Дуңгыз үтерә язды

Дуңгыз үтерә язды

Әниемнең әниләре Лаеш районының Татар Сараланыннан шул ук районның 25нче совхоз бистәсенә күченеп килгәннәр. Минем бөтен балачагым анда үтте дисәм, бер дә ялгыш булмас.

1949 елның 19 маенда әнием, куркыныч күреп уяна да, әтигә иртә белән «Зинһар, әниләргә 2-3 көнгә җибәр, күрдем» – ди, төшен сөйләми. «Туганым сыерны савар, ашарга пешерер», – ди. Туганым дигәне әтинең туганнан туган сеңлесе Минҗиһан апа. Ул вакытта мин тел бистәсенә 2 яшь ярым, 1 яшьтә йөри башлаганмын. Дәү әниемнең яраткан оныгы идем.

Әти икеләнеп тормады, әниемнең 8 айлык авыры бар, мине дә үзе белән алды, пароходта Казанга юл тоттык. 20се көнне өйләгә дәү әниләргә, 25нче совхоз бистәсенә килеп җиттек. Дәү әнием безне шатланып каршы алды, чәй эчтек. Урамны келәм төсле ямь-яшел үлән каплаган. Ул вакытта бистә кечкенә, кошчылык фабрикалары юк. Барышта, без яшәгән урамда бер генә ай туфли киеп була иде, аякта гел кәлүш тә резин итек. Кечкенә булсам да, матурлыкны белгәнмен.

Әбием белән әнием сөйләшеп утырганда, мин урамга чыгып та киткәнмен. Үзәк урам буенча мин барам, ә ана , кечкенә балаларын ияртеп, Антон бабайлар яныннан килә икән (аны үскәч белдем). Шул кечкенә баласын минем тотасым килгәндер инде. Анасы балаларына тигәнне, күрәсең, яратмый. Әле барып та җитмәгәнмен, миңа ябышкан. Үзем белмим, кургашын белән койганнары гына хәтеремдә калган. Антон бабайга рәхмәт, кем баласы, дип күтәреп алган, аның урысча сөйләгәнен аңламаганмындыр инде. Ул мине әбиләргә тапшырган. койсалар да, озак вакыт куркып уяндым әле.

21 майда әнием вакыты җитмичә үле ир бала тапты. Ул бик авыр бәбиләгән, чак кына үлемнән калган. Әнием энемә Сәфәр дип исем кушып, Малиновый ключта кыргызлар зиратына күмеп калдырды. 25нче совхоз бистәсендә ул вакытта мөселман зираты юк иде. Малиновый ключта кыргызлар зираты бар иде, алар бит мөселманнар. Әнием төшен сөйләде: «Тешем төште, үлгәнче әнине күрим дип барган идем», – диде. Бу төш энем үләсенә булган икән, үзе дә чактан гына исән калды. Безнең бәхеткә Ходай саклаган.

Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.

Лаеш районы.

Комментарии