- 14.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №10 (10 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әле дә булса хәтердә, 1946-47нче елларда Идел буе өлкәләрендә корылык хөкем сөрде. Ул безнең Татарстанны да читләтеп үтмәде. Икмәкләр дә уңмады, бәрәңге дә бик вак булды, терлек ашарга үлән дә бик үсә алмады. Җәй көне халыкның төп ризыгы үлән ашы иде. Кычыткан, кузгалак, балтырган яфрагы, бераз бәрәңге турап, сөт салып пешерелгән аш корсак тутырырга ярый, әмма туклыклык хисе бик сизелми иде. Әтиебез Идиятулла (1895-1973) сугыштан кайткач, атлар караучы булып эшләде. Ачтан үлә башлаган атларны суеп кайвакытта халыкка да бирәләр иде. Коры сөяккә калган атның итен ит димәсәң, хәтере калыр инде.
Иделгә коя торган Бизнә елгасы безнең Татар Төгәлбае авылы уртасыннан агып үтә. Безнең белән рәттән рус Төгәлбае һәм Кошки дигән урыс авыллары урнашкан. Менә шул авыллардагы халык ачлыктан бик интекмәде кебек, чөнки алар яшелчә үстерде. Ул елларда әле татар халкы яшелчә үстерергә бик һәвәс түгел иде, шулай да әниебез Тәҗелнисаның (1896-1989) бәрәңге бакчасына кабак утыртып, су сипкәләп үстергәне хәтеремдә. Шуннан бераз ярма кушып, пирог пешерә иде. Халык суганны да көзен Ульян ягыннан килеп чиләккә – чиләк ашлыкка алыштырып йөрүчеләрдән ала иде. «Кызылармеец» колхозында гаиләдән дүрт кеше эшләгәнгә дүрт-биш капчык ашлык бирәләр иде. Бер ел буена шуның белән җан асрыйсың инде. Моның өстенә дәүләткә заем – ит, сөт, бәрәңге, йомырка, йон һәм акча салымы да бар бит әле.
Авылдан ерак түгел өч урман бар. Ул елларда чикләвек уңышы яхшы булып, берәр капчык шуны җыеп кала идек. Ярты стакан ашасаң, тамаклар туеп китә иде. Урыс халкы ул урманнан гөмбә җыйса, безнең халык аны авызына да алмады. Безнең әти Кошкидан Иван дигән ике урыс белән сугышта бергә булган. Кайткач та аралашып яшәделәр. Берсе колхозда умартачы иде, ел саен әтигә 3 литр бал, яшелчәләр бирә иде. Икенчесе фермаларда каравылчы булып эшләде, тик озак яши алмады – яралары гомерен чикләде. Хатыны чуаш булса да, татарчаны яхшы белә. Ә кызы МТСта склад мөдире булып эшләде. МТСта даими эшләүчеләргә акчалата түлиләр иде. Анда якындагы өч авылның трактор-комбайннары тора, кышын механизаторлар шунда ремонтка йөрде. Бер җәйдә шул Иванның хатыны Настя апа безгә килде дә әйтә: «Идиятулла, синең малайларың күп (без дүрт малай, бер кыз идек), без кеше тормаслык бер иске йорт алган идек, сүттердек. Малайларың шуны утынга турап бирмәсләрме икән, мин аларны ашатам да акча да түлим», – диде. Әти миңа: «Улым, абыйларың колхозда эштә, берәр иптәш табып Настя апаңның утынын кисеп бирегез», – диде. Миңа 13 яшь иде, дустым, классташым Хәмидуллин Салих белән кисәргә булдык. Настя апа безне өйләдә һәм кичен ашата, өстәлдә ипи дә бар, итле кәбестә ашы пешерә, кишер пирогы ясый. Беркөнне пирог ашадык та, Настя апа бер чүлмәк сөт китереп куйды һәм шуннан өстәлгә бер матур гына яшел бака сикереп чыкмасынмы, күзләрен ялтыратып, кемнәр инде болар дигәндәй, безгә карап тора. Салих укшый башлады. Коса күрмә минәйтәм, түз, яхшы түгел дим. Без ни әйтергә белми аптырап торганда, Настя апа: «Әй малайлар, гафу итегез, алырга онытканмын, без аны гел сөткә салабыз. Ул аны әчетми, чиста ул», – диде. Ул көнне сөтне эчмәдек. Аннан инде катык бирә башлады. Анысын эчтек. Утынны өч көндә турап бетердек. 5 куб.м утын булды. Шулай безне өч көн икешәр мәртәбә ашатып, һәркөн өчен бишәр сум акча да түләде. Ул акчага әти миңа мәктәпкә киеп йөрергә Майна базарыннан киез итекләр алып кайтты.
Мин монда искә алганнарның берсе дә бу дөньяда юк инде, барысы да кешелекле, шәфкатьле җаннар иде. Кызганыч, хәзерге матур, тыныч, туклык заманга кадәр яши алмадылар. Аларны искә алуым рухларына дога булып барсын.
Сөләйман ШАКИРОВ,
Казан шәһәре

Комментарии