Юллар чатында

(булган хәл)

Юллар чаты. Берсе уңга илтә: тормыш – көрәш ул, ди. Икенчесе сулга өнди: , – афәт ул дип, эндәшә. Өченчесе уртада – дин һәм мәгыйшәт юлы, дип атала.

Менә шушы юллар чатында өч дус, өч классташ очрашты. Аларның өчесен дә кайсы юлдан китәргә, дигән сорау борчый. Кайсы юлдан китсәк, үз юлыбызны табарбыз, дип уйлый алар.

Сөйләштеләр-киңәштеләр, тик төпле бер фикергә килә алмадылар. Шуннан соң өчесе өч юлга китәргә булды.

Дөрестән дә, тормыш – көрәш ул, тормышта көрәшсез генә бернәрсә дә бирелми. Илдарга бу юлда бик аяусыз көрәшергә туры килде. Югары уку йортына керергә уйлады ул, ләкин бу план барып чыкмады, егет конкурстан үтмәде. Нишләргә? Авылга кайтырга да оят. Озак уйлаганнан соң, Илдар төзелешкә эшкә урнашты. Аның бит әле торырга урыны да юк, ә төзелештә эшләгән кешеләргә тулай торактан урын бирелә. Бик яхшы эшләде Илдар. Аның тырышлыгын, бөтен эшкә кулы ятып торуын күрделәр. Бер ел эшләгәннән соң, ул төзелеш институтының кичке бүлегенә укырга керә алды. Көндез төзелештә эшләп, кичен уку бик авырга туры килде, ләкин егет бирешмәде. Мондый тырышлык нәтиҗәсез калмады. Илдар институтны тәмамлады, аны үзе эшләгән төзелеш участогында прораб итеп күтәрделәр.

Тормыш юлы турында сөйләргә яратмый Илдар. Ләкин аның өчен бер нәрсә ачык: гомер ике килми, шуның өчен үкенмәслек итеп яшәргә кирәк.

«Наркомания, эчкечелек – афәт»дигән юлдан киткән һәм кая барырга, нишләргә белми йөргән Илсурны беренче очраган егет үзләренә алып китә. Барып керсәләр, өй тулы егет-кызлар, өстәл ризыктан һәм эчемлекләрдән сыгылып тора, туган көн уздыралар. Илсурны кыстый-кыстый сыйлый башлыйлар. Көне буе ашамаган һәм арыган егеткә шул җитә кала: ул исереп егыла. Икенче көнне дә, өченче көнне дә шул хәл кабатлана. Дүртенче көнне тәмам аңгырайган Илсурның күз алдына әнисе килеп баса: «Нишләдең син, улым?»– дип тилмереп сорый ана. Башта Илсурның йөрәге чәнчеп ала, аннан соң башына нәрсә беләндер бәргән кебек була, аңын югалта.

Илсур икенче көнне хастаханә палатасында аңына килә. «Юк, болай ярамый, мин үз тормышымны үзем сазлыкка өстерим бит. Ике дә уйламыйча бу хәлләргә нокта куярга кирәк», – ди ул һәм шулай эшли дә. Хастаханәдән чыккач та туры авылга әти-әнисе янына кайта һәм шунда үз урынын таба. Илсур хәзер алдынгы механизатор, аны авылда барысы да хөрмәт итә. Үткәннәр турында сөйләшеп утырганда ул: «Мине әнием генә коткарып калды, ана йөрәге бөтенесен дә белеп-сизеп тора икән, без аларга гомер буе рәхмәтле һәм бурычы», – ди.

Өченче егет – дин һәм мәгыйшәт юлыннан киткән Илдусның тормышын сез, мөгаен, сөйләмәсәм дә тоясыздыр. Чөнки дин юлы ул – иң саф, иң шәфкатьле юл. Ул кешеләрне бер-берсенә карата ихтирамлы, игътибарлы, ярдәмчел һәм игелекле булырга өйрәтә. Чисталык, намуслылык, гаделлек – диннең төп асылы.

Илдус та шундый булды. Казанда «Мөхәммәдия»мәдрәсәсен тәмамлады. Мәчеткә имам итеп билгеләнде. Белемле, гадел һәм намуслы булганы өчен халык та бик ярата һәм хөрмәт итә үзен.

Сабантуйларда өч дус – өч классташ очрашалар, яшь вакытларын сагынып искә төшерәләр. Гомернең бер генә килгәнен, тормышның мәгънәсен аңлап, үткәннәр өчен үкенмәслек итеп яшәргә кирәклеген ассызыклап куя алар.

Роза ӘХМӘДУЛЛИНА,

Арча районы, Алга-Көек авылы.

Үзеңнеке кебек итеп аша

Ул елны (ничәнче ел икәне, тәгаен гына истә дә калмаган), Гаптери абзыйларның кызлары бик күп итеп бәбкә чыгарган иде. Без, авыл малайлары, бу чаклы күп бәбкә, каян чыкты икән дип, баш ватып әллә инкубатордан да алып кайтып куштылар микән дип, уйлап йөргән идек. Хәмдебану ападан сорашкач кына, үзләренеке булуын белдек.

Инде җәй аеның соңгы көненә дә якынлашкан идек. Иген кырларында да эшнең уттай вакыты. Агачлардагы яфракларның алтын-сары, хәтта кызгылт төскә керә башлаган мәле. Хәмдебану апа көн дә казларын буага куып төшерә, ә кич җитү белән Гаптери абзый алып кайтып ябып куя. Һәм шулай көн артыннан көн үтеп, каз бәбкәләренең дә күзгә күренеп үсеп, канат-каурыйлары да күренә башлады.

Ә аларның ата казлары гына да ни тора. Ул авылга гына түгел, тирә-якка да бердән-бер, үзләренең капка төпләренә чыгып, канатларын җилпеп (җырны башлар алдыннан тамагын кырган җырчы кебек) каңгылдап, бер кычкырып җибәрсә, түбән оч Гыйлембикә әби һичшиксез, йокысыннан сикереп торып утырганын сизми дә кала. Аның гәүдәсе генә дә башка казлар белән чагыштырганда, әллә кайсы ягы белән бик нык аерылып тора.

Күр әле син! Атаклы рәссамнар ясаган картиналардагы аккош диярсең.

Ниһаять көзге чакырылыш та башланды. Инде солдатка китәсе егетләр, кич белән гармун тартып, урам буйлап җырлап та уза башладылар. Шундый матур кичләрнең берсендә, мал-туарлар көтүдән кайтып беткәч, көндәгечә, Гаптери абзый казларын алып кайтырга дип буага төште.

Ерак түгел генә су буенда үсеп утырган өянке, куак янында берничә «некрут»(солдатка китәсе егет) кызып-кызып нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде. Гаптери абзыйны күрүгә, ерактан ук танып, «некрутлар»арасыннан озын буйлы, тазарагы аның янына килеп, кул биреп күреште, учак янына алып килде. Иртәгәсен китәсе солдатлар, безнең исәнлеккә диеп, бик нык кыстагач, җәһәт кенә «шайтан суын»күтәреп тә куйды.

Шуннан соң Гаптери абзый йомшап китте, учакка мул итеп чыбык-чабык өстәп җибәрде. Озак көттерми генә күмере төшеп, әзер дә булды. Әллә «шайтан суы»башын ныграк әйләндереп җибәрдеме? Гаптери абзый янында утыручы «некрутка»эндәшеп:

– Әйдәле энекәш!

– Арадан симезен, олысын эләктер, – дип үзе дә каз тотарга булышты.

Ата казның муенын борып, эчәкләрен чистарткач, кызыл балчыкка буяп, учактагы күмергә күмеп тә куйдылар.

Гаптери карт казларын тиз генә кайтарып ябып, Хәмдебану карчыгы күргәнче дип, су буена йөгерә-йөгерә төшеп тә китте. Аның төшүенә, каз пешеп җитешкән иде. Учактан алып «шайтан суы»белән бергә капкалап, бик тәмләп ашадылар, әле арадан берсе Гаптери абзый, тартынып торма инде:

– Үзеңнеке кебек итеп аша, – дип тә әйтеп җибәрде. Гаптери абзый аның сүзләрен ишетмәмешкә салышып, бер сүз дә әйтмәде.

Икенче көнне, таң беленгәч, бик каты башы авыртып, авызы кибеп Гаптери абзый уянып китте. Карчыгы, ул торганчы сыер савып, көтү куып, казларын буага төшерергә дә җитешкән иде. Кич җиткәч, гадәттәгечә, Гаптери абзый казларын урыннарына кайтарып ябып куйды. Ләкин казлар арасында, тирә-якта дан тоткан, «знаменитый»ата каз гына юк иде инде. Аны-моны эндәшми генә Гаптери карт та өенә кереп китте.

Өченче көн дә килеп җитте, алсуланып кына таң атты. Хәмдебану көндәлек эшләрен бетергәч, казларын абзарларыннан чыгарып, капка төпләренә килеп җиткәндә, һушыннан язып егылам дигәндә, капкалары баганасына чак тотынып кына калды. Чөнки авылда дан тоткан ата каз, башка казлар арасында юк иде. Бераз хәл алганнан соң, Хәмдебану һушына килеп, бар көчен җыеп, картына эндәште:

– Гаптери дим, Гаптери! Күр әле син, әллә инде ата казыбызны төлке-фәлән чәлдеме? – дип кенә әйтә алды.

Ә ул «төлке»– Гаптери карт үзе иде. Бер көнне, үз ихаталарында, нәрсәдер эшләп йөргән вакытта, Гаптери абзый кинәт кенә хәле бетүен сизепме, өйләренә кереп китте, шул керүдән соң, бүтән торып чыга алмады. Сөекле Хәмдебануын, бөтен казлары, мал-туарлары белән калдырып, бу якты дөньядан китеп барды.

Күрше булып яшәүче, Габдрахман малаеның, солдат хезмәтеннән күптән түгел генә кайткан чагы иде. Хәмдебану Гаптери картның «некрутлар»белән бергәләп, ата казын ашаганнарын, ул сөйләгәч кенә белде.

Рим ГАФИЯТУЛЛИН.

Азнакай шәһәре.

Комментарии