Әсирлек корбаннары

Сугыш афәтеннән имин калган авыллар юктыр инде ул. Бөек Ватан сугышына безнең Ишки авылыннан 314 ир-егет китә, шулардан 161 кешегә генә авылга әйләнеп кайтырга насыйп була. Исән кайтканнарның да бик күбесе алган яраларыннан, авырулардан тиз арада вафат була. Әйтик, фашистлар Германиясен җиңүгә 40 ел тулганда, авылда 85 сугыш ветераны үлгән иде. Сугыштан әйләнеп кайтмаган 153 кешенең барысы да фронтта һәлак булды, дип әйтеп булмый. 20дән артык авылдашыбыз әсирлеккә эләгеп, концлагерьларда газап чиккән, шунда үлгәннәре дә аз түгел. Һәм, мөгаен, әсирлектән соң туган якларга кайтырга теләмәгәннәре дә юк түгелдер дип уйлыйм. Монда аларны шундый ук лагерьлар көтеп торганын алар сизгәннәрдер.

Хәрби әсирлекнең авыр газапларын үз җилкәсендә татыган авылдашларыбызның берсе – минем әтием Тәхиуллин Фәйзрахман. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда башыннан үткәннәрне исенә төшереп, ул болай дип сөйли иде:

«…Безне, авылдан 12 кешене, 1941нче елның июлендә сугышка алдылар. Башта Казаннан ерак булмаган бер лагерьда әзерлек курслары узганнан соң полк командиры фронтка озатылачагыбызны әйтеп чыгыш ясады, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, дип теләк теләде. Аннары һәр 10 кешегә бер винтовка бирделәр, ләкин патроннар бирмәделәр. Алгы сызыкта сезне тулысынча коралландырырлар, диделәр. Аннары полкны товар поездына төяделәр дә, без көнбатышка киттек. Төрле станцияләрдә бераз туктый-туктый ничә көн барганбыздыр, беркөнне безнең эшелон туктап калды. Чираттагы станциядә туктаганбыздыр дип уйладык. Бервакыт вагонның ишеген ачып җибәрделәр. Ни күрик, ишек каршында баштанаяк коралланган немец солдатлары басып тора. Соңыннан билгеле булганча, ул чакта фашистлар Великие Луки шәһәре янында фронтны өзгәннәр дә һөҗүм итеп ерак киткәннәр, һәм безнең эшелон бара-бара шуларның тылына килеп кергән булып чыкты. Коралларыбыз булмагач, немецларга каршылык күрсәтә алмадык. Алар безнең полкны вагоннардан чыгардылар да, колоннага тезеп, концлагерьга алып киттеләр. Бер лагерьдан икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә-күчә, җәяүләп көнбатыш тарафка алып бардылар. Лагерьларда безгә ашарга пычкы чүбе кушып пешерелгән ипи һәм җилем (келәй) шикеллерәк ниндидер тәмсез баланда бирәләр иде. Юлда барганда, немецлар басып алган җирләрдәге авыллар аша үткәндә, авыл кешеләре безгә ипи кисәкләре, бәрәңге ыргыталар иде. Җиргә төшкән ул ризыкларны иелеп ала алсак, чүпрәктән үзебез теккән букчаларыбызга салып, атлавыбызны дәвам итә идек. Лагерьга барып җиткәч, бергәләшеп шул ризыклар белән тамак ялгыйбыз. Авылдашлар белән бер тирәдәрәк булырга тырыштык.

Латвия территориясендә безне бер концлагерьга кертеп яптылар. Берничә көн шундагы баракларда торганнан соң, лагерь уртасындагы мәйданга чыгарып, ике шеренга итеп тезеп бастырдылар. Мин озын буйлы таза грузин егете артына туры килдем. Аннары безнең саф алдында берничә немец офицеры һәм бер төркем гражданский кешеләр пәйда булды. Шуннан соң офицерларның берсе әсирләр алдына килеп, аларны игътибар белән тикшереп, сафның бер башыннан икенче башына таба бара башлады. Ул кайсыбер әсирләр алдында туктый, аларның тәннәрен капшый, кулларын карый, авызларын ачтырып, тешләрен тикшерә. Тазарак әсирләрне саф алдына чыгарып бастыра. Офицер теге грузинга да алга чыгып басарга кушты. Грузин артыннан мин дә, ни булса шул булыр, дип тәвәккәлләп, саф алдына чыгып бастым. Күпмедер кешене сайлап алгач, офицер безне, ягъни сайлап алынган әсирләрне, бер колоннага тезде. Шунда гражданский киемдәге кешеләрнең берсе килеп, безгә урыс телендә әкрен генә: «Шатланыгыз, сез исән калачаксыз. Сезне хәзер латыш алпавытларына эшләргә җибәрәләр», – диде. Шуннан соң мин үземнең барлы-юклы ризык салынган букчамны авылдашларга ыргыттым. «Кабат күрешмәсәк, бәхил булыгыз!» – дидем. Аларның берсе дә авылга әйләнеп кайтмады…

Мин латыш алпавытында ике елдан артык эшләдем. Аннары без – әсирләрне алпавытлардан кабат җыеп алдылар һәм, колоннага тезеп, тагын көнбатышка таба алып киттеләр. Башта Польшага, аннары Германиягә илтеп, концлагерьга кертеп яптылар. Сугыш беткәнче шунда тоттылар, төрле эшләрдә эшләттеләр. Күбесенчә тимер юл станцияләрендә вагон төяү-бушату эшләрендә эшләргә туры килде. Ашау-эчү юк дәрәҗәсендә, тәмам ябыгып коры сөяккә калдым, төрле йогышлы авырулар белән чирләп, аздан гына үлмәдем.

1945нче елның май аенда безне үзебезнең гаскәрләр килеп азат итте. Регистрация үткәннән соң укчы полк солдатлары сыйфатында бергә тупладылар, шуннан соң колонна белән туган илгә кайту ягына юнәлдек. «Сез сугышмыйча ял итеп яткансыз, җәяүләп кайтыгыз», – дип, безне бернинди транспортка да утыртмадылар. Германиядән җәяү кайттык…

Туган илгә кайткач та әсирлектә булганнарга яхшы мөнәсәбәт булмады. Сугышта катнашмадыгыз, дип, безне өйгә кайтармыйча Кузбасска шахтада эшләргә җибәрделәр. Андагы интегүләр, ач килеш авыр эштә эшләүләр… Бик күпләр, әсирлектән исән кайтып та, шунда үлделәр. Беркөнне шунда эшләүче бер якташка телеграмма килде, вафат булган әнисен җирләргә чакырып язганнар иде. Шул иптәш артыннан: «Аллаһ хакы өчен безнең авылга кереп чык, минекеләр дә шундый телеграмма җибәрсен, юкса мин моннан исән кайта алмам», – дип әйтеп җибәрдем. Телеграмма килде, шуннан соң мин берничә көнгә кайтып килергә рөхсәт алдым. Аннары инде Кузбасска кабат бармадым. Саулыгым булмауга сылтап, башка сәбәпләр табып, мең газап белән авылда калдым. Чыннан да, пычкы чүбе кушып пешерелгән ипи һәм башка шундый нәрсәләр ашап бозылган ашказаным бик авырта иде. Әсирлектә булганым өчен дә, шахтага бармаганым өчен дә әллә ничә ел буена районга тикшерүчеләр янына чакыртып тинтерәттеләр, сорау алып интектерделәр».

Безнең өйдә Муса Җәлилгә багышлап чыгарылган фотоальбом бар иде. Әти еш кына шул альбомдагы фотоларны карап утыра һәм: «Бу җирләрдә без дә булдык», – дип әйтә иде. Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повестен дә укып чыкты, әсирләрнең лагерь тормышы китапта бик дөрес сурәтләнгән, дип нәтиҗә ясады.

Әсирлектә булган кешеләрне озак вакытлар сугыш ветераны итеп танымадылар. Бары тик сугыш бетеп өч дистә ел вакыт үткәч кенә, аларга сугыш ветераны статусы бирелде. 1975нче елда аларны беренче тапкыр хөрмәтләп «Җиңүнең 30 еллыгы» медале белән бүләкләделәр. Ул көннәрне күрү бәхетенә әсирлектә булганнарның бик азы гына иреште шул. Туган илне яклап сугышканда яу кырында әсирлеккә эләккән совет солдатлары фашистларның «Освенцим», «Майданек», «Маутхаузен», «Шталак», «Дахау» кебек лагерьларында ачлыктан, авырулардан, көч җитмәслек авыр эштән кырылганнар, газ камераларында агулап үтерелгәннәр. Шул җәһәннәмнән исән кайта алганнары да туган илне сатуда гаепләнеп, кабат репрессиягә дучар ителеп, Сталин концлагерьларында, төрмәләрдә, күмер шахталарында, алтын рудникларында һәлак ителгәннәр.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң». Дистәләрчә миллион кешене сугыш утына кертеп һәлак иткән, аларның гаиләләрен иксез-чиксез газапларга, хәсрәт-кайгыларга дучар иткән сәясәтчеләргә, дәүләт җитәкчеләренә Аллаһның ләгънәте төшми калмас. Ил башлыклары үткәннәрдән гыйбрәт алырга, халык кайгысын үз йөрәге аша үткәрергә өйрәнсен иде.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии