Мәңгелек җыр

Сугыш! Аның турында күпме язсалар да, ул – онытылмаслык мәңгелек тема! Корбаннар алдында да, исәннәр алдында да без бурычлы.

...70нче еллар ахыры. Төньяк Кавказда туристлык сәяхәтендә булган вакыйгалар күңелдә матур хатирәләр калдырды. Мәгърур Кавказ, ургылып аккан тау елгалары, адым саен шифалы чыганаклар, күкертле чишмәләр, кайнар, салкын нарзан сулары... Диңгез өстеннән шактый биектә булгангамы, сулап туймаслык саф һавасы. Күңелләргә шом салырдай кыялы-упкынлы Хәрби Осетин, Хәрби Грузия юллары дисеңме... Түбәләре күккә ашкан, ләкин кул сузымында гына кебек күренгән мәңге ак карлы Эльбрус чынлыкта 500 км читтә икән! Ә һәйкәлләр! Һәйкәлләр саны буенча Төньяк Осетия ул чактагы Союзда беренче урында тора дип сөйләде экскурсовод. Могҗиза! Тәэсирләр!

Безне озатып йөрүче экскурсоводыбыз беркөнне Дзуарикау авылындагы 1963нче елда куелган обелискка алып килде. Хәсрәтле Ана һәм Җиде Кыр казы сыны... Авыл халкы көче белән куелган һәйкәл һәм Газдановлар гаиләсенең ачы язмышы белән танышкач, тетрәнеп киттек. Җиде улын яуга озата бу гаилә. Аннан бер-бер артлы үлем хәбәрләрен алу: Мәскәү янында, Севастополь оборонасында... Әни йөрәгенең бу авыр хәбәрне күтәрергә көче җитмәве... Новороссийск, Киев, Белоруссиядән похоронка ... Соңгы үлем хәбәрен дошман оясы – Берлиннан алгач, әтиләренең дә йөрәге түзмәве... Тулы бер гаилә һәлакәте, ачы фаҗигасе! Бу тарихны тыңлагач, Кавказның мәгърур матурлыгы артка чиккәндәй булды, таулар да елый сыман иде.

Обелиск, Газдановлар гаиләсе тарихы күренекле авар шагыйре Расүл Гамзатовны да тетрәндергән. Үз авар телендә шагыйрь «Торналар» («Журавли») шигырен иҗат итә. Әйе, «Торналар». Обелискта кыр казлары сыны булса да, шигыренең поэтикасын саклар өчен, ул Төньяк Осетия хөкүмәтеннән торналар дип үзгәртеп язарга рөхсәт сорый. Соңыннан мин интернеттан бу җырның язылу тарихы турында күп мәгълүмат таптым. Авар телендә язылган шигырьне рус теленә Гамзатовның дусты – Көнчыгыш поэзиясен тирәнтен белүче Наум Гребнев тәрҗемә иткән икән.

Марк Бернес, исә, шигырьне уку белән, композитор Ян Френкельдан көй язуын үтенә. Ян Френкель көчле авырудан гомере өзелү алдында торган шагыйрьнең теләген үти. 1969нчы елда күренекле шәхесләрнең уртак көче кергән мәңгелек җыр туа!
Җырны беренчеләрдән булып Мөслим Магомаев башкара.
«Торналар» – төрле милләт кешеләре тудырган уртак җыр да: осетин, авар, рус, яһүд, әзербайҗан. Мөслим Магомаевның әнисе татар булуын исәпкә алсак, безнең милләтнең дә өлеше бар.
«Торналар» җыры – сугыш турындагы иң көчле җырларның берсе. Бик күп хәсрәтләр, күз яше, Ил язмышы сыйган аңа.

Мне кажется порою, что солдаты,
С кровавых не пришедшие полей,
Не в землю нашу полегли когда-то,
А превратились в белых журавлей.
Они до сей поры с времен тех дальних
Летят и подают нам голоса.
Не потому ль так часто и печально
Мы замолкаем, глядя в небеса?
Летит, летит по небу клин усталый,
Летит в тумане на исходе дня.
И в том строю есть промежуток малый,
Быть может, это место для меня.
Настанет день, и с журавлиной стаей
Я поплыву в такой же сизой мгле.
Из-под небес по-птичьи окликая,
Всех вас, кого оставил на земле.
Мне кажется порою, что солдаты,
С кровавых не пришедшие полей,
Не в землю нашу полегли когда-то,
А превратились в белых журавлей.

Илсөя ҺАДИЕВА,
Балтач районы, Кариле авылы

Комментарии