Ул корбаннар безнең бәхет өчен?

Ул корбаннар безнең бәхет өчен?

Вакыт ничек тиз уза! Зур югалтулар бәрабәренә Бөек Ватан сугышында җиңүгә дә 73 ел вакыт узган да киткән. Бу сугышта илебез 27 миллион кешесен югалтты. Вакытсыз өзелгән бу гомерләр өчен кемне гаепләргә? Гитлерның нияте – башка дәүләтләрне җимереп, җир йөзендә Бөек Германия төзү булган. Ә бүгенге демагоглар, тарихны бозып, имештер Германия СССР халыкларына ирек, яхшы тормыш, көнбатыш цивилизациясе алып килергә теләгән, димәкче була. Халык арасында, Германия җиңгән булса, яхшырак булыр иде, диючеләр дә бар. Путин үзенең бер чыгышында (16 гыйнвар, 2014 ел), мондый кешеләр ялгыша, әгәр Германия җиңгән булса, Русия дигән илне тамырдан юк итә иде, диде.

Гомер үтә. Сугыш вакытында 8, 9, 10 яшьлек булган без – ачлы-туклы ялангач балалар да инде картаеп киләбез. Ә ул вакытта безгә дә тәүлегенә 10-12шәр сәгать эшләргә туры килде. Шәһәр малайлары станок артына басса, авылныкылар, аягына чабата киеп, кырда тубал тоткан бабайларга чәчү чәчеште, кәкре урак белән иген урды. Хәзерге укучыларга бу тормышның 5 кенә минутын күрсәтсәң, нәрсә диярләр иде икән. Берүк Аллаһы Тәгалә кешелеккә ул хәлләрне кабат күрергә язмасын.

Хөрмәтле депутатларыбыз тыл ветераны исемен 14 яшьтән эшли башлаучыларга бирүгә иреште анысы. Әмма хөкүмәтебез сугыш чоры балаларының хезмәтен әле дә күрмәмешкә салыша.

Үзем өчен генә әйтәм, 9 яшемдә мин Тәкәнеш районының «1 Май» исемле колхозында (Ишки авылы) «конный двор»да сугышка алынасы атларны карадым. 10 яшемдә Кукмара тимер юл станциясенә барып, көнчыгыштан танклар, хәрби техника төяп килгән эшелонга эләгеп, сугышка китеп бардым.

Сугыш елларында да халыкка карата гаделлек булмаган инде ул. Әтием Гайнуллин Морзахан Мәскәү, Сталинград, Курс дугасы, Берлин сугышларында була. 1945нче елның августында Ерак Көнчыгышка японнар белән сугышка җибәрелә. Авылга 1946нчы елны гына кайта. Аңа Ватан сугышы ордены биреләчәген әйтеп кайтаралар. Ул аны 1978нче елга кадәр көтте, бәгырькәем. Сугышта алган яраларыннан бик интекте. Мамадыш военкоматына мөрәҗәгать иткәч, бездә андый кеше «не числиться» диделәр. Моннан да зуррак хыянәт була аламы? Аптырагач, Мәскәү өлкәсенең Подольск, Кызыл Армия архивларына яздым. «Башта акча җибәрегез, аннары җавап бирербез», – диделәр. Кемгә кирәк соң бу туган ил?

Әтием Гайнуллин Морзахан Берлинда бер немец офицерын атып, аның бил каешы аелын алган булган. Нинди металл булгандыр ул – бик җиңел һәм күгәрми. Аелга «COTTMITUNS» дип язылган. Бу «Аллаһ безнең белән» дигән сүз икән. Күрәсез, немецларның да Аллаһлары булган.

Әйе, Бөек Ватан сугышында күп милләтле Кызыл Армия җиңүгә иреште, дөньяга танылды. Коелган кан бүгенге һәм киләчәк буыннарның бәхетле тормышы өчен булган дип саныйк…

Кави МОРЗАХАНОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии