Олы йөрәкле әнием

Әти белән әнине кунакка алып килдек. Яшьләре җир җимертеп эшләрлек булмаса да, авылда берәү дә кул кушырып утырмый инде. Әти иртәдән кичкә кадәр каралты-кура тирәсендә мәш килә, әнинең төп вазифасы – яшь ярымлык оныгы Гаделгә күз-колак булу. Менә шул эшләреннән аерып, аларны шәһәрнең ике бүлмәле фатирына кертеп утырттык. Әни беренче эш итеп машинага төрле төстәге җеп йомгаклары тутырылган капчыкны урнаштырды. “Эшсез торып булмас, булдыра алганча кыштырдатырмын”, – ди. Икенче сумкасында – пөхтәләп төрелгән дини китаплар. “Тәти апаңа Коръән чыгып бетәсем бар. Авылда Гадел ирек бирми, сездә тыныч булыр”, – ди. Әнинең планнар зурдан. Әтинең генә планнары юк. Китап киштәсендә китаплары күп. Телевизор карарга да ярата.

Шулай итеп, әти-әнинең шәһәрчә ялы башланды. Без көне буе эштә. Әнигә, иртән озатып калганда: “Ач тормагыз, суыткычны ача беләсең”, – дим. Кайтуга ачып карыйм – бернәрсә дә урыннан кузгалмаган. “Без чәйгә ияләнгән инде”, – ди әни. Кичке ашны бергә әзерлибез һәм озак кына өстәл артында гәп сатып утырабыз. Аннан телевизордан “Кармелитта” сериалы башлана. Аның артыннан “Время”. Мин иртәгәсе көнгә аш пешерәм, әни бәйли, ике Нәҗип (берсе әти, икенчесе ирем) кызып-кызып илнең сәяси тормышы турында бәхәсләшә.

Гриппның иң котырган чагы. Казаннан апа шалтырата: “Сездә булулары яхшы, авылдагылар авырый. Урамга чыкмаулары да әйбәт, артык кыстамагыз”. Әтине кыстасаң да чыкмый. Базарга алып барган идек, машинада утырып калды. Әнине шәһәр музеена алып бардым. Анда Санкт-Петербургтан килгән “Шок” күргәзмәсе бара. Монда исерек, наркоман ата-анадан туарга тиешле куркыныч гарип балалар, төрле органнардагы яман шешләр урнаштырылган. Озак еллар участок больницасында эшләп, төрлесен күргән кеше булса да, әни күргәзмәдән авыр тойгылар белән чыкты. “Менә дөньяның хикмәте. Тыелганнан тыела белмәүнең нәтиҗәсе инде бу. Алланың каргышы”, – диде ул ачынып.

Кунак булгач, әнигә ашарга да пешертәсе килми. Шулай да беркөнне аш пешерергә кушып калдырдым. Әле үзебезнең катка менеп җиткәнче үк борынга, әни әйтмешли, лепердәп кенә пешкән аш исе килеп керде. Иренмәгән, токмач кискән, гади түгел – шакмаклы. Безнең авылда токмачны озынча итеп түгел, шакмаклап кисәргә яраталар. Озынчасы кашык кырыеннан шуып төшә, ә монысы – юк. Әти дә озынча токмакчны бик өнәп бетерми, “Борынга суга”, – ди.

Озакка дип килсәләр дә, атна-ун көннән кайтасылары килә башлады. Бәйрәмнәргә кадәр түзегез инде дип күндердек. Әнинең бәйләгәнен карап утыруы да җанга рәхәтлек бирә, балачакка алып кайта. Искесен сүтеп, яңа өй салып керсәк тә, күңел балачагым узган зур ак мичле агач өйне сагына. Мичтә пешкән чикмәнле бәрәңгене тоз салынган сөткә манып ашаган чагымны сагынам. Мич башына киптерергә дип җәелгән урман чикләвеге күз алдында тора. Мич морҗасына кулны тыгып оек ману, мичтән көл алу, карда аунап лычма су булган киемне, киез итекләрне киптерүне, әнинең мич казанында корт (тура) кайнатуын онытып буламыни?! Ә шулай да мич белән иң тәмле ядкарем: кышкы кичләрдә зур мичтә янган утын җылысында оеп, утка карап утыру. Әти әле эштән кайтмаган, мал-туар инде каралган, минем дәресләр әзерләнгән. Әни шәл йә бияләй, носки бәйли, ә мин утка карап утырам. Өй эчен илаһи тынлык баскан. Бары тик ара-тирә утын янган тавыш кына ишетелә. Кышка кергән саен күз алдыма шушы күренеш килеп баса. Их, шуның бер мизгелен генә кире кайтарып булса икән ул!

“Быелгы кебек кышның күптән булганы юк иде. Җелеккә үтә торган суыклары, әче җилле, буранлы көннәре белән хуҗалыгында хакимлек итте кыш. Шаян да инде бу Кыш бабай, һай, наян! Ә шулай да мин аннан һич курыкмыйм.

Үтәли җилне башым белән “сөзеп”, алга атлыйм. Кулларым да туңмый. Чөнки мин әниемнең кәҗә мамыгыннан бәйләгән бияләйләрен киям. Кулларым туңмый, чөнки аларда әнием кулларының җылысы бар. Чөнки аларны әнием ерактагы якты йолдызы – яраткан кызы өчен дип, әти белән сөйләшә-сөйләшә, бәйләгән. Ул бияләйләрне бәйләгәндә әнием: “Кызымның куллары өшемәсен, күңеле дә, шушы бияләйләрдәй йомшак, җаны җылы булсын. Аларны кулга алган саен туган авылын, үскән йортын, әти-әнисен, туганнарын искә төшерсен, алар кызыма туган җирнең якты хатирәсе булсын, сау-сәламәт, рәхәт яшәсен”, – дип теләк теләгәндер.

Әнә шулар хакында уйлыйм да мич каршында бияләй бәйләп утыручы әниемне күз алдына китереп елмаеп куям. Ә кулларым… Ә кулларым аның кытыршыланып беткән, әмма минем өчен һәрвакыт йомшак, назлы кулларын тойгандай була.

Ишектән килеп керүгә беренче сүз итеп: “Гадел!” – дип кычкыра әни. Олы яктан алпан-тилпән килеп, Гадел чыга, ләкин әбисе белән бабасына ятсынып кына карап тора. Ун-унбиш минут үтте микән, ул инде әбисенең алдына менеп кунаклаган иде. Аннан бабасына сырышты. Бу минутларда әти белән әнидән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен.

Бигрәкләр дә сагындым улымны. Үләм дип торам, – ди әни.

Аның шушы сүзләреннән соң хәтердә бер вакыйга яңара.

Авылдан телеграмма алдым: “Әни авырый, тиз кайтып җит”. Тәнем буйлап эссе йөгерде. Тораташ кебек басып калганмын.

Машина алга элдерә. Әле таң атып кына килә. Юлда машиналар бик сирәк очрый. Кабина эчендә авыр тынлык хөкем сөрә. Ул болай да каткан күңелгә тагын да катырак басым ясагандай була.

– Исән микән? – дим. Үз сүзләремнән үзем куркып куям. – Исән, нишләп исән булмасын, ул бит әле бик яшь. Аннан соң мине, ерактагы якты кояшын күрми китә алмый ул. – Үзем белән үзем шулай сөйләшеп барам.

Машина тавышына каршы алырга чыккан Нурия апамның күзләренә сораулы карашымны юнәлтәм. Шөкер, бар да тәртиптә, чыннан да, әнием авырып кына киткән.

– Зинһар, елама, аңа дулкынланырга ярамый, кан басымы күтәрелә. Минут саен сине сорый, – дип кисәтә ул.

Әни олы яктагы диванда ята. Мин, чишенеп тә тормастан, аның янына керәм. Сүзләр кирәкми: икебез дә елап җибәрәбез.

– И кызым, сине күрми калам дип курыктым. Бигрәкләр дә еракка киттең дә, кайта да алмыйсың.

– Менә кайттым бит, әни…

Әйе шул, ерак кителде туган нигездән. Бөтенләй нәсел-ыруыбыздан бер зат булмаган Түбән Кама якларына алып ыргытты мине язмыш. Бер килеп төпләнгәч, инде яңадан юл тузаны кагасы килмәде.

– Савыгам болай булгач, кызым, савыгам. Апаң да шулай ди. – Әни минем кулларны нык итеп кыса. – Тик торырга гына ярамый диләр әлегә.

– Ник, тормасана.

– Чәчәкләремне утыртып бетерергә кирәк иде. Рәтен белеп утырта алырсыз микән? Алайса, беренче сентябрьгә урам балаларына бирердәй чәчәкләрем дә булмас.

– Син һаман шул чәчәкләр турында уйлыйсың икән…

– Аңламыйсыз шул, яратам мин чәчәкләрне, сезне яраткан кебек.

Әйе, үземне белә башлаганнан бирле, әниемнең чәчәкләр белән мәш килүен хәтерлим. Кечкенә генә яшелчә бакчасында әллә нинди чәчәкләр үстерә ул. Ахирәте Җиһан апа белән ярыша-ярыша чәчәкләр үстерәләр иде: кемнең нинди чәчәге матуррак, кайсысыныкы эрерәк… Өйдә дә гөлләр күп безнең. Әле яңа йорт салып кергәнче, бер яклы өйнең тәрәзә төпләре генә түгел, комод өстендә дә гөл чүлмәкләре белән тулы булыр иде. Өй юа башлагач, шул чүлмәкләрне ишегалдына ташып җан чыга иде. Әле бит аларның яфракларына кадәр сөрттерә әни.

Чисталыкны, пөхтәлекне ярата ул. Хәтерлим, идән юганда, иренеп, карават асларын калдырсаң “пешерә”. Кулдан тотып бер эш тә өйрәткәнен хәтерләмим. Вакыты да җитмәгәндер инде. Үз тормышында ике йорт җиткереп кергән бит алар. Беренчесен әтиемнең әтисе Фатыйх бабай салган. Әниләрне башка чыгарган. Ул вакытта мин булмаганмын әле. Икенчесен, шлактан салынганын, мин 6нчы класста укыганда сала башладык бугай. Барысына да каян акча җиткерде икән дип бүген дә баш ватам. Хәер, авылда тик тору юк инде ул, хәтта балаларга да. Җәйгә керүгә алма бакчасында эш кайный башлый: кура җиләге, карлыган, крыжовник, чия, алма җыябыз. Рәхәт түгел, тик әни кушкач, кая барасың инде. Кызлар гына түгел, бу эшкә малайлар да җәлеп ителә. Көзгә кереп, бакча эшләре тәмамлануга, кич утырып, шәл бәйләү сезоны башлана. Юк, мин шәл бәйләмәдем. Әллә әни өйрәтмәгәнгә сөенеп, телемне тешләдем микән, әллә инде әнинең безне чиләндерәсе килмәгәнме, мәҗбүриләп шәл бәйләргә өйрәтмәде. Аның каравы, мамык язу, шәл җебе өчен оек сүтү эләкте. Менә шулай төн йокыларын калдырып, безне, биш баланы, аякка бастырган инде ул.

Өйдә эш кушу дигән нәрсәне хәтерләмим. Ике апам, абый инде авылдан чыгып киткән иде, өйдә олы бала булып мин калдым. Шуңа күрә су ташу, идән юу, кер уу кебек эшләр үз чираты белән башкарыла иде. Ипине исә мәктәптән кайтышлый ук алып кайтырга күнегелде.

Әйбәт укыдым, әмма усал да идем. Шундый бер вакыйга хәтергә сеңеп калган. Әни мәктәптән җыелыштан кайткач миңа:

– Бүтән мәктәпкә бармыйм. Укытучың: “Нурисәгә малай булып кына туасы калган”, – дип бөтен кеше алдында хур итте, – ди. Шулай да орышмады да, тиргәмәде дә әни мине ул чакта.

Әйе, шул кыюлыгым аркасында 10нчы класста укыганда ук университетның әзерлек курсына укырга кердем. Әни каршы килмәде, курслар өчен 15 сумны да жәлләмичә бирде. Имтиханнар биреп кайткач, “Кердеңме соң?” – дип кенә сорады. Уңай җавап ишеткәч, эшен дәвам итте. Мин дә, өстемне алышып, эшкә алындым.

Үпкәләгән чакларым күп булды әнигә. Инде ни өчен икәнен хәтерләмим дә. Ул чакларда ул:

– Әниләрнең кадерен үзегез әни кеше булгач аңларсыз әле, – дия торган иде.

Хак булды. Үзем әни булгач, әнинең бу сүзләрен еш искә алдым.

– Ана йөрәге олы ул, барысын да сыйдыра, барысын да гафу итә, – дигән сүзләре әле дә колакта яңгырый.

Мин бала табуга ук, әти белән әни килеп җиткәннәр иде. Төянеп килгәннәр. И, ничек сөйгән иде ул чакта әнием кызымны. Студент кына идем әле, яшь идем, күп нәрсәне аңламаганмындыр да. Имтиханнар вакытында, чакырмасам да, әни эштән сорап, оныгын карарга килде. Аның олы йөрәкле ана булуына әнә шунда тагын бер кат инандым. Икенче тапкыр, миңа катлаулы операция ясаганны белеп, бөтен йортны ике ир-ат кулына тапшырып, ул Түбән Камага килде. Больницада әни белән апамны күреп, исем китте.

– Берәр нәрсә булды мәллә? – дип сорыйм.

– Менә хәлеңне белергә килдек әле, – ди әни. Алар кайтып киткәч, палатама мендем дә, күңелем булганчы еладым. Мин дә әнием кебек шундый олы йөрәкле, сизгер күңелле әни була алырмын микән дип озак уйланып яттым.

Журналист булырга теләвемне дә тыныч кабул итте әни. Хәзер уйланам, нигә элегрәк язмадым икән аның хакында?! Башка әниләр кебек үк гади әни дип уйлаганмындыр инде. Ә бүген шул хатамны төзәтергә тырышам. районының Шушмабаш авылында әтием Нәҗип, энем Рәшит, килене Гөлнар, оныклары Алсинә һәм Гадел белән бергәләшеп яши алар.

Менә шундый гади, шул ук вакытта исемен алтын хәрефләр белән язарлык кеше ул әнием Венера!

Нурисә ГАБДУЛЛИНА-ФАТЫЙХОВА

Олы йөрәкле әнием, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии