Бабам кайтты кичә сугыштан

Бүген бабам иртән төшкә керде,

Күргәнем дә юк бит югыйсә.

Кырык бердә үлеп калган бабай,

Мин туганчы, үткән сугышта.

Әкрен генә керде ишек ачып,

Бераз өй эчләрен күзләде.

Юл капчыгын бусагага куйды,

Сөртеп алды никтер күзләрен.

Исән тордыгызмы барыгыз да,

Ай-һай озак булды юлларым, –

Шулай диеп, пилоткасын салып,

Күрешергә сузды кулларын.

Берәм-берәм аркабыздан сөеп,

Сыйпап чыкты бабам башларны.

Түр тәрәзә яннарына басып,

Урам якка күзен ташлады.

Ай үзгәргән авыл, ай үзгәргән,

Көчкә-көчкә, диде, таныдым.

Басу кырлар аша урап кайттым,

Әллә шуңа бик нык арыдым.

Без төзегән колхоз утарлары

Кая киткән, аңлый алмадым.

Сыер, сарык, атлар көтүләрен,

Мал-туарның эзен тапмадым.

Без укыган мәктәп сүтелгәнме,

Яңасы да никтер күренми?

Колхоз идарәсен табалмадым,

Кызыл байрак әллә эленми?

Авылдашлар печән чапкан болын

Чабылмыйча калган нигәдер.

Шаулап икмәк үскән басуларда

Безнең авыл халкы күренми?

Капкаларны этеп-этеп йөрдем,

Күрим диеп дусны, туганны.

Ачалмадым, көпә-көндез халык

Капкаларга бикләр салганмы?

Без яшь чакта гөрләп торган клуб,

Бикле булып чыкты ишеге.

Урамнарны урап-урап үттем,

Гармун тавышлары ишелми.

Үзгәргәнсез, ниләр булды сезгә, –

Диеп бабай безгә карады.

Җавап бирер өчен мин аңарга,

Аңлатырлык сүзләр тапмадым.

Без юк диеп, таратмагыз илне,

Туган авылларны саклагыз.

Капка бикләп, күршеләрдән куркып,

Туганлыкны онытып ятмагыз.

Чит-ятларга ышанмагыз җирне,

Мал асрап, икмәк игегез.

Сугышлардан саклап калдык илне,

Туган җирнең кадерен белегез!

Якын итеп, кадер-хөрмәт итеп,

Туганлыкны саклый белегез.

Капкаларны иркен итеп ачып,

Күршеләргә сәлам бирегез.

Җир астында юллар юк, оланнар,

Кунакларга барып йөрегез.

Башка сүзләр сөйләмәде бабам,

Пилоткасын киде башына.

Юл капчыгын аркасына асып,

Чыгып китте никтер ашыгып.

Мин уянгач, озак яттым уйлап,

Сорауларга җавап табалмый.

Төштә түгел, өндә кайтып керсә,

Ни дип җавап бирим бабама?

Халидә ГАЛИМОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии