Кайсына ышанырга?

Кайсына ышанырга?

«Безнең гәҗит»нең 8нче сентябрь санында (№ 35, 2021 ел) М.С. Горбачевка багышланган капма-каршы фикерле ике мәкалә бастырылган иде. Берсе – Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән Хаҗи Әхмәтҗановның «Горбачевка яла ягудан туктыйсы иде» дигәне, икенчесе – Казаннан Әхтәм Мөхәммәтҗановның «Кем соң ул Горбачев?» дигән язмасы. Икенче язмада илдә барган гаделсезлекләр өчен Горбачев яманлап телгә алына.

Хаҗи агайның язганнары белән килешми мөмкин түгел. Ул үзенең бөтен гомерен журналистикага багышлаган, зур газеталарның баш мөхәррире булып эшләгән абруйлы кеше. Өлкән яшьтәге кеше буларак та безгә караганда күбрәк белүче минем таныш журналистым ул. Без аның белән гел элемтәдә, сөйләшеп торабыз.

Мин үзем дә өлкән яшьтәге (85 яшь) кеше буларак, Лениннан башка булган ил җитәкчеләре заманында яшәп, аларның эшчәнлеге белән кызыксынып яшәдем. Шулар арасында күңелгә иң ятышлысы М. С. Горбачев иде. Ни өчен дигәндә, аның заманында мин үземне тулы хокуклы кеше итеп хис итә башлаган идем. Ул хәзергеләр шикелле урлап яшәмәде, намуслы җитәкче иде. Ул идарә иткән елларда сүз иреге барлыкка килеп, курыкмыйча үз сүзеңне, фикереңне әйтә алу мөмкинлеге барлыкка килде. Ил җитәкчеләренең күп еллар буена сер булып сакланган төрле явызлыклары да фаш булды. Сәяси тоткыннар, шул исәптән хаксызга төрмәгә утыртылган дөньякүләм зур галим Сахаров та иреккә чыгарылды. Репрессияләр туктатылды. Әфганстанда зур афәтләр тудырган сугышның туктатылуы гына да ни тора бит. Үзебезнең союздаш республикалар кан коймыйча гына ирекле булу бәхетенә иреште. Без дә шулар арасында булсак, әйтеп бетерә алмаслык зур шатлык булыр иде дә бит, юк шул...

М.С. Горбачев Татарстан белән Башкортстанга союздаш республика статусын бирергә җыенган көннәрдә, махсус рәвештә эшләнгән шикелле, ГКЧП килеп чыгуы безнең өчен аяныч хәл булды. Горбачев эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, берничә генә ел мөстәкыйльлек белән яшәү дәверендә череп беткән иске Казан урынында искиткеч матур яңа йортлар төзелеп, меңәрләгән гаилә бушка яңа фатирларга күченде. Яхшы юллар, күперләр, спорт корылмалары төзелде. СССР вакытында боларның берсе дә эшләнмәде бит. Шәһәр эчендә дә рәтле юллар юк иде.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң да, бөтен дөньяда коммунизм төзибез дигән әкият белән, аларның компартияләрен ашатып яту нигә кирәк булды икән? СССР вакытында безнең ил изоляциядә яшәде. Безнең халык чит илләрдәге бай тормышны күрмәсен дип, чит илләргә барырга, чит ил халкына безгә килергә ярамады. Советлар вакытында үзебездә җитештерелгән ит-сөт-майларны да үзебез ашый алмыйча, чит илләргә озатканнан соң, йөри алган кешеләр шул әйберләрне Мәскәүдән барып алып кайта иде. Кибеттә булган әйберне дә зур-зур чиратлар торып кына алып булган вакытлар онытылды микәнни? Бар халыкка юк инде, йөри алмаган сугыш ветераннарының өйләренә телефон кертү мәсьәләсе дә зур проблема иде бит.

Советларның яхшы яклары да бар иде, әлбәттә. Бушлай уку һәм бушлай медицина, эшкә урнашу проблемасы юк иде. Кайда эшләсәм дә, эшләгән җиремдә җитәкчеләр кешелекле, намуслы җитәкчеләр булдылар. Мин аларны гел искә алып, рәхмәтле булып яшим.

Хәзерге вакытта, эшләмичә баеган байлар заманасында, гади халык эшли торып та хәерче хәлендә яши. Конституциядә язылган законнарны бар дип тә белмичә, югарыдан барлыкка китерелгән хакимият вертикале аркасында халык мәнфәгатьләрен санга сукмыйча яшәү рәвеше хасил булды. Илдәге урыс булмаган халыкларны юкка чыгару хыялы – шулар арасында иң мәкерлесе. Моның белән берничек тә килешеп булмый. Сүз иреге һәм җитәкчеләрне тәнкыйтьләү тыелды. Конституциянең үтәлешен таләп итүчеләргә экстремист ярлыгы тагылып, суд юлларында йөртеләләр. Гаҗәп хәл түгелмени бу?!

Кыскача гына әйткәндә, советлар илендә яшәү шартлары яхшы булган, хәзер начар дип тә, киресенчә иде дип тә әйтә алмыйбыз. Советлар союзында бөтен халык диярлек бертигез хәерчелек шартларында яшәде. Шәхси машиналы кешеләр дә санаулы гына иде. Хәзергесе күз алдында.

Шахтада эшләп кайтканнан соң, миңа йорт сатып алырга кирәк иде. Бактың исә, Казан пропискасы булмаса, Казанда йорт сатып алу тыелган икән. Авылда яшәгән әнине ришвәт биреп пропискага кертеп, аның исеменә йорт сатып алдык. Әнинең үзен һәм абыйның гаиләсен пропискага керткәч, йортның мәйданы җитми дип, минем гаиләмне үзем сатып алган йортка пропискага кертмәделәр. Гаиләсез булсаң, үзең генә әниең янына пропискага керә аласың икән. Прописка булмагач, эшкә алмыйлар. Эшләмичә яшәп булмый. Судлашып, хатын белән аерылышмыйча гына аерылыштык. Әни янына пропискага район башкарма комитеты рәисенең рөхсәте белән генә керә алдым. Аннары яңадан үз хатыныма өйләнеп, пропискалы булып, эшкә урнашып яши башладык. Без алты балалы гаиләдә үстек. Барыбыз да өйләнеп, балалар тугач, шул йортта 16 кеше бергә яшәдек. 31 квадрат метрлы йорт мәйданын арттырып, өстәп салырга рөхсәт ителми. Фатирны эш урыныннан алыгыз, Әмәт бистәсендә күп катлы йортлар салырга планлаштырыла, диделәр. Совет чорының «ярамый», «рөхсәт ителми», «тыела» дигән законнарын Горбачев юкка чыгарып бетергәч кенә ярый башлады. Менә шулай булгач, ничек рәхмәт әйтмисең инде аңа.

Хәзерге вакытта Сталинны яклап, Горбачевны яманлау белән килешә алмыйм. Үз иленең тарихын белмәүчеләр генә шулай әйтә аладыр дип уйлыйм.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

 

Үч итеп язмадым

Гәҗитебезнең 28нче октябрь («БГ» № 43, 2020 ел) санында Рәфкать Ибраһимовның «Бәхәсле тема» дигән мәкаләсе басылган иде. Шуңа карата үз фикеремне белдерергә булдым. Рәфкать әфәнде ул сугышта безнең илнең 40 миллион, Германиянең 7 миллион югалтуы турында язган иде. Аның безнең яктан корбаннарны арттырыбрак күрсәтәсе килә. «Советская энциклопедия» сүзлегендә безнең илдән сугышта 20 миллион кешенең үлгәне күрсәтелгән. Ә 7 миллион дигәндә сүз бары немец милләтеннн булган кешеләр турында гына барадыр.

Рәфкать әфәндегә Хрущевны яманлау да ошамаган икән. Әйе шул, аның мактый торган яклары күп булды. Шәхес культын ачу өчен генә дә нинди тәвәккәл булырга кирәк бит. Аны белгәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Моңа халык кына түгел, үзе янындагы җитәкчеләр дә каршы килде. Аның үз авызы белән: «Без әле киләчәктә дворецлар да җиткезербез, әлегә кешеләрне түбә астына кертергә кирәк», – дигәнен үзем ишеттем. Ул йортлар үзләрен һичшиксез аклады. Лужков эксковарторга утырып, соңгы хрущевканы үзе иште. Бәлки, алай ук кирәк тә булмагандыр?

Кукурузга килгәндә. Аңарчы безнең андый үсемлекне күргәнебез дә юк иде. Шуннан бирле аны әле хәзер дә игәләр һәм мул уңыш алалар бит. Әйе, бездә ул чакта, һәрвакыттагыча, аның белән мавыгу булды. Кая туры килсә, шунда чәчтеләр.

Анысы Хрущевның да ярамаган яклары булмады түгел. Беркем белән киңәшләшмичә, октябрь пленумында ялгыш карарлар кабул итте. Башкаларның фикерен кабул итми, үзен мактаганны бик ярата иде. Чирәм җирләрне үзләштереп, миллиард тонна икмәк алынды алынуын, ә чыгымы күпкә артык булды. Халыкның шәхси хуҗалыгында мал асрауны тыеп, илнең барлык халкын диярлек үзенә каршы куйды. Пленум аны бертавыштан эшеннән азат иткәч, моның белән килешмәгән кеше бер дә ишетелмәде. Аның кыланмышларын ул вакытта яшәгән кешеләр әйбәт белә.

Рәфкать әфәнде Сталин заманында татарча укулар тыелмады дип яза. Мин татарча укып 8 класс тәмамладым. Ике ел латин графикасы белән дә укыдым әле. Ул вакытта укытучылар олы кешеләрне, укый-яза белмәүчеләрне җыеп та укыттылар.

Рәфкать әфәнде, сугаштан соң баздан бәрәңгене, абзардан малларны алып чыгып китү булмады. Болары аның колхозлашу елларында булды. Бәрәңгене, суганны киптереп, фронтка җибәрү булды. Аны: «Бабайның өен сүтеп алып, колхоз рәисенә бирделәр», – дигән сүз бик шаккаттырган икән. Мин язганны бит мине белгән кешеләр дә укый, ялганлый алмыйм. Бу да колхозлашу елларында булды. Халыкның сыерын да, атларын да үкертеп алып чыгып киттеләр. Мин үзем дә ул атларны җигеп, колхозда эшләдем. Атларны хуҗасының исеме белән атап йөрттеләр.

Рәфкать әфәнде сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы елларда, Сталин исән вакытта, авыл халкын колхозда бушка эшләтү турында: «Моны коллык дими, ни дисең?» дип яза. Ә мин алай димим. Фронтны без туйдырмасак, кем туйдырыр иде? Әйе, үлән, черек бәрәңге ашадык. Фронтка черек бәрәңге җибәреп булмый бит.

Аныңча, мәчет манараларын кискәнгә Сталин гаепле түгел икән. Сталин режимының явызлыклары җитәрлек булды. Дингә каршы басым, дин әһелләрен сөргенгә сөрү башланды. Авыл саен мәчет манараларын кистеләр. Моны Сталин кушмады бит, дип әйтәләр. Ләкин ул бит аны тыймады да. Тыю булмагач, үз-үзен күрсәтергә теләүчеләр һәрвакыт табыла ул.

Тагын шуны әйтергә кирәк. СССР дип, олы итеп әйтергә яратабыз дә, ул 22 миллион квадрат километр җирне үз эченә алган дәүләт әле төзелеп кенә килә иде бит. Ничек аны сугышка әзер булмауда гаепләргә? Чагыштырып карыйк, СССР булып җиткән илне җимереп, 30 ел эчендә нәрсә үзгәртә алдык яхшы якка?

Сталинны яклаучылар бер генә кеше түгел, алар күп бит. Аларның барысын да тиле дип санамагыз инде. Ике якның да үз дәлилләре бар бит. «Безнең гәҗит»тә дә аны бер як яклый, икенче як яманлый. Пәйгамбәребез (с. в. г.) әйткән: «Артык мактаучы кешенең йөзенә туфрак сибегез», – дигән. Ә яманлауда кайберәүләр Хрущевның үзен дә уздылар. Мисалга Казахстанның беренче секретаре булган Кунаевның сүзләрен китерәсем килә: «Мы отмечаем сороколетие Казахстана. В достижениях Республики есть большая заслуга партии, есть в этом личная заслуга Никиты Сергеевича. Вдруг Хрущев резко прерывает меня: «Почему вы ничего не говорите о Сталине? Сталин это главный организатор дружбы народов. Это забывать нельзя».

Мин бу язманы үч алу өчен дип язмадым, дөреслекне эзләү максатыннан яздым. Башка укучыларыбыз да үз фикерләрен белдерсеннәр иде.

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии