Тормыш дәфтәре

Тормыш дәфтәре

2024 ел көндәлегеннән
6 февраль. Бер мәктәп яныннан үтеп барам. Укучылар дәрестән соң өйләренә тарала. Каршыма өч-дүрт малай сөйләшеп килә иде (өченче сыйныф тирәсе булырга тиеш). Берсе алгарак китте дә, сумкасыннан телефонын ала башлады. Артта калганнарның берсе, сүзен әйтеп бетерергә теләп, тегене чакыра: «Карим, Карим!..» Теге малай: «Постой, мне тут родители звонят». Арттагысы, түземсезләнеп: «Да ты просто заблокируй их, и всё», – ди. Мин, шаккатып, туктап калдым. Алар үтеп китте. Кәрим дигәне һаман телефоны белән булаша. Нәрсә җиңде икән күңелендә: иптәшенең киңәшеме, әнисенең борчылуымы?
8 февраль. Күктә очкан лачын да ниндидер хаталар җибәрә. Әйтик, тычканны бер омтылуда гына эләктерә алмаска мөмкин. Җирдән шуышучы елан, аның хаталарын күрә дә: «Әһә, менә бит, син дә камиллек үрнәге түгел икән», – ди.
9 февраль. Безнең авыл янында тау, ләкин тауга менәсең, анда шул тау биеклегендә яланнар, басулар, иген үсеп утыра. Астагы кебек үк, тик икенче тигезлектә.
10 февраль. Хатыным Резида сөйли. Әти ниндидер сырган бишмәт киеп чыкса урамга, әни әйтә иде: «Туның бар бит, нигә шуны кимисең?» Әти аңа каршы: «Көн дә кисәң туза ул», – ди иде.
21 февраль. Тел бетү турында сөйлибез... Безне ниндидер ташкын эләктереп алды инде, каядыр алып бара, бәлки упкынга табадыр. Без шул ташкынны сүз белән туктатмакчыбыз.
25 февраль. Күпме истәлек калыр иде... Әгәр күбрәк йөрсәм, күбрәк аралашсам, әзрәк өйдә утырсам, вак-төяк уйлар белән вакытымны үткәрмәсәм...
27 февраль. Бервакыт оныгыбыз Алмазның агачтан эшләгән әйберләренә сокланып, әтисенә әйтәм: «Бу малай агач эшендә сине дә, мине дә узып китте бит». Әтисе «әйе» дип баш какты. Ә Алмаз: «Әгәр утыргыч эшләсәм, узып китәм», – дигән иде. Кичә әйтә: «Утыргычны эшләп бетердем».
3 март. Хатыным Резида урамда йөреп керде дә, әйтә: «Баш авырта, бүген магнит бураннарымы әллә тышта?» Мин әйтәм: «Син бит тышта йөреп кердең, күрмәдеңмени? Мин әле чыкмадым».
8 март. Кухняда дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырабыз. Беребез: «Кешелек тарихының ничә проценты сугышлар турында икән?» – дип сорап куйды. Оныгыбызның җавабы әзер икән инде, интернет баласы бит: «Туксан проценты», – ди шундук. Икенчебез: «Нинди генә үтерү ысуллары уйлап тапмады инде кеше. Ничек тату яшәргә икәнен уйлап таба алмый һаман».
11 март. Нинди генә начар хәлгә юлыксаң да, кайгырып, ачуланып вакыт әрәм итмә, әйт: «Гыйбрәт ал, бу сиңа сабак булсын». Һәм юлыңны дәвам ит.
12 март. Бала китәчәк ул барыбер, гел генә өйдә калмаячак. Ләкин киткәндә ул тискәре йогынтыларга бирешмәс дәрәҗәдә ныгып өлгергән булырга тиеш.
15 март. Камил оныгым белән китап кибетенә бардык. Камил ике китап сатып алды. Калган акчаны кесәсенә салганда, әйтә: «На благотворительность. Мин ул вак акчаны җыеп барам да, мәчет яныннан үткәндә, салып китәм».
20 март. Бәләкәй чакта сугыш уйнаганда берәүнең дә немец буласы килми иде. Безнең команда тегеләрне немецлар ди, тегеләр – безне.
31 март. Кем, берәр халыкны күтәреп, илләр яулап алса, ул бу халыкның каһарманы булыр, халкы аның белән горурланыр. Ә аның тарафыннан яндырылган, җимерелгән, ирләре үтерелгән, хатын-кызлары коллыкка алып кителгән илләрнең халыклары аны каргар. Менә шулай, гап-гади ул тарих. Ниндидер идеологияләр уйлап табалар... Алары кеше үтерүне аклар өчен ширма гына.
2 апрель. Фикерләреңнең җәүһәрләрен генә сайлап тез җепкә. Чүп-чар белән катыштырсаң, асылташлар күренмәс, муенсаңның кыйммәте төшәр.
22 апрель. Оныгыбыз Камил дәрес карарга керде. Мин компьютерда эшләп утыра идем. «Монда утырасыңмы?» – дип сорадым. «Әйбәт булыр иде», – диде ул. Мин компьютерны сүндердем дә, утыр, дидем. Камил дәфтәр-китапларын алып минем урынга утырды. Утыргач: «Җылы», – ди.
25 апрель. Нигә эт белән песи кешенең дусты? Чөнки кеше үзе шундый: әле эт булып өрә, әле песи кебек юхалана.
5 май. Син болай да татар телен яхшы беләсең дип, татар теле укытучысы Камилне дәрестән кайтарып җибәрә икән. Татар теле соңгы дәрес.
6 май. Кояш балкып торганда, фонарь яктысы илле адымнан инде күренмәскә мөмкин, ә караңгы төндә ул берничә километрдан да күренә.
11 июль. Энем Илдус әйтә: «Кызым әзрәк татарча өйрәнеп кайтыр дип, Татарстанга алып килгән идем, монда барысы да русча сөйләшә икән бит».
12 июль. Безнең Күгәрчен мәктәбендә татар теле дәресе бар әле. Ә Резида укыган Байкыбаш мәктәбендә татар теле бөтенләй булмаган. Аны әнисе өйдә татарча укырга һәм язарга өйрәткән, һәм ул хәзер татарча укый да, бик матур итеп яза да белә.
20 июль. Татар теленең синонимнар сүзлеген карап утырам. Нәрсәдер инде, тискәре, юньсез сүзләрнең синонимнары күп. Яхшы сүзләрнеке бик аз. Рус телендә дә бу шулай.
25 август. Бикләндә булдык, бәрәңге алдык. Эштән соң малайлар белән мунча керәм. Камилне миннек белән чаптым, ул үзе сорады. Мин әйтәм: «Бәрәңге утыртканда мунча кергән идем, менә хәзер бәрәңге алганда керәм». Алмаз әйтә: «Син мунчага бәрәңге утыртканда һәм бәрәңге алганда гына лаек». Әй көлдем. Чәй эчкәндә әтисе белән әнисенә сөйләп көлдек әле. Икенче көнне ике тапкыр велосипедта чыктык малайлар белән, Биклән тирәләрен әйләнеп йөрдек, Сөләйман күлен күрдек. Малайлар җырлый: «Биклә-ә-ән урманнары-ы-ы...» Дәвамы уйлап табылмаган әле.
2 сентябрь. Парк эскәмиясендә бер әби утыра. Ике учын көймә формасында тотып, бите янына китергән. Дога укыйдыр, дип, бик текәлеп карамадым, оялтмас өчен, эскәмияне урабрак уздым. Бераз киткәч әйләнеп карасам, әбинең кулында кәрәзле телефон икән.
4 сентябрь. Бер фикер яши, бөтенесе шуны кабатлый. Мәктәп бетсә, авыл бетә, имеш. Балалар булганда, мәктәп бар иде бит! Балалар саны кими барды, кими барды – һәм бетте. Шуннан соң гына мәктәп ябылды. Мәктәп бинасы утыра, сүтелмәгән әле, балалар булса, ул яңадан ачылырга әзер.
5 сентябрь. Туган авылыбызда яшәүче Айрат энем белән телефоннан сөйләштем. Ул әйтә:
– Җәй буе яңгыр булды. Кешеләр әле менә сентябрь башында гына печәнгә төштеләр. Без әзерләдек инде, китердек тә, сарай башына ыргытасы гына калды. Бәрәңге алабыз, черекләре күп чыга. Ярый инде, булганы да җитәр. Әни әйтә иде бит: вак булса да җитә ул, аның бит сөяге юк.
Уку елы ничек башланды, дип сораган идем, энем:
– Мәктәп бетеп бара ул, быел тагын биш укытучы эштән китте. Акчасы юк бит, эш хакын балалар санына карап түлиләр, – ди. – Авылны бетерүгә алып баралар бит инде. Эш юклык бетерә авылны, Себергә барып эшләп йөриләр бит. Америкадагы кебек, һәр авыл урынында бер фермер йорты гына утырып калырмы икән?
Котдус энем белән сөйләштем. Бездә 30 градуска кадәр җитә, эссегә түзеп булмый, ди. Менә сиңа Архангел өлкәсе. Аның кайгысы: яңгырлар юк, гөмбә үсми.
Петербургта яшәүче Сафия сеңлем белән сөйләштем. Адымнарны саный торган браслет алып биргән улы Андрей, күбрәк утыра башласаң, пора размяться, дип кенә тора, ди. Көн дә адымнар саны нормасын тутыру өчен йөреп кайтам, ди. Андрейның тормышы бераз катлауланган: моңарчы атнасына бер тапкыр гына офиска барып эшләргә иде, калган көннәрдә өйдән торып, хәзер офиска атнасына ике тапкыр барырга, дигәннәр.
10 сентябрь. Китапханәче Зөлфия сөйләде. Татарстаннан бер төркем хатын-кыз Төркиягә барган. Кунак йортында сөйләшеп утыра болар. Бүлмә җыештыручы хатын, аларның татарча сөйләшкәнен ишетеп: «Мөслим, мөслим?» – дип сорый икән. Безнекеләр: «Юк, Мөслимнән түгел без, Сарманнан», – диләр. Аптырыйлар: Төркия хатыны каян Мөслим районын белә, үзе шуннанмы әллә? Ә теге хатын, татар сөйләмен ишетеп, мөселманнармы әллә сез, дип сорамакчы икән.
11 сентябрь. Базарда карбыз, кавын сатучылар тезелеп киткән, ә күбрәк бер сөйкемле татар хатыныннан алалар. Ул ягымлы сөйләшә, сайларга ярдәм итә, аңа чират тезелеп китә хәтта. Ә шул ук карбызлар, шул ук кавыннар...
15 сентябрь. Юан агачны өч метр тирәсе биеклектә кискәннәр. Кискән җирдән бер ботак үсеп чыккан, зур булган инде, биш-алты метр. Кәүсәнең шул ботак үсеп киткән дүрттән бер өлеше генә исән, калган дүрттән өч өлеше корыган, чери башлаган. Нигә? Чөнки ботак үсәр өчен ул өлеше кирәкми.
21 сентябрь. Резида мунчага барырга җыена. Аягына кия башлагач: «Бер мәхәббәтле әйбере булды инде, ди иде әни, әти берәр гел кия торган иске әйберен кисә. Минем дә бу кроссовка шундый булды, ун ел киям инде».
22 сентябрь. Кешелек язмышы алдында авыллар бетү дә, тел бетү дә чүп кенә булып калырга мөмкин. Матди байлыкны гына кайгыртучылар белән рухи байлыкка омтылучылар арасындагы каршылык һаман кискенләшә, дөнья ике зур лагерьга бүленә. Килешеп яшәү юлы табылырмы? Юк икән, кешелек тә булмаячак.
23 сентябрь. Күгәрчен Үзәк китапханәсеннән чакыру килде, Каюм Яһудинны искә алу кичәсе үткәрелә, диелгән. Резидага әйтәм: «Нәрсә, Күгәрчен якларыннан йөреп кайтабызмы?» Ул башта уйга калды, шуннан: «Әйдә... Минем Күгәрчен тавына менеп, еракларга карап кычкырасым килә», – ди.
27 сентябрь. Башкортстанның Күгәрчен районы Үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, район музеена нигез салучы Каюм абыйның 110 еллык юбилеена багышланган кичәдә катнаштык, чыгыш ясадык. Бу кичә турында «Кугарчинские вести» (4.10.2024) язып чыкты.
29 сентябрь. Күгәрчендә туган йортыбызны карарга бардык. Күрше Рамай чыгып, өенә чакырды, хатыны Фәридә дә өйдә иде. Сөйләшеп утырдык. Фәридә Казанда кызы янында торып кайткан, анда бераз эшләгән. Әйтә: «Казанда мин, ватып-җимереп русча сөйләшкәнче, дидем дә, гел татарча сөйләшеп йөрдем. Базарга чыгам да, барысы белән дә татарча сөйләшәм. Аңласа-аңламаса да, җавап бирәләр, мөлаем сөйләшәләр, беркем бер сүз әйтмәде».
5 октябрь. «Мәйдан» журналының сентябрь санында Айгөл Әхмәтгалиева белән интервью. Ул әйтә, хикәя язу повесть язудан авыррак, Хемингуэйның иң кыска хикәясе дүрт сүздән тора, ди: «Балалар ботинкасы сатыла. Киелмәгән».
7 октябрь. Ковидның иң котырган чагында классташым, Әфган сугышы ветераны Илдус Халитов әйткән: «Миңа бернәрсә дә булмый ул, мин бит хәрби лётчик». Ковидтан үлде.
8 октябрь. Бер оныгым, укытучыларның укытырга вакыты калмау турында:
– Шундый укытучылар бар. Дәрескә керә. Килеп керү белән укучыларга әйтә: «Туктагыз әле, минем журнал тутырасым бар». Һәм, компьютерын ачып, шунда чума. Укучылар телефоннарына текәләләр. Дәрес бетәр чакта гына укытучы башын күтәрә дә, өй эше бирә.
9 октябрь. Агач яфраклары, һәрберсе бик нык селкенеп, җилдә дулыйлар иде. Яңгыр явып үтте. Хәзер инде алар аерым-аерым селкенми, ботаклары белән бердәм булып селкенәләр.
Марс ЯҺУДИН,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
Чаллы шәһәре

Комментарии