Өмет бар әле

Патша Русиясе вакытында, Царевакокшайск өязенә кертелгән саф татар авылында, ул чакларда язылганча, 1913нче сәнәдә, кендекче әби ярдәме белән булачак әниебез дөньяга аваз сала. Ул, Мөхәммәтфатыйх кызы Миңлемиңсылу, Октябрь революциясен хәтерли алмаса да, махсус оештырылган ачлык елларын еш исенә төшереп, ипекәйнең кадерен белергә тырыша иде. Безне дә шуңа өйрәтте. Колхозлар оештыруда, тешләрен кысып булса да, аңа да актив катнашырга туры килә. Шулай да шәхес культы елларында «халык дошманы» баласы – әтиебезгә кияүгә чыгарга курыкмый ул. Тормыш юлында гаделсезлекләрне артыгы белән татыган әтиебез мөстәкыйльлек елларына кадәрле яши алмады. Киләчәккә ышанды, «дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса», ди торган иде. Кече улы булган миңа аеруча авыр булды әтине югалту. Арча районының «Коммунизмга» газетасында мәкаләләрем, язмаларым еш күренә иде. Әниебезгә багышланган озын гына шигъри әсәр дә юлладым. Газета хезмәткәре, язучы Радик Фәизовтан җавап хаты килеп төшмәсенме?! «Әйбәт язылган, син шагыйрь дә икән әле! Редактор белән дә сөйләштек. Тик бастыра алмыйбыз... Аңлыйсыңдыр. Иҗат ит, тукталма!» Ул әсәрем бүген дә саклана. Әсәрләнерлек булмаса да, тарих ул.

Матурланып килә иде дөнья,

Рәхәтләнеп гомер ит инде!

Шулай яшәгәндә,

Көтмәгәндә, тормышыбыз кыры кителде.

Соң сулышын алды газиз әни,

Газиз әнкәй, сиңа ни булды?

Әллә кояшнымы яшен сукты,

Әллә инде җирме убылды?

Кинәт кенә дөнья тынып калды,

Әйләнүдән Җир шар туктады.

Гел елыйсы килә, елыйсы,

Сүрелде күк кояш җылысы...

Туган көнеңнән үк тормышыңда

Алмашынып торды көн вә төн.

Кыенлыклар кичерсәң дә, әни,

Безне изгелеккә өндәдең.

Балаларың зур кешеләр инде,

Балалар зур-зур кешеләр.

Синең киңәшләрне онытмыйбыз,

Башкарабыз кирәк, төп эшләр.

Өзелгәләп сагынабыз сине.

Олыгайдык, чынлап, мең яшькә,

Күзләребез яше таммый калмый

Каберең өстендәге миләшкә.

Карлар ява, әнкәй, кабереңә,

Ап-ак чәчәк аның өсләре.

Китеп барганыңа әллә кайчан,

Бүген генә икән ич әле.

Тәрәз төпләреңдә яран гөлләр

Кайчан карасаң да чәчәктә.

Әнкәй, иртәләдең ахирәткә,

Карамадың бугай яшәп тә...

Кем әйтмешли, бүгенгә карап аяк сузабыз, ягъни дөнья куабыз. Тыз-быз киләбез. Әниебез яшенә якынлашабыз. «Читкә китеп яши башлагач, үз кавемебез кызына өйләнә күрегез», – дигән иде. Әйткәннәрен үтәдек дип әйтергә мөмкин. Кайбер туган тиешлеләребездә «кечтеки» генә зур хилафлар булуга карамастан. Анысы үз дәүләтебез булмаганга инде. Кәмитле илгә сыланып яшәгән булып ятсак та, өмет тә бар.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии