- 13.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мәңгелек белән чагыштырганда, кеше гомере бер мизгел генә. Шул мизгелдә дә адәм башлары ниләр генә күрми. Яшьлек җүләрлеге аркасында, чак кына үлми калган вакытларны сезгә дә җиткерәм. Яшь, тиле чак. Бу чорда акыл түгел, хисләр өстенлек итә. Шушы вакытларда ике тапкыр гашыйк булдым, ике мәртәбә чак кына үлми калдым.
Күрше авылда урта мәктәптә укыган вакытлар. Шул чорда бер егет артымнан йөри башлады. Шактый вакыттан соң, ул миңа гашыйк булуын белгертте. Билгеле, мин аның мәхәббәтен кире какмадым. Безнең мәхәббәт самими, саф, чиста иде. Уку, укылган китаплар, караган фильмнар турында сөйләштек, кошлар моңын, чишмә челтерәвен, агачлар шавын тыңлап, аңа сокландык.
Язгы бер шимбә кичендә клубка яшьләр уенына бардым. Уен беткәндә генә Ш. (мин сөйләшеп йөргән егет) ашыгып клубка килеп керде, як-ягына каранды да, бер кызга кул изәп, аның белән клубтан чыгып киттеләр. Минем күз алларым караңгыланды, клуб, андагы кешеләр әйләнә башлады, мин дә алар белән әйләнәм. Бераз вакыттан соң, аңыма килеп, урамга йөгереп чыктым. Чыксам, ни күрим: тегеләр икәүләшеп югары очка, кулга-кул тотынышып, китеп баралар. Шок хәлендә калып, гарьләнеп, нәфрәтләнеп, үксеп-үксеп еларга тотындым. Шул халәтемдә шаулап аккан елга ярына йөгерә башладым һәм, аны-моны уйламыйча, суга сикердем…
Аңыма килгәндә, хастаханәдә ята идем. Авыл читенә кадәр агып барганмын, ярый әле юлымда аркылыга ауган зур тал очраган, шунда тукталып торганда, клубтан кайтучы бер төркем яшьләр коткарган. Берсе минем суга сикергәнне күреп калган булган. Үпкәләр шешеп, бер ай дәвалангач, терелеп чыктым.
Егеттә гаеп тә булмаган. Туганнан туган сеңлесе абыйсыннан өйләренә озатып куюны үтенгән, чөнки үзе яратмаган бер егет артыннан йөргән булган. Шул егет белән очрашмас өчен, абыйсыннан озаттырган. Ш.нең (егетем) минем алда гаебе булмаса да, аралар суынды, теге көндә минем күңелемә нәфрәт уты кереп урнашып калды, шул хисне җиңә алмадым. Очрашуларга ашкынып тормадым, күрешкәндә дә теләр-теләмәс кенә сөйләштем. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем. Шәһәргә артымнан килгән иде, сөйләшмәдем. Шулай итеп, аралар өзелде…
Казанда үзем белән бергә укучы егет белән таныштым. Дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелгәч, өйләнештек. Ирем яшәгән районга кайтып, укытырга урнаштык. Матур гына яшәдек. Ирем бик чибәр, кызлар аның янында чуалалар иде. Ул башта аларга әллә ни игътибар итмәде, шулар арасыннан берсе гел аның янында сырпаланды. Көнләшмәдем, тавыш чыгармадым, мин йөкле идем, әти булырга җыенган кеше (чөнки бик көтеп алган бала иде) хыянәт юлына басар дип уйламадым да. Укулар тәмамлангач, балабыз туар вакытлар якынлашса да, үзем яшәгән авылга кайтып килергә уйладык. Кайтып бер атна торгач, мин ир бала дөньяга китердем. «Бала бераз кулга тотарлык булгач, килеп алырмын», – дип, ирем китеп барды. Кайтыр юл ерак: поездда барасы, аннан соң автобуска күчәргә кирәк. Барысын да уйлагач, 1 атналык бала белән мин дә юлга чыгарга курыктым.
Бала матур гына үсеп килә, бер ай вакыт үтте, китәргә әзерләнә башладым. Иремнән хат килеп төште. «Өйләндем», дигән. Хатыны теге сырпаланып йөрүче кыз булып чыкты. Баскан җиремнән җир убылып төште һәм мин дә тирән упкынга тәгәрәдем. Бала тавышына күземне ачсам, идәндә ятам икән. Ике дә уйламадым, нәрсәдер уйларлык хәлдә түгел идем, кулыма бау алып, лапаска чыктым. Үз эшемне эшләп бетергәндә, әни лапаска килеп кереп, мине коткарды. Өйгә алып кереп, шулкадәр нык яңаклады, күземнән көлтә хәтле ут чыкты. Кулыма баланы тоттырды да: «Менә кем өчен, балаң өчен яшә», – дип, дулап, өйдән чыгып китте. Кулыма баланы алгач, сабый өстенә күз яшьләрем елга булып акты. Әнигә мәңге рәхмәтлемен. Минем бу күз яшьләрем шатлыктан иде, исән калуыма, баламны яңадан күрә алуыма сөендем.
Ялгышлар, аны-моны уйламыйча кылган гамәлләр, үкенүләр… Кешегә гомер бер генә бирелә бит, ул да бик кыска. Шушы Ходай биргән гомерне кешечә, үкенмәслек итеп яшәргә үзеңдә көч табарга, аның өчен бик тырышырга кирәк икән, ләбаса…
Авырлык белән булса да, улымны үстердем, тәрбияләдем, укыттым, гаиләле иттем. Хәзерге вакытта җитәкче урыннарда эшли. Улымның рәхәтен күреп яшим. Ниндидер эш башкарганчы, башта мең кат уйларга кирәклеген олыгайгач кына аңладым.
Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА,
Чирмешән районы, Керкәле авылы.
Комментарии