Мәңгелек яра

Балаларын югалткан аналар түземлегенә һәйкәл куяр идем. Үземнән беләм: тозлы күз яшьләре йотып елаган төннәрем санап бетергесез. Көннәр озын, ә төннәре тагын да озынрак. Алар сине кайнар учакта тагын да ныграк яндыра. Әле дә саташулы бар. Ул мине улым белән очраштыра. Кайчак балам йөгереп килеп тезләремне кочаклый, нәни куллары белән яңакларымны сөя. “Балам”, дип кулларыннан тотыйм дигәндә, уянып китәм. Хәсрәт утына салып, тагын таң ата. Урамга чыгам, улыма тиң күзләрне, үземә генә якын йөзне эзлим. Тик андыйларны очратканым юк. Һәрвакыттагыча йөгереп кайтып керер дә җилкәмә кулларын куеп: “Әни, ачуланма инде”, – дип әйтер кебек.

Бүген төшемә бигрәк тә ачы булып керде. “Әни, кайттым, елама инде, әнием”, – ди, имеш. Йөгереп барып ишекне ачтым, бик озак көттем, ул кермәде. Яланаяк карлы урамга чыгып йөгердем.

– Володя-я-я!!!

Тавышым биек йортларга бәрелеп-сугылып, төнге урамнан үземә кайтаваз булып ишетелде: а-а-а! Йөрәгемне нәрсәдер авырттырып, өзелеп төшкәндәй булды. Тавышы якыннан бик ачык ишетелгән иде.

– Кайтмадыңмыни соң, улым? Күләгәң белән генә алдыйсыңмы? Мәңгелеккә ташлап киттеңмени, бәгырькәем?!

Сызланып, сыкранып бик озак еладым. Ә әти кеше рәхәтләнеп йоклый. Вөҗданы аз гына да газапламый микән соң аны?! Юктыр… Ул фәрештәлегенә шулкадәр ышанган, инанган, бервакытта да үзен гаепле санамаячак. Эшендә Мактау тактасыннан төшкәне юк, иң зур хезмәт хакын аңа түлиләр. Япон магнитофоны, транзистор алырга акча жәлләмәде. Тик ул әйберләргә кагылырга берәүнең дә хакы гына булмады. Бала ата назыннан мәхрүм булып, ана мәрхәмәте белән генә җылынып үсте. Уку аңа җиңел бирелде, тик ул укырга теләмәде.

Көннәрнең берсендә эштән кайтсам, улым урын җирдә елап, шешенеп беткән. Янына барып чәчләреннән сыйпадым, ул икенче якка борылып ятты. Ап-ак мендәрдә кан таплары…

– Ни булды, улым?

– Әни, – диде ул сулкылдап. – Әни, ни өчен әти мине шулкадәр яратмый?

Ул бу сүзләрне тетрәнеп, ачынып әйтте. Аркасында каеш белән сугудан бүрткән эзләр. Кулымны сузган идем: “Әни, кагылма, авырта”, – диде.

Йөрәгем ярсып тибә, бугазга төйнәлгән төерне эчемә йотып, җәберсенеп, ишектән керүче әтисенә сабыр гына әйттем:

– Баланы үтерә язгансың бит. Ни өчен?

Ә ул юка иреннәрен кысып, ерткыч кебек күзләрен ялтыратып миңа карады.

– Бер тиенлек эш эшләгәне юк. Ә 400 сумлык магнитофонны ватып куйган, малай актыгы. Үлсен, җир дә кабул итмәс синең малаеңны. Ул да юньлерәкләрне сайлый.

– Магнитофон өчен шулкадәр хәлгә төшереп, бала кыйныйлармы?! Аңа 17 яшь, егет бит инде ул…

Ә икенче көнне улым йөрәгемә үтә торган карашын миңа төбәп әйтте:

– Әни, әйдә китик бу өйдән. Ул бит сине дә яратмый.

Мин җавапсыз калгач, үз-үзенә сөйләнгәндәй, әрнеп: “Их, армиягә китсәм, шушы өйгә бер дә кайтмас идем”, – диде.

Мин аны сөеп юатырга тырыштым.

– Улым, кая китик? Әтиең олыгаеп бара. Ялгызын калдыру кызганыч түгелме сиңа? Үзем дә ятим үстем, әтиеңә кияүгә чыкканчы үз өебез ишеген ачып кергәнем булмады. Ул көннәр миңа хыял җитмәслек биеклек булып тоелды.

– Син моны үз өең дип уйлыйсыңмы? Аны ачып кына керә аласың. Гомер буе үз өеңдә яшәмәдең, монда яшәгәнче, яланда чатыр корып гомер итәр идем. Өскә яңгыр яуса да. Чөнки яңгыр артыннан кояш чыга, ә бу өйдә ул мәңге чыкмаячак.

Балам сикереп торды да аннан-моннан киемнәрен эләктереп, ишеккә юнәлде, теш арасыннан чыккан рәнҗүле тавыш белән кычкырды:

– Күрә алмыйм, икегезне дә күрә алмыйм!

Аны 3 көн эзләдем. Гаҗиз калып утырганда ата кеше укый торган газетасын өстәлгә куеп болай диде:

– Нигә эзлисең аны? Сыер да ашаган җиренә кайта. Ишекне генә ачып керсен әле…

Һәм ул мәрхәмәтсез күзләре белән чөйдәге каешка ымлады:

– Әгәр бүген малаеңны эзләргә чыксаң, икегез дә урамда кунарсыз.

Әйе, карар бик катгый иде.

Ник чыкмадым, ник эзләмәдем аны шул көнне?! Кайтып җитәргә ике йорт арасы калган бит.

Ялгыз аналар да балаларын җил-яңгыр тидермичә, чын кеше итеп тәрбияли, зур юлга чыгара. Ә хатын-кызга хөрмәт булмаган гаиләләрдә рухи яктан зәгыйфь балалар тәрбияләнә. Дөньяда барлык нәрсәдән дә артык күреп яраткан улым исә үсә төшкәч, әтисе кебек мине кимсетеп карарга өйрәнде, сүзләремне дә көлемсерәп тыңлый. “Син ни беләсең соң?” – дигәндәй, сорауларымны игътибарсыз калдыра. Әти кешенең бала белән чын күңелдән сөйләшеп утырырга “вакыты” да, теләге дә юк. Бер яшьлек чагында тагылган “малай актыгы” аның гомерлек кушаматы булып калды. Әтисе күтәреп, бакчага, мәктәпкә илтмәде, бер генә мәртәбә булса да башыннан сыйпап үтсә икән! 17 яшенә җитеп бер мәртәбә “улым” димәде. Аның каравы, Володя каешны күп “ашады”.

– Синең тәрбия, – дия иде ирем. – Бер баланы да тәрбияле итеп үстерә белмәдең, әле ярый икене табарга рөхсәт итмәдем.

Һәм ул тагын каешка тотына иде. Ә каеш улымны тәрбияләмәде, бозды гына. Ул тормышның бөтен мәгънәсен урамнан эзләде, үлемен дә шуннан тапты. Мин бүләк иткән ике тәгәрмәчле велосипедта йөрергә дә аны урам малайлары өйрәтте. Үлеменә дә шулар ук сәбәпче булды. Менә шул әрнеп чыгып киткән көнне алар аракы эчкән, араларында ызгыш туган. Балакаем кайсындыр кыерсытырга юл куймаска тырышкан. Ә шешәдәш дуслары аңа ташланган, башын һуштан яздырганчы төйгәннәр. Төне буе тырнаклары белән җир тырмаган. Яшәргә теләп үрмәләргә азапланган, газизкәем.

Бүген дә күз алдымда: ул эшкә җыенучы әтисенең өс киемен йөгерә-йөгерә ташый. Аннан соң киенеп бетүен көтеп, кулларын артка куеп басып тора. Тик бер генә мәртәбә күккә чөеп сөйсен иде әтисе. Юк шул, кече күңелле булырга яратмады. Шулчак бала көрсенеп куя да миңа килеп сарыла.

Бала күңеле шулкадәр ата назына сусаганда, син ни өчен шундый кырыс булдың?! Саша, йокыдан торган җиреңә өс киемең юылган, әзерләнгән, өстәлдә ничә төрле кайнар ризык… Эчмисең, тартмыйсың. Барасы җирең булса, машинаң ишек төбендә. Тагын ни кирәк?!

Сиңа кияүгә чыкканда өстемә кияргә бер кат күлмәктән башка бернәрсәм дә булмаган ятим кыз идем. Тик ул вакытта нинди бәхетле булганмын икән! Наз, ихтирам, иркәлек таләп итәргә хакым бар идеме минем? Ул бик якты дөньядан синнән “улым” сүзен дә ишетмичә китте.

Бары мәңгелеккә күзләрен йомгач кына: “Улым!” дидең син. Беренче мәртәбә күкрәгеңә кыстың. Канлы яңакларын, күзләрен үптең, әле төзәлеп тә бетмәгән каеш эзләрен тиле кеше кебек күз яшьләрең белән юдың. Ә улымның инде бу җәрәхәтләре авыртмый. Бу дөньяда бер эше дә, гаме дә юк. Дөньясыннан туеп тыныч кына ята бирә.

Әгәр бер могҗиза булып улым торып утырса һәм: “Китик, әни”, – дисә, мин бу өйдән бер халат белән генә чыгып китәргә дә риза. Тик соң инде.

Ихтыярсыз булып, ник баламны җәберләттем. Әйтерсең зур кара ерткыч кош иләмсез канатлары белән бәхетем кояшын каплый, улымның муенына тырнакларын батырып җәзалый. Мин бит бу гаиләнең тулы хокуклы әгъзасы, баламның бәхетле яшәве өчен көрәшергә тиеш идем бит. Нәрсә көттем, кем хакына түздем?!

“И бала, бала”, – дисең син ерак-еракка карап, үз-үзеңә сөйләнгәндәй. Күзләреңдә саран яшь тамчылары, иреннәреңдә мәрхәмәт чаткылары. Мине юатмакчы буласың. Тик иркәләргә дип сузылган ул куллардан бизгәнмен шул инде, бизгәнмен. Сиңа булган җылы, саф хисләрем улым белән бергә күмелде, мәхәббәтем бозга әйләнде.

Нәрсә җитте улымның башына. Бәлки, үзем дә гаепледер. Бала исән чакта уртак тел табарга ник тырышмадык без? Үзен якларлык, корычтай ихтыярлы итеп тәрбияли алмадык. Улымны сукырларча яраттым, баланы әтисенә хөрмәт белән карарга да өйрәтә алмадым.

Әтиләр, бирегез улларыгызга мәхәббәтегезне. Иркәләгез, сөегез аларны. Алар сезнең белән уртак тел, шатлык табарга өйрәнсен. Утка салмагыз аналар йөрәген.

Улымның бер ай элек кенә төшкән рәсемен кулыма алам. Ул аны үләренә бер атна кала алып кайтты. Күзләрендә сагыш, моң гына күрәм. Ник бу йөрәгем көннән-көн ныграк авырта? Кайларга барып юанырга, йөрәгем әрнүен нинди дарулар белән басарга?

Мәгъсүм ГӘРӘЕВ.

Азнакай.

Кибетче Катя апа

Һәр якның энҗеләре була. Мин дә ягы кешесе буларак, якташларымны мактыйм. Шулай итми мөмкин дә түгел. Мәсәлән, Сәрдәвеч авылындагы Екатерина апа хезмәте, яшәеше белән үрнәк булырлык. Кызы Зояда гомер итеп, быел 87 яшен тутырды ул. Ире 25 ел элек бакыйлыкка күчкән.

Өй тулы үскән балалар күптән канат ярып очкан, алар үзләре хәзер әби-бабай. Кызганычка, бер улы яшьли үлгән. Ике кызы Саба районы Лесхоз бистәсендә гомер итә.

Катя апа кибетче булып эшләде. Ярата да идек соң үзен! Тирә-күрше авыл балалары, эшләреннән качып, аның кибетенә йөгерә торган булган. Үзем дә Югары Оштырмадан Сәрдәвеч кибетенә элдерә идем. Үзебезнең авылда да кибет бар бит югыйсә. Юк, күрше авылныкында тәм-том күбрәк кебек тоелды. Анда без яраткан Катя апа эшли бит әле! Ул ягымлы, һәрчак ачык йөз белән каршы алып, бала-чаганың да көен көйли белә иде.

Бүген Катя әбинең өе буш түгел. 13 оныгы гел аның янында. Шуның өчен ул бүген дә шөкер итеп яши. Мин дә аңа сәламәтлек, балаларының, оныкларының рәхәтен күреп, озак яшәргә язсын, дип телим.

Мәкъсут НУРИЕВ.

Аксубай районы.

Күрмәгәннәр калмады…

1942 елда армиягә алындым һәм Ленинград шәһәрен чолганыштан азат итүдә катнаштым. Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышында аеруча зур урын били. Ачлык, ялангачлык һәм үзәк өзгеч салкыннарны чолганышта калган һәркем кичерә.

Дошманның зур һәм яңа көчләре Нева буендагы шәһәргә туплана. Ленинград командалыгы бик кыска вакыт эчендә 100 меңнәрчә халыкны күтәрә. Алар сугышчылар белән бергә шәһәрне дошман үтеп керә алмаслык ныгытмага әверелдерә.1941 елның июлендә Герман армиясе Ленинград алдында туктатыла. Август ахыры сентябрь башында фашист армиясе үз көчләрен тулыландырып, Совет гаскәрләренең оборонасын өзә һәм шәһәрне коры җирдән камап ала. Ә 10 сентябрьдән зур шәһәрдә гомер итүчеләрнең 20 газаплы аеның көннәре исәпләнә башлый.

Салкыннан тәннәр генә түгел, җаннар да өши. Кешеләр ачлыктан кырыла. Бер кешегә ипинең тәүлеклек нормасы 125 грамм. Ягъни нәни генә бер кисәк кара икмәк. Чолганышның башыннан ахырына кадәр урамнар ак бәс белән каплана. Трамвай һәм машиналар бозланып катып туктап кала. Шәһәр чолганышын күп тапкырлар өзәргә тырышып карыйлар, ләкин барып чыкмый. Һәм шул вакытта Ладога күле аша салынган тормыш юлы пәйда була.

Мин армиядән 1947 елны кайттым. Тылда да тормышның авыр вакыты. Бер әни өстендә 6 бала. Механизаторларга 1 хезмәт көненә 3 кило икмәк бирү бар иде, шуңа да МТСка эшкә кердем. Башта тракторчы, аннан 6 елдан соң бригадир булдым. Ул чорларда 1 гектардан 7-8 центнер гына ашлык алына иде. Анысы да колхозчылар тырышлыгы аркасында. 1968 елны 2045 гектар җирдән 23 центнер уңыш алдык. Шуның өчен Мактау грамотасы белән бүләкләндек. Үз гомеремне игенчелектә һәм терлекчелектә үткәрдем. Хезмәтемне хөкүмәт тә бәяләде: орден-медаль, Мактау грамоталарына лаек булдым.

Зөфәр ГАЙСИН.

Мөслим районы, Вәрәшбаш авылы.

Комментарии