- 13.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Чапшар сигезьеллык мәктәбендә укыган 1970-1972нче еллар иде микән, мәктәптә шундый сүзләр таралды: имеш, безнең мәктәпкә Илдус исемле бик атаклы лектор-международник киләчәк. Ул шундый яхшы иттереп сөйли, ди, белмәгән әйберсе юк, бик белемле кеше, ди. Әле җитмәсә, безнең авылның Гөлбәгъдә апаның улы да, ди. Без аптырап калдык.
Болай зурлап, Чапшар мәктәбендә укыганда ике генә кешене сөйләгәннәр иде. Аның икенчесе – Пүскән авылында туган, хәзерге вакытта Чапшарда яшәүче кадерле укытучыбыз Тәгъзимә апаның абыйсы Борһанов Сәлим абый иде. Аны да бик белемле, урыс телен су шикелле эчә, дип, шулай зурлап сөйләгәннәр иде.
Илдус абый чыннан да бик кызыклы лекция сөйләде. Без аптырап, кино артистларын караган күк сокланып, аның һәрбер хәрәкәтен күзәттек.
Юнысов Илдус Зөбәер улы 1939нчы елның 15нче февралендә Чапшар авылында туган. 1957нче елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. 1961нче елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Тиздән матди кыенлыклар аркасында читтән торып укуга күчә һәм укытучы булып эшли башлый. Аңа Чутай, Сәрдек һәм районыбызның башка мәктәпләрендә эшләргә туры килә. Шушы елларда ул үзен халык арасында агитация-пропаганда эше остасы итеп таныта. Аның лекцияләрен авылларда көтеп алалар, пропагандист буларак, аның дәресләре башкалар өчен үрнәк була. Тырышлыгын күреп, 1968нче елда аны КПССның район комитеты аппаратына алалар. Ул агитация-пропаганда бүлеге инструкторы, шушы бүлекнең мөдире була. 1968нче елда университетны тәмамлап, диплом ала, әмма белемен күтәрүне дәвам итә – 1982нче елда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы марксизм-ленинизм университетын, 1987нче елда республика лекторлык осталыгы университетын тәмамлый. Район лекторларының һәм пропагандистларының остазына әверелә.
Шушы елларда И. Юнысов район һәм республика матбугатында тормышыбызның актуаль проблемалары турында мәкаләләр, районыбыз тормышы, аның кешеләре турында матур язмалар белән катнаша башлый.
И. Юнысов районыбыз тарихын барлау, туплау һәм халыкка ирештерү буенча гаять зур хезмәт башкарды. Шуның белән район халкының тирән хөрмәтен казанды.
Илдус абый тырыш хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен берничә мәртәбә КПСС өлкә комитетының, Татарстан АССР Министрлар Советының, район җитәкчелегенең, республика һәм район газеталары редакцияләренең күпсанлы Мактау Грамоталары белән бүләкләнде. 1990нчы елда И. З. Юнысовка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Илдус абый 1995нче елның 1нче маенда йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булды.
Илдус абыйның әнисе Гөлбәгъдә апа да Чапшарыбызда 1989-2008нче елларда абыстай булып торды. Без зиратка барып әти-әни, туганнарның, авылдашларның каберләрен караганнан соң, Гөлбәгъдә апага сәдака биреп, догалар укыта идек. Ул бер кечкенә генә өйдә торды, авылыбызга, кешеләргә күп яхшылыклар эшләде, гомерен ислам динен күтәрүгә, үстерүгә багышлады. Илдус абыйның да, әнисе Гөлбәгъдә апаның да исемнәре авылыбыз Чапшар, районыбыз Балтач тарихына алтын хәрефләр белән язылган.
Гөлбәгъдә апаның әнисе – Сәмигулла кызы Гарифәбану (бигрәк матур исемле булган), әтисе Ярулла улы Әсәдулла. Әсәдулла бабайны мин үзем дә күреп калдым. Шулай булгач, бу нәсел авылда Әсәдулла бабай нәселе дип атала. Безнең Чапшарны икенче төрле бит «Пүгәчләр» дип тә атыйлар. Бу нәсел – шул Пугачев заманыннан ук килгән батыр рухлы, кыю, көчле, данлыклы нәсел.
Патша хөкүмәте боерыгы белән 1748нче елларда Казан өязендәге татар авылларындагы мәчетләрне җимерәләр. Шул елларда безнең Чапшар авылындагы мәчет тә җимерелә. Күпме көч түгеп төзегән мәчетеңне җимереп атсыннар әле!? Шуңа күрә 1773-1775нче еллардагы азатлык көрәшендә – «Пугачев восстаниесе»ндә Чапшарларның катнашуы юкка гына булмагандыр.
Әсәдулла бабайның балалары: Гөлбәгъдә, Мөслимә, Мәхмүт, Мөнирә, Нурания. Әле Мәсхүт исемле улы да булган, сугышта үлгән. Сәйдәбану исемле кызы һәм тагын бер улы туган, алар бала вакытта ук вафат булганнар.
Күршебез Нурания апаның кызы Тәскирә замандаш менә миңа нәрсәләр язып җибәрде: «Гөлбәгъдә апа һәрвакыт шат күңелле, актив булды, беркайчан да зарланмады, беркемне дә яманламады. Менә шундый шәп кеше иде ул. Авылыбызның имамы булып торган Бәдыги абыйны да (нигәдер аны «кара Бәдыги» дип йөртәләр иде) кадерләп карап, соңгы юлга озатты.
Мин аны 90 яшендә дә дәвалап йөрдем әле. Бик каты суык тиде аңа, терелмәс инде бу, диючеләр дә булды. Ул савыкты. Гәрчичник куярга чыга идем кич белән янына. Намаз укыганын аңа терәлеп утырып тыңлый идем, шул кадәр рәхәт иде!» – дип искә ала ул. Бу язмамны язарга булышканнары өчен Тәскирә белән Азат күршеләремә зур рәхмәтемне белдерәм!
Хәзерге вакытта Әсәдулла бабайның ике кызы – минем кадерле күршеләрем Нурания апа белән Мөнирә апа исән-саулар. Мин аларга башымны иеп, кайнар сәламнәремне җибәрәм. Алар икесе дә миңа газиз әнием кебек бик кадерлеләр, бик якыннар! Зур рәхмәт сезгә барысы өчен дә!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре
Комментарии