Исемсез батырлык

Исемсез батырлык

Шәмсебану әбинең кызы Шиһабиева Шәмсевафаның биш улын, ике киявен бер-бер артлы сугышка алалар. Ике улы гына сугыштан исән-сау әйләнеп кайта.

Шәмсевафа әбинең үзе янында яшәүче улы Борһанетдин сугышка 1941нче елның 1нче августында китә. Тормыш алып бару 71 яшьлек әби белән килен өстенә кала, ә килен исә авылдагы бригадир белән чуалып, гаиләне ташлый. Шушы хәлләрдән соң кече кыз Нурдидәгә туган нигезенә кайтырга туры килә. Ул фермада утыз еллап сыер савучы булып эшли.

Борһанетдин җәяү Берлинга кадәр барып җитә. Әсир төшкән немецларны бер ел төрмәдә саклый. Бөек Җиңүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Шушы 5 елда аның башыннан ниләр генә үтми. Авыр яралангач, мәетләр янына чыгарып салалар аны. Бәхетенә, аңына килгәнен күреп алып, госпитальдә дәвалыйлар. Кулы савыккач, ул кабат сугышка китә. Фронттагы батырлыклары өчен Кызыл йолдыз орденына тәкъдим ителә. Туган якларына бары тик 1946нчы елның җәендә генә әйләнеп кайта.

Аның артыннан ук энесе Әгъләметдин дә яраланып, Чалпыга кайта. Җәрәхәтләре тәмам төзәлгәнче, Камышлыда почта начальнигы булып эшли. Фин сугышында да катнаша һәм 1943нче елда һәлак була. Әле өйләнергә дә өлгерми кала.

Өченче энеләре Мәүләветдин 1942нче елда сугышка алынып, 1947нче елда гына туган якларына әйләнеп кайта. Свердлау, Чиләбе госпитальләрендә дәвалана (пуля бер колак астыннан кереп, икенче колак яныннан чыга, контузия ала).

Иң олылары Насертдин белән Сафа сугышның башында ук һәлак була. Сафа 1941нче елның 27нче августында сугышка алына (улы Фәндүс ул чакта 11 көнлек кенә булып кала). Суслонгерда ачлыктан, авыр хезмәттән интектергәч, Мәскәү шәһәре янындагы мәхшәргә илтеп тыгалар аларны. Ул вакытта өч кешегә бер винтовка була, немец танклары безнең солдатларны таптап кына чыгып китә. Мәетләрен хәтта җыеп җирләүче дә булмый.

Әнкәләре биш бала белән тормыш куа, бер баласы 9 яшьтә кан чиреннән үлә. Әле ярый ярдәм итешергә әбиләре була. Ул оныгы Фәндүсне җаны урынына саклап тәрбияли.

Сугыш чоры баласы Фәндүс әфәнденең безгә җиткерер истәлекләре күңел дәфтәрендә шактый җыелган.

Моннан 57 еллар чамасы элек Американың хәрби гаскәрләре Куба дәүләтен яулап алып, аны «тезләндермәкче» була. Ләкин СССР тизрәк ярдәмгә ташлана. Октябрь-ноябрь айларында Кариб кризисы иң югары ноктасына килеп җитеп, безнекеләрнең ракеталарын чыгарттыру белән тәмамлана. 1962нче елның августында Фәндүс әфәндегә дә Кырымның Феодосия шәһәреннән кузгалып, егерме көн эчендә Кубага барып җитү бурычы йөкләнә. Аңа ПВО составындагы дивизиядә Гаваннадан 600 км. көнчыгыштагы Камагуэй шәһәре янында бамбуклы инеш буйларында хезмәт итәргә туры килә. Палаткалар корып, бамбук идәннәрдә чебен-черкиләр белән көрәшеп үткәрә алар төннәрен. Фәндүс әфәнде штабта бухгалтер вазыйфасын башкара. Рөхсәт белән шәһәргә чыгып йөрү мөмкинлегенә дә ия була. Куба халкының тормыш-көнкүреше белән ул шул вакытта таныша.

Мөслим районы Ташлыяр авылы егете Өлфәт Абдуллин белән бергә хезмәт итә алар. Ә ул егет исә бер Куба кызы белән аралаша башлый. Аның янына барганда Фәндүсне дә ияртә. Гади халык биредә мохтаҗлыкта, хәерчелектә көн күрә икән. Ел әйләнәсе җәй булгач, җир идәнле генә, абзар кебек торакта гомер кичерәләр. Электр, газ юк. Ашарга учакта әзерлиләр. Аларда бездәге кебек ипи, бәрәңге дә юк. Һәрбер гаиләгә җир бүленеп, сыерларын чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган 30-40 сутыйлы мәйданда асрыйлар. Көтү көтәсе юк. Сөтне саугач, фляга белән юл кырыена чыгаралар, шуннан махсус җыючылар алып китә. Сарык, ат ише хайваннар күренми. Шикәр камышы басуларын үгез җигеп эшкәртәләр, җитешкәч, аны зур пычак белән чабалар. Шулай ук биредә тәмәке үстерү киң таралган. Киемне талонга гына саталар. Кибетләр ярлы, алам дисәң дә, вак-төяк сувенирдан башка бер әйбер табып булмый. Шуңа күрә үзләренә бирелгән 4 песо, 50 сентавога Фәндүсләр кока-кола гына сатып ала.

Фәндүс әфәндегә Сталинградта яңа елга «Смена» фотоаппараты бүләк иткән булалар. Менә шул фотоаппарат Куба халкы белән аралашканда бик ярап куя. Ул төшергән фотоларны таныш фотограф ясап та бирә. Мондагы халык безнекеләргә «коткаручылар» итеп карый, бик хөрмәт күрсәтә. СССР үзе авырлыкка түзеп булса да, Куба халкына нык ярдәм итә ул елларда.

1963нче елның октябрендә биредә «Флора» ураганы шактый җирләргә зыян сала. Урыны-урыны белән җирләр икешәр метр су астында кала, бик күп терлек кырыла. Үсемлекләргә дә зур зыян килә. Безнең 5 егетебез дә шушы гарасат вакытында фаҗигале төстә һәлак була. Гомумән, шушы 2 ел эчендә безнекеләрдән 64 кеше һәлак булып, Гаванна кырында тулы бер урыс зираты калкып чыга.

Фәндүс әфәнде яшендәге буын – ачлы-туклы чорга туры килеп, кәлҗемә, кукы, кәҗә сакалы, балтырган, юа, бөрлегән, җиләк ашап исән калган буын. Фәндүснең әнисе ат караучы булып эшләгәнлектән, гаилә сыер асрый ала. Чөнки кулда ат булгач, терлеккә азык әзерләп була.

Бүгенге тормышыннан канәгать булып, булганына шөкер итеп яши Фәндүс ага. Аның 60 еллык хезмәт стажы үз эченә нинди генә һөнәрләрне тупламаган: укытучы да, бухгалтер да, лаборант та, инженер да, экономист та… Тормыш иптәше Зинфира ханым белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Фәндүс ага Кубада күрсәткән хезмәтләре өчен медальләр белән дә бүләкләнә. Язучы Мәхмүт Хәсәнов кайчандыр «Игенчегә мәдхия» мәкаләсендә нәкъ менә Фәндүс әфәнденең әнисе Хөббениса апа турында «72 яшьтә дә кул кушырып өйдә утырмый, ындыр табагында тырыш хезмәт куя!» дип язса, малае Фәндүс тә әнисе эзеннән тайпылмый, 78 яшьтә дә балалар бакчасында каравылда тора, буш вакытында район китапханәсендә уздырылган барлык чараларда актив катнаша, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Кыскача әйткәндә, мең сынаулар аша тормышның төбеннән күтәрелгән каһарманыбыз – Куба ветераны, интернационалист Фәндүс әфәнде бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Ул районыбызның почетлы гражданины булырга да чын-чынлап лаек!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии