Сокланырлык кеше

Тормыш булгач, акрынлап яшь тә баргач, сәламәтлекне барлап, хастаханәдә дә ятып чыгарга туры килә. Кемнәр белән генә очрашмыйсың да, кемнәр белән генә дуслашмыйсың анда.

Казан каласының бер больницасында дәваланганда аның белән бер бүлмәдә ятарга туры килде миңа. 1939нчы елгы Рөстәм – язмышның ачысын да, төчесендә татыган сугыш чоры баласы. Үзе Югары Әлкидә туган, хәзер Яшел Үзәндә яши икән. Хатыны Мәрзия ханым белән тормышны иңгә-иң куеп тартканнар.

Гамьсез балачакны күрмәгән дә буын алар. Болай да ачлы-туклы яшәгәндә сугыш башлана. Рөстәмнең әтисе Вәли абый, хәрби комиссариатка барып, үзен сугышка җибәрүләрен сорап үтенеч яза. Үтенечен канәгатьләндерәләр. Әнисе Фәүзиянең сөйләве буенча, бу вакытта Рөстәмгә ике яшь булып, әтисе аны авылны чыкканчы күтәреп барган. Ата кеше улының битеннән үбеп, бер чөеп сөйгән дә, хатынына аны дөрес тәрбияләп үстерергә кушып калдырган. Бу вакытта әти кеше үзенең нинди мәхшәргә, тәмугка баруын, мөгаен, сиземләгәндер. Бу аларның соңгы күрешүләре булган.

– Сугыш вакытлары, ә бәлкем, сугышның соңгы еллары булгандыр – әниләр басуда тезелешеп печән чабалар. Ашарга юк диярлек вакытлар. Әниләргә көндез басуда бер тәлинкә аш бирәләр. Без малайлар бер-ике сәгать алдан әниләр янына киләбез. Алар үз авызларыннан өзеп, ашларын безгә ашата, әле бит аларның көне буе эшлиселәре дә бар. Ярый әнигә мин берүзем киләм, ә кайбер хатыннарның өчәр-дүртәр баласы килә, ул әниләрнең үзләренә ашарга нәрсә калгандыр? Аш пешерүче апа: «Әниләрегезне ачтан үтерәсез», – дип, безне ачулана иде. Нишлисең, тамак ашарга сорый бит, – дип, хәтер йомгагын сүтте Рөстәм абый. – Элек басулардан башаклар җыя торган иделәр, әни күлмәк астына кесә тегеп, бригадирлар күрмәгәндә шунда бераз башак яшереп алып кайта торган иде. Эләгергә ярамый, югыйсә төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Кич җиткәч, әни шуны онга әйләндереп, аш пешерә. И тәмле булыр иде ул аш! Әле аның ыштанын да, күлмәген дә капчыктан тегәләр иде. Ул капчык белән тәгәрмәчләр өчен корым кайта торган иде. Әниләр шул капчыкларны йомыркага яисә бәрәңгегә алмаштырып алалар иде…

Сугыштан бер өчпочмаклы хат килеп, әтидән башкача хәбәр булмый. Сугыштан соң әти белән киткән кешеләр сугыштан кайтып бетәләр, минем әти генә күренми. Әни, иренмичә, сугыштан кайткан солдатларны күрергә-сөйләшергә дип, авылларына барып әйләнә. Аларның берсе әтиемнең баш капкачын снаряд кыйпылчыгы әйләндереп ачканын, ул мәхшәрдә аны күмеп торып булмаганын, каргалар, козгыннар мәетен таратмасыннар өчен, окоп кырыеннан балчык төшереп күмеп калдыруларын сөйләгән. Шуларны ишеткәч кенә әнием әтиемнең юклыгына ышанды. Аннары күрше авылдан Харис исемле кешегә кияүгә чыкты. Мине, әниемнең әтисе – бабам үзләренә алды.

Әбидә ачлы-туклы яшәп, ике класс укыдым. Читтән килгән малай булганлыктан, башка малайлар мине кыерсыталар, кыйныйлар иде. Шуңа урамга бик чыгармадылар мине. Әбинең мине тәрбияләү, үстерү өчен мөмкинчелеге булмаганлыктан, кире әниләргә илтергә булды. Бу кыш ае иде. Бер телем икмәкне күкрәк турысына кыстырып куеп, җәяүләп бардык. Әби артыннан йөгереп барам да, аннан ул мине бераз чанага утыртып тартып бара. Күкрәктәге икмәкне чеметеп кенә сындырып кабам. Их ул икмәкнең тәмлелеге! Ач килеш кичкә әниләргә барып кердек. Яңа әти башта үзенә Харис абый дип дәшәргә кушты, бераз яшәгәч, әти диеп дәштем. Әтием үги булса да бер вакытта да какмады, кыерсытмады. Үзем дә нинди генә эш кушсалар да, тырышып җиренә җиткереп эшләргә тырыштым.

Ул вакытларда халыктан мал-туар җыеп, хөкүмәткә тапшыра торган «заготскот»лар бар иде. Яңа әтиемнең бер туганы шунда эшләде. Миңа да сыер малларын Свердловск шәһәренә кадәр куып барып тапшыру өчен оешкан көтүчеләр бригадасына керергә тәкъдим ясады. Мин риза булдым. Сабан туе узгач, юлга кузгалдык. Аягыма кияргә юк иде – мин яланаяк киттем. Тугыз кеше идек. Бер үгезне җигеп, арбага юлда ашарга дигән ашамлык, төн куну өчен палатка салдык. Чистайларны үтеп, Ык елгасын сыерлар белән йөзеп уздык. Свердловск шәһәренә ачлы-туклы көе өч ай буе бардык. Мал-туарга төнлә чиратлашып каравыл тора идек. Яланаяк булгач, аяк туңа, кайда яңа сыер тизәге бар – тизрәк шуңа барып баса торган идем. Шунда таякка таянып торганда йокыга китеп, егылып та киткән чакларым күп булды. Сентябрь урталарында гына килеп җиттек Свердловскига. Хәзер сөйләргә генә җиңел, ә ул вакыттагы авырлыкны үзем генә беләм, әле дә күз алдымда тора. Авыррак булсын диеп, су эчертеп, үлән ашатып тапшырдык малларны. Миңа шунда 250 сум акча бирделәр. Ул вакыт өчен бик зур акча инде бу. Кибеткә барып, өстенә мәк сипкән батонны гомеремдә беренче тапкыр туйганчы ашаган идем. Аякка зуррак размерлы ботинка да алып кидем. Кире кайтканда поезд белән ике тәүлек эчендә кайтып җиттек, ә кайткач, тагын 1050 сум акча бирделәр.

Яшь малай булсам да, сыер малларын көтүне дәвам иттем. Бу юлы бозаулар карауны йөкләделәр. Урманда 25 гектарлы алан бар иде, җәен бозауларны төнгә шундагы кардага яба идек. Карда кырыенда гына кукуруз басуы. Төнлә утардагы бозаулар белән кукурузны сакларга әти килә торган иде. Без ул килгән ат белән авылга кайтып китеп, иртән тагын килеп алмашына идек.

Бер кичне безне алмаштырырга әти килә алмады, ике иптәшем җәяүләп кайтып киттеләр. Мин әти урынына бозаулар белән кукуруз басуын сакларга калдым. Арылган, аннан килеп яшь вакыт бит: йокланган. Иртә белән мине басуларны тикшереп йөрүче Гали абый уятты. Карасам: бозаулар утарны ватып, кукуруз басуына ябырылганнар. Гали абый мине үзе белән совхоз директоры янына алып кайтып, бозауларны ашатырга юри керткән, дип ялганлады. Миңа 950 сум штраф салдылар.

Шуннан соң әнинең абыйсыннан әҗәткә ике йөз илле сум акча алып, Казахстан якларына китеп, тимер юлда төрле эшләрдә эшләдем. Таҗикстан, Караганда шахталарында эшләргә туры килде. Шуннан армиягә алынып, өч ел ярым санитар булып хезмәт иттем. Хатыным Мәрзия белән дә шунда таныштык.

Армиядән кайткач, Советлар Союзының кайсы гына шәһәрләрендә булмадым да, кем генә булып эшләмәдем. Мәрзия белән өйләнешкәч, үз якларыбызга кайттык. Барысын да үзебезгә җиткерергә туры килде. Тормышның бик авыр чорларын кичереп яшәдек. Ике бала үстереп, барысына да сөенеп кенә яши башлаган идек, тагын кайгы сагалап торган булып чыкты: 39 яшендә олы улым инсульттан китеп барды. Үзең исән чагыңда балаларың сине ташлап китмәсеннәр икән ул. Хәзер карап торган бер кызым бар. Тормыш аз гына үз эзенә төште дигәндә, хатыным Мәрзия дә гүр иясе булды. «Үлгән артыннан үлеп булмый», – диләр бит. Менә без дә Дания апаң белән кушылып яши башладык. Бер-беребезне аңлап, санлап яшәп яту, – диеп тәмамлады ул үзенең ачы да, михнәтле дә язмышы турында сөйләвен.

Рөстәм абыйның нинди авырлыклар күреп тә сынмавы, кайберәүләр кебек, аракы шешәсенә ябышмавы миндә соклану, бу сугыш чоры баласына карата зур ихтирам уятты. Ул үзенең яраткан әнисен дә тәрбияләп, соңгы юлга озаткан. Рөстәм абый белән аерылышканда, аларның шатлыкта-бәхеттә, авырмыйча, сау-сәламәт яшәүләрен теләп калдым.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии