- 13.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тимерәй очында туып үскәнгә, безнең өчен бик тә якын ул – Тимерәй ягы. Бик атаклы оч ул! Халкы бердәм дә, тапкыр да, усал да, тату да, көчле дә!
«Тимерәй» атамасы бик борынгыдан килә. Елга буенда тимерче алачыгы булган. 1700нче елларга барып тоташкан нәсел шәҗәрәләрендә дә бу искә алына. Якындагы елга да, урам да шул исемне алган. Тимерәй урамы – башка авылларга, шәһәрләргә, Аксубайга чыгып китә торган бердәнбер урам. Сабан туе җитү белән, халкының ашыгып, җәяүлесе-атлысы Аксу авылына баруы хәтердә. Капка төбенә чыгып утырып, аларны күзәтүе үзе бер рәхәт иде. Шул урамнан күпме кеше сугышка чыгып киткән, күпмесе кире әйләнеп кайта алмаган…
Урамның бабайлары (туган еллары бер тирәдәрәк, 1905-1920 елгылар) барысы да ак сакаллы иделәр. Аларның ураза айларында урам тутырып ифтар мәҗлесенә барулары, мәҗлестән соң, тәравих намазлары укырга килүләре истә калган. Җомга, тәравих, гает намазларын, күп вакыт Җәләлетдин бабай Хөсәеновларда һәм Фатыйх абзый Хәмитовларда укыйлар иде. Соңрак Минәхмәт абый Сөләйманов өенә күчтеләр. Аларның бер-берсе белән дус, тату яшәүләре яшьләргә үрнәк булды.
Совет хөкүмәте тудырган авырлыкларны да күрде ул бабайлар. Аякларындагы читек, күн итекләрне чабаталарга, урыс аяк киеменә, икмәкләрен алабута үләненә алыштырдылар. Сугышны да кичте аларның башлары. Сугыштан соң килгән ачлык заманда бер кат кием белән, авылны, тулы бер колхозны аякка бастыруда бушлай хезмәт куйдылар. Алар тормышның ачысын – төчесен күреп, үзләренең авыр тормыш юлларын намус белән үттеләр. Шуңа да күбесе 1985нче елларда. 64 – 75 яшьләрендә бу якты дөнья белән араны өзеп, мәңгелек йорт-ахирәткә күчте. Аллаһ аларга иман байлыгы бирсен. Амин.
Хәзер урамыбызда бу бабайларның уллары, оныклары яши. Бар да яхшы өйләрдә, әйбәт көн күрәләр. Ләкин, алар барыбер яшәп киткән бабайлар дәрәҗәсенә җитә алмаслар мөгаен, чөнки шайтан суы бик иркен таралды, шул шаукымга иярмичә булдыра алмадылар. Әгәр берәрсе читләшеп, аларга кушылмаса «син мулла булдыңмы әллә?» – дип көләләр. Билгеле инде кемнең үзеннән көлдерәсе килсен. Шуңа күрә, урамыбызда төрле тавышлар, ызгышлар булгалый, ир-атлар дөнья белән вакытсыз хушлаша, урам халкы азайды. Яшьләр аңнарын хәмер белән томалап, дөньяның ямен дә күрә алмыйча көн итә.
Тормыш авыр диләр, әмма хәзерге авырлыклар, элек безнең бабайлар күргән авырлыклар белән чагыштырырлыкмы соң? Бәлки күмәк хуҗалыкта эш булмагангадыр? Бәлкем башкададыр… Барлый башласаң, сәбәпләре бик күптер аның. Атаклы Тимерәй урамы, авыл хәзер авыр хәлдә булса да, бабайларыбыздан калган тәртип киләчәктә әйләнеп кайтса иде дигән теләк-нияттә калабыз!!!
Салих ЗӨФӘРОВ.
Аксубай районы: Иске Ибрай авылы.
Тимерәй урамы,
Комментарии