренә ярдәмләшеп, бәхетле мизгелләр кичерешеп, саф мәхәббәт хисләренә төренеп яшәгән бер вакытта Илнарны армия сафларына алалар. Аерылышу һәр икесе өчен дә бик авыр була. Бер-берсенә хыянәт итмәскә, олы, саф мәхәббәт хисләренә тугрылыклы булып калырга вәгъдәләр бирешә яшьләр. Вәгъдә бүләге итеп Ләйлә – чиккән кулъяулык, ә Илнар бик матур муенса бүләк итә…

…Бер-берсен сагынулы хатлар, СМСлар ике арада агып кына тора. Шулай итеп, бер ел үтә дә китә. «Әле Илнарның тагын бер ел хезмәт итәсе бар шул», дигән уйлар Ләйләне сагышка сала. Билгеле инде, чибәр, булдыклы кыз артыннан йөрүче егетләр шактый була, ләкин кыз аларның һәрберсен кире бора. Шулай да, Роберт исемлесе уеннан кире кайтмый, ул кыз өчен соңгы чиккә кадәр көрәшергә карар кыла. Уйлана торгач, егет Ләйләнең дус кызы Гөлнур белән дуслашып, Илнар бүләк иткән муенсаны ничек булса да кулга төшерергә кирәк дигән фикергә килә. Роберт бик озак үгетләгәч, Гөлнур муенсаны аңа алып бирергә ризалаша. Ләйлә белән шәһәр мунчасына баргач, ул муенсаны Ләйләнең сумкасыннан урлый һәм Робертка тапшыра.

– Горурлыгын бик тиз шиңәр. Башыңны иеп минем янга килерсең әле, – дип үзалдына сөйләнә егет…

…Санаулы, сагынулы көннәр үтеп китә. Исән-сау гына Ләйләнең сөйгәне дә армия сафларыннан кайтып төшә. Һәр икесенең дә шатлыклары иксез-чиксез була. Аларның шул мизгелләрдәге халәтләрен тел белән генә аңлатып та булмый.

Көзгә Ләйләнең укуы да бетә. Кыз кулына диплом алгач, Илнар белән бергә тормыш корырга вәгъдә бирә. Бу хәбәр тирә-юньгә бик тиз тарала һәм, билгеле, Робертка да барып ирешә. Беркөнне Роберт Илнарны кафега чакыра, дуслар сөйләшәләр, серләшәләр:

– Дускай, син көзгә Ләйләгә өйләнәсең икән, дип ишеттем. Бу хәбәр дөресме?

– Дөрес, Аллаһ боерган булса, Ләйлә укуын тәмамлаган көнне үк өйләнәчәкбез, ике ел буе мин Ләйләне өзелеп сагынып яшәдем, бергә булу мизгелләрен зарыгып көтәм.

– Ә Ләйлә сине зарыгып көтте микән? Ул бит син китүгә, минем белән яшерен генә очрашып йөрде.

– Әй, син авызыңны чамалап ач, кыз балага нинди яла ягасың, бу хәл дөрес икәнен исбатла.

– Менә моны таныйсыңмы? – дип Роберт кесәсеннән Илнар бүләк иткән муенсаны тартып чыгара һәм егет алдына куя. Илнар сүзсез кала.

– Бергә минем ятакта аунаганда муеныннан төшеп калды, бу чын дөрес, миңа ачу тотма, – дип муенсаны алып, кафедан чыгып китә. Ә Илнар бик озак урыннан тора алмый утыра, эчендә ут кайный, башы әйләнә, көнчелек бөтен барлыгын биләп ала. Икенче көнне ул төсмере коелып кыз янына килә. Илнарның кыяфәтен күргәч, Ләйлә аптырап кала, йөрәге, нидер сизенеп, жу итеп китә.

– Илнар, сиңа нәрсә булды, төсең качкан, әллә авырыйсыңмы?

– Син бүләк иткән кулъяулык минем күкрәк кесәмдә, менә кара. Ә мин бүләк иткән муенса кайда, әйт әле?

– Илнар, мин аны югалттым шул, эзләмәгән җирем калмады, ләкин таба алмадым, гафу ит инде.

– Бар да аңлашылды. Безнең арада бары да бетте. Сөйрәлчек! – дип төкереп, Илнар китеп бара. Бер-ике көн үткәч, Илнарның каядыр күчеп киткәнлеген сөйлиләр Ләйләгә. Аның өчен бик авыр көннәр башлана, бөтен җиһан караңгылыкка чума, әйтерсең кара төн көн белән тоташкан. Үксеп-үксеп елап яткан кызын әнисе юатырга тырыша:

– Кызым, тынычланырга тырыш, Илнар явыз җаннар арагызга кергәнлеген аңлар, гафу үтенеп ул синең янга кайтыр әле, без капчыкта ятмый. Ходаем ташламас әле, син бит бер гаепсез җан, дөреслек һәрвакыт җиңә, кызым.

– Әни сөйлә әле әти турында, син аны ярата идеңме, ни өчен аерылыштыгыз, хәзер яратасыңмы? Син бит миңа вакыты җиткәч сөйләргә вәгъдә иттең.

– Мин авылда туып-үстем. Абый-апалар укып, һөнәр үзләштереп, гаилә корып, төрлесе төрле якка таралгач, әни белән икәү генә калдык. Әти бик иртә бакыйлыкка китте. Мин бик яшьли гашыйк булдым. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, иптәш кызлар белән район Сабан туена киттек. Көрәш тәмамлангач, бер төркем яшьләр белән су буена төшеп, төрле уеннар уйнарга керештек. Шулвакыт икенче бер авылдан килгән Рәмзил исемле егет минем янда чуала башлады. Сөйләшеп киттек. Бер-беребезнең кайдан икәнлеген, исемнәребезне белештек. Рәмзил шәһәрдә агрономлыкка укый икән, 2нче курсны тәмамлаган, җәйге ялга кайткан булып чыкты. Шул танышудан соң ул һәр кичне безнең авылга килеп йөри башлады. Көз көне ул укырга китте. Мин унынчы сыйныфта укуымны дәвам иттем. Кышкы каникулга кайткач та, Рәмзил һәркөн минем янга килеп йөрде, шулвакыт мин аңа тартыла башладым, үзе югында аны сагындым. Урта мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен үзләштерү нияте белән Рәмзил укыган шәһәргә юл алдым. Мин беренче курста, ул 4нче курста укый, атна саен очрашабыз. Мин шул елны әтиеңә чын-чынлап гашыйк булдым, ул да шундый хисләр кичерә иде. Рәмзил укуын тәмамлагач, без яратышып өйләнештек, мин читтән торып укуымны дәвам иттем. Без бик әйбәт яшәдек, мин мактаулы укытучы, ә әтиең дәрәҗәле агроном булды. Безгә карап һәркем соклана иде. Өйләнешеп өч ел узуга син тудың. Бу безнең өчен көтеп алынган иксез-чиксез зур шатлык булды. Туганнар, дуслар җыелышып, атна буе тәпиеңне юдылар. Мин әтиеңнең авылына килен булып барып төшүгә, идарәдә хисапчы булып эшләүче Рәсимә исемле яшь кенә бер кыз белән танышкан идем, соңга таба танышлыгыбыз дуслыкка әверелде, ул минем сердәшем дә булды. Зуррак эш кузгатсак та, анда-монда өйдән чыгып китәргә кирәк булганда да аңа мөрәҗәгать итә идем. Ул бик теләп безгә булыша, синең янда да кала торган иде. Без бит Рәмзилнең әти-әниләреннән аерым, үз йортыбыз белән тора идек. Синең белән хастаханәдә ятканда да өйгә күз-колак булырга ышандырып калдыра идем. Чөнки ул безгә бик якын тора иде. Сиңа өч яшь тулгач, мине бер айга Казанга укырга җибәрделәр. Сине әбиеңә илтеп калдырдым.

– Гөлләргә, яшелчәләргә су сибәрсең, – дип, өй ачкычын Рәсимәгә биреп калдырдым. Бер ай уку бер ел кебек тоелды. Нигәдер күңелем тыныч түгел иде, ниндидер көтелмәгән хәл булыр кебек тоелды миңа. Сине дә бик сагына идем. Беркемгә дә хәбәр итмичә, берничә көн алдан, кичке якта өйгә кайтып кердем. Керсәм, ни күрим: әтиең белән Рәсимә апаң безнең ятакта кочаклашып яталар. Башта аңыма килә алмый тордым, бераз вакыт үткәч, яннарына йөгереп барып, ачудан икесен дә яңакларга тотындым, аннан соң битләренә төкереп, сумкамны алып чыгып йөгердем. Әбиеңнән сине алып, үземнең туган авылыма юл тоттым, туганнан-туганнарыма кайтып төштем, әни бу вакытта вафат иде инде. Ике көн үткәч, әтиең минем арттан килде, гафу үтенде, мин гафу итә алмадым шул, артык горур идем. Эчемдәге агу, нәфрәт бөтен барлыгымны биләп алган иде. Хыянәт ачысын җиңә алмадым, бик әшәке сүзләр белән әтиеңне куып җибәрдем. Авылда атна-ун көн торгач, барлык документларны, әйберләрне җыеп хәзер без яши торган шәһәргә килеп урнаштым, мәктәптә эш таптым. Үземне башта ук уңай яктан күрсәттем, тырышып эшләдем. Эшемне бәяли белделәр, ике бүлмәле фатир бирделәр. Бөтен барлыгымны сиңа һәм эшкә багышладым, яңа тормыш кору уема да кермәде, чөнки йөрәгемнең иң түрендә әтиең булды, әле һаман да аны яратып яшим. Күрешкәнебез булмаса да, аның хәлләрен ишетеп-белеп торам. Рәсимә апаңа өйләнгән, ике малай үстерәләр икән. Әтиең эчә башлаган, тормышлары бик гаугалы дип ишеттем. Кайвакытларда үкенеп тә куям: нигә теге вакытта гафу итмәдем икән, гомер буе әрнеп яшәгәч, минем горур булуым кемгә кирәк булды, аның белән нәрсәгә ирештем дә, кемгә нәрсә исбатладым икән. Ярата белгәч, гафу итә белергә дә кирәк икәнлеген бик соңлап аңладым шул. Менә, кызым, минем гыйбрәтле язмышымны да белдең инде. Дусларга да артык ышанырга ярамый. Барлык начарлык дуслар аркылы эшләнә. Моны, кызым, һәрвакыт исеңдә тот.

Шушы сөйләшүдән соң Ләйлә тынычланып калгандай булды. Укуын тәмамлап эшкә урнашты, авырулар белән уртак тел таба белде, үзе белән бергә эшләүче хезмәттәшләре дә аны хөрмәт иттеләр. Вакыт үтү белән йөрәк ярасы да бераз басылды. Барлык тырышлыгын эшенә багышлады Ләйлә, ләкин йөрәгеннән генә Илнарны алып ташлый алмады. Күңеле белән гел аны көтеп яшәде, очрашуга өметләнде, төшләрендә күреп саташты. Бәлки, кызның өметләре акланыр да әле.

Күрше шәһәрдә вакытлыча эшкә урнашкан һәм читтән торып укуын дәвам итүче Илнарга сыйныфташы Радик эшнең асылын, булган хәлләрнең чын дөресен сөйләп бирә. Аракы эчеп исергән Роберт Радикка мактанып, ничек итеп Ләйләне төп башына утыртуын сөйли. Радик исә тизрәк Илнар янына юл тота, бу хәбәрне ирештерә. Менә чын дуслар нинди була икән. Ләкин алар сирәк шул.

Әле бу хәлләрне ишетмәгән Ләйләнең өметләре акланыр кебек тоела, шулай гына була күрсен иде.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Комментарии