Эшлисеңме? Эшлим! Оятсыз икәнсең!!!

Бу очрашу берничә еллар элегрәк булды. Фатирлар алганчы бер урамда яшәгән күршеләребезгә дә безнең белән бер йорттан яки якын-тирәләрдәге йортлардан фатирлар бирделәр. Йөгерә-йөгерә эшләп йөргән вакытлар. Очрашканда да, бер урамда яшәгәнлек белән, якын кешеләр кебек сөйләшәбез, хәлләрне сорашабыз.

Шулай еллар артыннан еллар, гомер уза. Көтеп алган пенсиягә дә чыктык. Шәһәр читендә бакчаларыбыз бар. Җәй көннәрен шунда үткәрәбез. Эшләмәсәң, кыш көннәрен ничек үткәрмәк кирәк?

Бер вакытны эштән кайтып киләм. Каршыма таныш «ханум» очрады. Исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сораштык. «Рафаэль, эшлисеңме әле?» – дип сорый бу. «Эшлим!» – дип җавап бирдем. Ул аз гына уйланып торды да: «Оятсыз икәнсең», – дип китеп барды. Минем ише эшләгән пенсионерларны ил башлыклары гына яратмый дип йөри идем, андыйлар үз арабызда да бар икән.

Газеталар сатыла торган киосктан «Безнең гәҗит»не алып укыдым да, ул миңа ошап китте. Чөнки анда безнең ише сугыш чоры балаларының тормышын чагылдырган мәкаләләр бик күп языла. Аннары үзем дә язгалый башладым. Янәдән дә бер танышым очрады. «Рафаэль, язган мәкаләләреңне укыйм, акчасын кая куясың?» – ди. Мин: «3 литрлы пыяла банкага салып, тозлап куям», – дидем.

Шул уңайдан күрше авылда мәктәптә укыганда булган бер вакыйганы язып китим әле. Коммунистлар чоры. Әниемне почтальон итеп билгеләделәр. Почта без укыган Күлле Киме авылында урнашкан. Әни үзе укый-яза белми. «Улы шул авылга укырга йөри, кайтканда-киткәндә алып кайтыр әле», – дигәннәрдер инде. Риза булды, хезмәт хакы бер таяк.

Мәктәптә икешәр параллель класс. «Б» классында Югары Көек авылыннан Кашапов Миңлехан дигән малай укый. Аның да әнисен почта ташырга билгеләгәннәр. Почта бүлегендә Миңлехан белән очрашабыз. Дуслашып киттек. Бик уңган малай, бер эштән дә курыкмый, чын авыл баласы. Менә бер заман почта начальнигы Миңлеханны чакыра: «Кашапов, сиңа «перевод» бар. Бар, акчаңны ал!» Минем дус район гәҗитенең штаттан тыш хәбәрчесе булып чыкты. Коммунистлар заманасы – мактаганны яраталар. Авылда кино яки концерт булса, колхоз җыелышы уздырсалар, дустым район гәҗитенә хәбәр итеп кенә тора. Аз гына булса да акча керә. Ә минем кесәдә җилләр уйный. Дустым кибеткә кереп ипи ала да, юл буе ипи ашап кайта. Менә шулай иренмичә, вакыт тапсаң, язу-сызу эше дә ярап куя. Дустым әле бүген дә Арча шәһәрендә яшәп ята. Аңа тазалык-саулык һәм озын гомер телим.

Рафаэль БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии