«Гөлстан» гөрләп яши

Яшерен-батырын түгел, «Туган телебезне сакларга кирәк!» «Туган телне саклау – безнең изге бурычыбыз!» дип, күпме генә лаф орырга яратсак та, соңгы елларда бу сүзләр бары тик ниндидер бер дежур сүз генә булып кала бирә кебек. 9 яшемнән каләм тибрәтүче иҗат кешесе буларак, бу хәлләр миңа бүгенгәчә тынгы бирми. Безнең ише халыкның күңеле иләс-миләсрәк була бит аның: юктан да хәтере кала, аздан да күңеле була, дигәндәй... Бигрәк тә өлкән буын каләм әһелләрен кызганам мин. Вакытында игътибар булмаганлыктан, күпме талантлар ачылып та бетә алмыйча сүнә, югала бара. Үзегез генә уйлап карагыз, бүген үзең иҗат иткән материалларны җыентык итеп туплап чыгарыр өчен дә, кимендә 100 меңең кесәңдә кыштырдап ятарга тиеш, шунсыз булмый. Спонсор эзли башласаң – чын мәгънәсендә хәер сорашырга мәҗбүр буласың. Чөнки, сиңа берәү дә ярдәм итәргә атлыгып тормый. Мондый үтенеч белән шәхсән үзем бер генә мәртәбә шактый хәлле бер әфәндегә мөрәҗәгать итеп карадым. Беләсезме нинди җавап ишеттем: «Без җыен килде-китте максатларга акча өләшмибез. Әгәр артык акчагыз бар икән, сез дә берәр инвалидка булса да бирегез», – диде бу. «Мин бу бурычны сезгә караганда икеләтә арттырып үтәгән кеше шөкер», – дидем. Чөнки, балалар йортыннан терелүгә өмет аз булган инвалид баланы гаиләбезгә алып, авырлыклар аша сыналган вакытлар иде бу.

Гомумән, иҗат кешесенең кадере бүген бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Халык арасына чыгып күренер өчен дә ул үзе алдан очрашулар билгеләп, түбәнсенә-түбәнсенә әле тегендә, әле монда мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр. Югыйсә, язучы, шагыйрьләр мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше булырга, аларга ихтыяҗ кимемәскә тиештер кебек лә... Яшьләргә дә бәлки бераз уңай караш күрсәтеп, иҗат ягыннан үсәргә мөмкинлекләр бирсәләр, мәдәниятнең киләчәге дә өметле, яктырак булыр иде төсле.

Шулай да, мин үзебезнең Азнакай төбәгендә яшәп иҗат итүчеләрне күпкә бәхетле дип саныйм һәм башкаларга да үрнәк итеп күрсәтергә теләр идем.

Җырларда җырланган, мәгърур Чатыртавы белән дан тоткан Азнакай ягы әдәби иҗат утында кайнап яшәүчеләргә элек-электән бай булган. «Маяк» гәҗите редакциясе каршында эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсе дә менә алты дистә елдан артык инде аларны бер учак тирәсендә туплап, иҗатларына көч-куәт биреп тора.

Әдәби берләшмәнең тарихы 1959нчы елдан юл ала. Исемен ул чакта каләм тибрәтә башлаган, соңыннан районыбыз җитәкчесе булып танылган (бүгенге көндә инде бакыйлыкка күчкән) Әнәс Гатуф улы Исхаков тәкъдим итә. Без олпат язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның да «Гөлстан»да тирән эз калдыруы белән чиксез горурланабыз. Чөнки, ул озак еллар «Гөлстан»ыбызны җитәкләгән шәхес. Районыбызда иҗат әһелләренә тапшырыла торган Мәхмүт Хәсәнов премиясе дә нәкъ менә әлеге остазыбыз хөрмәтенә багышлап оештырылган. Премияне биш дистәгә якын азнакайлы, шул исәптән «Гөлстан»чылар да алды.

«Гөлстан» юлламасы белән олы иҗат юлына чыгучылар да шактый. Үзләренең әдәби адымнарын биредә башлаган шагыйрьләребез Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Әнәс Исхаков, Рөстәм Зәкуанов, Фәйрүзә Исмәгыйлева, Резеда Шәриповалар – Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, киңкүләм билгеле әдипләр. Соңгы ун елда туган ягына кайтып иҗат итүче тарихчы-язучы Марсель Гарипов та татар дөньясында танылган шәхесләребезнең берсе.

«Гөлстан» Габдулла Тукай исемендәге югары дәүләт бүләгенә ия дүрт олпат әдипне биргән берләшмә: Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Марсель Галиев, Рөстәм Зәкуанов безнең генә түгел, республикабызның, татар дөньясының горурлыгы.

Берләшмәнең 40 һәм 55 еллыклары уңаеннан шигъри җыентыклар чыгарылды. Әдәби берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре «Рухият», рухи яңарыш фонды чыгарган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Илһам чишмәләре», «Балаларга бүләк» җыентыкларында дөнья күрде. «Гөлстан»чылар үзләре дә берсеннән-берсе эчтәлекле китаплар чыгаралар, иҗади язмаларын район, республика матбугатында да даими бастырып торалар.

Соңгы вакытта «Гөлстан» фәнни яктан да ныгыды. Марсель (Мирсәй Гариф) агабызны Петр I фән һәм сәнгать академиясенә мөхбир-әгъза итеп сайладылар. Фән кандидаты Наҗәт Нәгыймовны берләшмәгә «Дәрәҗәле әгъза» итеп кабул иттек. Шагыйрә Алинә Хисамиева – икътисад фәннәре кандидаты.

Өлкәннәрнең үкчәсенә басып, яшь иҗатчылар да үсеп килә. Гүзәл Кәлимуллина, Радик Хаҗиев, Инзилә Хөсәенова, Рәмилә Латыйпова, Альбина Гарипова, Ләйсән Ямалиеваның да каләмнәре көннән-көн шомара. «Гөлстан»ның киләчәге өметле булуга тагын бер ныклы ишарә бу!

Күп еллар элек нигез салынган әдәби берләшмәнең киләчәге дә бүгенгедәй якты булыр, яшәеше гөрләп торыр, даны еракларга таралыр дип ышанасы килә!

«Гөлстан» иҗат берләшмәсе җитәкчесе

Гөлчәчәк Садретдинова (Хаҗиева),

Азнакай шәһәре

Комментарии