- 13.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №23 (8 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Өлкән яшьтә булсак та, балалык еллары, «уфалла» арбасына иртә җигелү истән чыкмый. Ватан сугышы башланганда, миңа 2,5 яшь, апабыз Наиләгә 10 яшь, сеңлебез Тәнзилә тумаган да иде. Ул вакытта әтиебез Салих юллар төзү бригадиры булган. Сугыш чыккан көнне Минзәләдән 10-15 км ераклыкта эшләгәннәр. Кич Минзәләгә якынлашкач, шәһәрне кап-караңгы килеш күргәннәр. Шунда әтием: «Туганнар, сугыш башланган», – дигән.
Сугышка иң беренче булып әтинең Ленинградта яшәүче энесе Ситдыйк абый алынган. Ул полк командиры булган. «Сугыш бик каты бара, исән калу икеле», – дип кенә кыска хәбәр җибәрә. Тиздән аның үлем хәбәре килә. «Әниләре –Таифә әби – үлем хәбәре язылган кәгазьне урам буйлап селки-селки кайтты, күзенә бернәрсә күренми иде», – дип искә ала күршебез укытучы Әминә апа.
Шуның икенче көнендә үк әтине сугышка озатканнар. Ул мине бик яраткан. Тал очына кадәр чөеп сөя иде, диләр. Командировкада вакытта да еш искә алган. «Минем Розалия кызым хәзер токмачлы ашлар ашый торгандыр инде», – дип әйтә торган булган.
Җор сүзле, шаян әтиебез бик матур итеп җырлаган да. Таң атканда кичке уен яки аулак өйдән кайтканда:
«Таң, таң ата, Чулпан калка,
Чулпан – таңның билгесе…» –
дип җырлаганын ишетеп, күрше әби: «Әнә Чупай җырлап кайта», – дигән. Шуннан Чупай дигән кушамат тагылган. Безне дә Чупай Салих кызлары диләр иде. Авылда дүрт-биш Салих бар, барысы да кушаматлы.
Алар яшь чакта аулак өйләр бик популяр булган. Кызлар анда егетләрне дә бик ялындырып, сайлап кына кертә торган булганнар. Кайбер егетләр, үпкәләп:
«Чупай керсә, чут та чут,
Ә без керсәк, чык та чык», –
дигәннәр.
Мин бу турыда үскәч «Совет әдәбияты» журналыннан укыган идем. (Кызганыч, елын хәтерләмим.)
Әтине Наилә апа бик озак озата барган. «Әтием, мин дә синең белән барам, дип бик озак такмакладым», – ди. Әти: «Кызым, мин бик тиз кайтырмын. Менә дошманны гына дөмектерәбез дә. Сез мине көтегез, әниегезгә, әбиегезгә булышыгыз. Сау бул, кызым, елама», – дигән.
Әниебез Шәмсекамал бу вакытта Ижау шәһәренә сыер сатарга киткән булган. Әтине сугышка озата да алмый калган. Сеңлебез Тәнзилә әти киткәч туган. Шулай итеп без – өч бала, әби, әни җыелып калдык. Ә колхозда эшләүче бер әни генә.
Бик кыен һәм авыр чорлар башланды. Бераз үсә төшкәч:
«Кара бүрек киеп чыктым
Хәмәл бураннарында.
Әти китте, ямьнәр бетте
Калмия урамнарында», –
дип җырлаганым әле дә хәзер дә хәтеремдә (Сүз Минзәлә районының Калмия авылы турында бара. Хәзер Тукай районы. – Авт.иск.).
Әнкәй дә, бераз вакыты булганда:
«Кыр казы күлләр читендә,
Ялгыз башым миңа читен лә», –
дип моңлана һәм «Уел» көен көйли иде.(Бик матур итеп җырласа да, моның өчен вакыты да, форсаты да, урыны да юк иде шул.)
Әтиләрне сугышка керткәнче, озак вакыт Суслонгер дигән җирдә тотканнар. Андагы шартлар төрмәдән дә начар булган. Ярымач, ялангач тотып, чиксез авыр эшләр башкарырга мәҗбүр иткәннәр. (Махсус рәвештә корткычлык эшләнгән кебек – булачак сугышчыларны көчсезләндерү өчен.) Күп кенә ир-атлар шунда үлеп калган. Мәскәүдән зур тикшерү килеп кенә, мондагы ерткычлык фаш ителгән.
Сугышка кергәч, бик каты бәрелеш булган. Командирының: «Солтанов, саклан, снаряд очып килә», – дип әйткәненә әти елмаеп кына куя, снаряд аның эчен актарып ташлый. Шуннан санчастька алып киткәннәрме, әллә шунда сугыш кырында ятып калганмы… Безгә бары тик «хәбәрсез югалды» дигән хәбәр генә килеп ирешә.
Командиры Минзәлә районының Воровский совхозыннан Чигвинцев дигән кеше икәнен белгәч, әнкәй ике мәртәбә 35-40 км җәяү юл үтеп барып карады, ләкин очрата алмаган. Ә без әле бәләкәйләр, бүтән йөрүче юк.
Әбинең өч улының да гомере сугышта өзелде. Ә зур улы Минешәех сугышта алган яралардан вафат була.
Әбиебез Гитлерга туктаусыз каһәр догалар кыла иде. Безнең авылда зур булмаган Мулла тавы бар. Әби: «Гитлер явызны эченә кадаклар кагылган мичкә тыгып, Мулла тавыннан тәгәрәтәсе иде», – дия иде. Аның уйлавынча, әйтерсең ул аңа иң зур җәза булачак. Әбиебез бик дини кеше булып, сабыр итүнең нинди саваплы икәнен аңлады.
«Хәсрәт белән кеше үлми,
Ирешмәсә әҗәлләргә», –
дип әйтә иде. Ул бик озак яшәде. 83 яшендә ике генә көн авырып, бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын. Ә сугышта ятып калган уллары өчен бернинди льгота булмады.
Без гомер буе әтине сагынып яшәдек, менә-менә кайтып керер сыман иде. Әтинең бушлаты, бүреге, кыр сумкасы калды. Без шуларны: «Әти исе килә», – дип исни идек.
Сугыш беткәнне хәбәр иткән көндә әнкәй безне уятмаган. «Аларның сөенер кешесе юк», – дигән. Әтиләре кайткан балалар, үзара ачуланышсак: «Әтигә әйтәм!» – дип куркыталар иде. Ә безнең әләкләр кеше юк. Шулай итеп, гомер буе кимсенеп яшәдек. Вәсилә Фәттахованың:
«Белсәгез рәхәтлекләрен
Әтиле булуларның», –
дигән җыр сүзләре хәзер дә үзәкләрне өзә. Белмәдек шул без ул рәхәтлекләрне, гомер буе әтисез яшәгәч.
Әнкәй көн-төн колхоз эшендә булды, алдынгы иде. Уракны да 25 сутыйдан ким урмады. Без дә аңа кулдан килгән кадәр булыша идек. Җәй көне ураза вакытында уракта бигрәк кыен иде аларга. Нинди генә кызу (ә бит көн озынлыгы 18әр сәгать) булса да, уразаны калдырмады, Алланың рәхмәте яусын. Хезмәт көненә дә әз генә ашлык бирәләр иде. Туйганчы ипи ашап үсмәдек. Әле ярый сыерыбыз булды, хөкүмәткә 300 литр сөт тапшырсак та, сөткә-катыкка интекмәдек. Печәнне чокыр-чакырдан урак белән ура идек, сатып та алгаладык. Колхоздан, була калса, салам гына тия иде.
Сугыштан соңгы еллар да авыр булды. Җәй буе юа, кузгалак, сәрдә, кычыткан җыя идек. Алабута җыеп, тегермәндә тарттырабыз. И-и. бигрәк тә тәмле түгел иде ул алабута ипие. Җир кебек кап-кара, авызда үзләнми, шул килеш йотасың.
«Алабута, алабута,
Нигә чәчәк атмыйсың?
Күпме генә ашасам да,
Йөрәгемә ятмыйсың», –
дип тикмәгә генә җырламыйлар иде инде.
Ә яз көне бакчада кәлҗемә җыябыз. Аны черек бәрәңге диләр. Юк, ул өшегән бәрәңге иде. Кабыгын әрчегәч, ап-ак була. Аны төеп, коймагын пешергәннән соң майлап ашаганда, бик тәмле була иде.
Әйткәнемчә, әнкәйләр җәй буе – басуда, көзен – ындырда ашлык сугуда, кышын – фермада. Җитмәсә, безнең татар авылында дуңгыз фермасы. Ә урыс авылы Батракта сарык фермасы. Дуңгызны карарга күп көч, вакыт кирәк. Татар хатыннары тырыш, күндәм, шул туймас дуңгызларга ашарга пешереп, көянтә белән ташып ашатырга кирәк. Үсә төшкәч, без дә булышырга бара идек. Хәтерлим, әнкәйгә, яхшы артым алганга, дуңгыз баласы бүләк иттеләр. Алды инде биргәч. Җәй буе тәрбияләп, чип-чиста итеп юып үстердек. Көз көне сатып, өскә-башка кием юнәлттек. Аллаһым гафу итсен! (Хәрамнәрдән санамасын иде.)
Тора-бара авыл халкына тагын бер мәшәкать туды – күксагыз дигән үсемлек үстерә башладылар. Ул вакытта шин ясый торган заводлар юк. Күксагыз каучук ясау өчен үстерелә иде. Бик нәзберек үсемлек. Квадратлап оялап утыртыла. Шулкадәр көч һәм игътибар таләп итә. Әле дә хәтерлим, Харлампида фамилияле бер яһүд агрономы теңкәгә тия иде. Бер сантиметрга читтәрәк булса, рәт араларын карап төзәттерә, яңадан күчертә. Бер генә чүп үләне күрсә дә, зур кисәтү ясый. Чып-чын фанатик. Ярый әле бу үсемлекне ике-өч елдан да ары утыртмадылар.
Зелпе тамыры әзерләү дә бик авыр мәшәкать булып истә калган. Балавыз урманыннан зелпе казып алып кайтып, тамырын казанда пешергәннән соң кабыгын төшерә идек. Әзерләгән зелпе тамырын киптереп, урман каравылчысына тапшырасың. Ул аңа әз булса да утын бирә. Дөресрәге, утын әзерләргә рөхсәт итә.
Ул вакыттагы налоглар, үзара салымнар халыкның үзәгенә үтте. Җитмәсә, ел да заемга яздырып, хәлне бетерәләр иде. Ә кайдан аласыдыр заемга түләр өчен акчаны?
Калмияда җиде классны тәмамлагач, урта мәктәпкә Күзкәйгә йөрдек. Аннары, комсомол путевкасы белән, Оренбург өлкәсенә тимер юл төзергә киттем. Минем белән Күзкәйдән Хәйруллина Әминә, Калмиядан Фәрүсә, Воровскийдан Сизова Тамара барды. Анда вагоннарда тордык. Уртада галанка, күмер ягып җылытабыз. Эш авыр. Кулларга сөялләр чыгып бетте. Совковый көрәк белән, киркалар белән ватып, вагонеткалардан балласт (ком) бушатабыз. Кыш көне кар яуса, төнлә дә тимер юлны көрәргә алып чыгалар иде. Без – авылда эшләп үскән кызларга булдыра алмаслык эш юк. Әле бригадада алдынгылар рәтендә. Яхшы эшләгән өчен, Оренбургка яшьләр фестиваленә дә җибәрделәр. Бик матур бәйрәм карап кайттым. Ел ярым эшләгәч, отпуск алдык. Әминә белән Минзәлә педучилищесына имтихан биргәч, барып расчёт алып кайттык. Училищедан соң мәктәптә укыту, читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлау, аннары мөстәкыйль тормыш, гаилә кору.
Шуңа шөкер, әнкәйнең тырышлыгы белән, ким-хур булмадык. Яхшы укыдык, хезмәт сөеп үстек. Тәнзилә сеңлем белән икебез дә югары белем алдык. 45 ел педагоглык стажым бар.
Апага уку тимәде, аңа әнкәйгә булышасы булды. 16 яшеннән Свердловскига китте. Туганнар аны завод эшенә кертте. Хәзер аңа 85 яшь. Хезмәт ветераны.
Әниебез, 60 яше тулгач, вафат булды. Урыны җәннәттә булсын. Күп тартырга туры килде шул аңа «уфалла арбасы»н. Әти белән бары 10 ел торып калган. Әти үлгәндә, аңа бары 35 яшь булган. Күпме генә сорасалар да, яңадан тормышка чыкмады. Балаларыма үз әтиләре булмас, дип уйлады. Бу бит ул вакыттагы тол хатыннар девизы. Барысы да Алланың рәхмәтендә булсыннар.
Без – сугыш чоры балалары. Бармы соң, әллә булдымы соң шул ел балаларына игътибар? Ил буенча без хәзер 12 миллион икән. Әле бу сан көннән-көн кими. Ничә еллардан бирле бу категория кешеләренә өстәмә ярдәм, игътибар кирәклеге турында сүз бара. 19нчы апрельдә ясаган чыгышында КПРФ җитәкчесе Г.Зюганов бу турыда басым ясап әйтте. Нәрсә булыр, игътибарга алырмы җитәкчеләр? Билгесез.
Ә менә сугыш ветераннарына, гаиләләренә соңгы вакытта, кирәк булса-булмаса да, фатир өләшәләр. Мохтаҗларына бирсеннәр, бик әйбәт. Ә бит менә дигән шартларда яшәгәннәре ул фатирны кая куярга белми: йә оныгына бүләк итә, йә квартирантлар кертеп, акча эшли, йә балалары шул фатир өчен талашып бетә. Илдәге гаделсезлеккә күңел әрни. Берни эшләр хәл юк.
Инде еллар тыныч булсын, балаларыбыз, оныкларыбыз сугыш афәтләрен күрмәсен, тыныч, мул тормышта яшәсеннәр иде дигән теләктә калам.
Розалия УРАЗАЕВА,
Русия мәгариф отличнигы, ветеран-укытучы.
Чаллы шәһәре

Комментарии