Хәзер бар да башкача

Яшь чагында малын да, тавыгын да, казын да асрадык. Фермада эшлим, элек яңа чыккан чебиләрне урамга китереп саталар иде. Мин дә алдым, үземнең эшкә барасы бар. Тәрәзә төбенә кояшка куйдым да, кайткач урын ясармын, дип эшкә киттем. Эштән кайттым, чебиләрнең берсе дә юк. ашагандыр боларны дисәм, исем китте: карават янында мәче сузылып яткан, барлык чебиләр аның өстендә, кырында җылынып яталар. Чебиләрне җыеп алдым да песиемне үбә-үбә сөйдем. Менә нинди акыл иясе ул.

Элек авылда каз да өйдә утыра, бәрәннәр дә, бозау да – бар да өйдә асрала иде. Иртән сәгать бишенче яртыларда саварга тордым. 8 йомырка өстендә казым өйдә утыра. Ул урамга чыгасы килеп, кычкыра башлады. Казны да үзем белән алып чыктым. Безнең бакча башында гына бик матур инеш-күл бар, каз шунда төшеп китте. Мин дә оныттым, шул килеш эшкә киттем. Сәгать өчләр тирәсендә казым кычкыра-кычкыра кайта. И Ходаем, иртән чыгарган идем, онытканмын. Казның йомыркалары суынып беткәндер инде дип, ачулана-ачулана, казны керттем. Егылып китә яздым: Ходайның рәхмәте, чебиләрне җылытып йомыркалар өстендә песием ята. Казны күргәч тә сикереп төште. Йомыркалар суынмаган, җып-җылы. Казның бар бәбкәләре дә чыкты. Шул кара песием елына бер мәртәбә бәбили иде. 2 баладан артык тапмады. Бәбиләргә чирли башласа, төнлә килеп аягы белән мине уята иде, торып, урын көйләп бирә идем. Песием дә юк хәзер. Үзем дә картайдым. Үткәннәрне сагынып искә алырга гына калды.

Мин хәзер 73 яшьтә, шулай да, эшләгән, мал асраган вакытларны сагынам. 3-4 эштә эшләгән чаклар булды. Ферма малларын да үз малым кебек яратып карый идем. Үзем өйдә кара матур сыер асрадым, Миләүшә дип йөртә идем. 11 ел асрадым, 23-24 литрсөт бирде, сөте тәмле, куе иде. Сыерым шулкадәр акыллы иде. Көтү кайтканда кайчагында күршеләр капка төбендә сөйләшеп утырабыз. Сыер мине күреп, яныма килә дә, әйдә керик дигән сыман, битемне ялый башлый иде. Күршеләрем дә сокланалар иде. Беркемгә дә саудырмады. Назыйм муллага гына саудыра иде. Үзем сауганда арт ботына тотынып утырам, тотынып торам, ник бер кыймылдасын. Савып бетергәнче, минем кул башын ялый иде.

Элек тормыш икенче иде шул. Клублар да гөрләп торды. Балалар белән клубта Яңа ел бәйрәме үткәрә идек. Укытучы Суфия апа белән бик тату эшләдек. 21 ел мәктәптә җыештыручы булдым. Колхозда стажым 37 ел. Яшь чагында бөтенесенә дә җитешелгән. Элек колхоз барысын да бирде. Хәзер исә, колхоз да бетте, клуб та эшләми, кибет тә юк. Клубта балалар белән кич маскарадлар оештыра идек. Яңа елда зурлар да ниләр генә кыланмый иде. Бервакыт мин дә, яшь чагым исемә төшеп, бер кызык ясыйм әле дип уйладым. Инде бер хат язган килеш, аларын да языйм.

Авылга килеп, үзбәкләр йә урыслар әйбер сатып йөриләр. Мин дә парик, озын күлмәк, күзлек кидем, иреннәрне буядым, үземне танырлык итмәдем. Бер олы гына сумкага мендәр тыктым, мендәр өстенә носкилар, тастымаллар, кулъяулыклар, вак-төяк тутырдым да Сания исемле дус хатыныма киттем. Барганда Саҗидә исемле хатынга кердем. Бәрәңге әрчеп утыра иде. Урысчалап: «Менә товарларым, ал», – дигән идем, «Юк, берни дә кирәк түгел», – диде. Чыгып киттем. Санияләргә барып кердем. Аңа: «Ал әле, зинһар, юлга акча кирәк», – дигән идем, ул носки, кулъяулык, тастымал алды. Шул арада ире Әнвәр килеп керде. «Нәрсә аласың тагын? Чүп-чар җыясың. Көнаралаш йөреп тора бит алар», – диде ире. «Ярар, Сания матурым, мин киттем», – дип, күзлекләрне салып, татарчалап эндәштем. «Бу мин – синең Гөлсинәң», – дидем. Рәхәтләнеп көлештек тә чәй эчтек.

Кайттым да күрше Рәйсә апага кердем. Аңа да әйберләрне күрсәттем. «Юк, кирәкми, яңа гына үзбәкләрдән алдым», – диде. «Ярар, алмасаң, кич җитеп килә, мине кундырып кына чыгар әле», – дидем. «Юк, минем кайтасы кешеләрем бар», – ди. «Ишек катындагы диваныңда гына ятам», – дип килеп утырдым. Рәйсә карчык ничек куарга белми. «Менә бу каршыдагы кешеләргә кер», – дип безнең йортны күрсәтә. Әрле-бирле йөри, «Ничек чыгарып җибәрергә?» – дип сөйләнә башлады. Мине марҗа дип белә. Битемне ачтым да: «Ярар, Рәйсә апа, сау бул, бу мин – синең күршең Гөлсинә», – дидем. Шуннан ул мине кочаклап алды да: «Уф, курыктым. Сезгә керермен инде дип уйлаган идем. Менә бу күршем бик әйбәт, дип әйтермен дип тора идем. Их, иренмәгән җан», – дип рәхәтләнеп көлде. Үзебезнең күңелне үзебез күтәрмәсәк, авыл җирендә нишләргә кирәк?!

Гөлсинә НОГМАНОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Комментарии