- 13.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Кеше олыгая барган саен балачак, яшүсмер, яшьлек чорына ешрак әйләнеп кайта. Үзем дә истәлекләр йомгагын бер сүтә, бер чорный үткәннәремә «юл алам». Анда яшьлегебез Сабантуеннан матур хатирәләр белән тулы бер гомер бар. Кемнеңдер хәтерендә ярсу атлар чабадыр, көрәшчеләр бил алышадыр, кемнәрдер дуслар-туганнар, сыйныфташлар, яшьлек мәхәббәтләре белән очрашулар тәэсирендәдер… Ә минем күңелемдә җиһанны тутырып, Бәрәңге Сабантуе мәйданнарын гөрләтеп, республикада да бердәнбер диярлек тынлы уен кораллары оркестрыбыз уйный. Маршлар, дәртле бию көйләре, салмак вальслар, замана җырларыннан попуррилар…
Мари карурманнары уртасында урнашкан татар авылында каян килсен инде ул оркестр хәтле оркестр диярсез, җитмәсә, тынлы, чып-чын оркестр… Хәзер юк инде… 1952нче елдан 1985нче елга кадәр уйнаган оркестрыбызны сагынып сөйләргә генә калды…
1932нче елдан 1956нчы елга кадәр эшләп килгән Бәрәңге педучилищесы директоры Соловьев 1952нче елны республикада беренчеләрдән булып тынлы уен кораллары оркестрын оештыра, тик үзенә генә куанычын күрү насыйп булмый. Шул ук елны Крещениеда бәкедә коенганын сылтау итеп кулга алалар, юкка чыгаралар. Беренче карлыгачлар, музыкантлар: Әхмәдуллин, Камил Бакеев, Геннадий Афанасьевич Хлебников, Арсений Иванов, җитәкчесе Аркадий Гаврилович Петухов һәм башкалар. Сабантуй мәйданнары, Беренче Май, Җиңү көне, 7 ноябрь демонстрацияләре оркестрсыз узмады.
Беренче музыкантлардан Г. А. Хлебников белән Камил абый Бакеев кына исән. Камил абый сөйләве буенча оркестрны халык, «пулный музик», дип атап йөрткән. Ул вакытларда халыкның бу яңалыкны ничек кабул иткәнен сөйләргә сүзләр, тасвирларга фантазия җитеп бетмәс, ди ул. 1959нчы елны мәчет нигезенә салынган Түбән Мазарбашы клубын ачу тантанасы хәтерендә аның. Ул вакыттагы колхоз рәисе Мәсфура апа Зыятдинова «Пулный музик» чакырта. Мәчет нигезендә, яңа клубта тынлы уен кораллары оркестры уйный…
1956нчы елны педучилище ябылып аның базасында мәктәп-интернат оештырыла (директоры Татарстан кызы Халидә Фәйзрахман кызы Габидуллина-Галләмова). Оркестр составына тәрбияләнүчеләр, өлкән сыйныф егетләре – Мәгруф Галләмов, Радик Тимерханов, Әнвәр Габдуллин, Люда Корнилова (кызлардан бердәнбер музыкант) һәм башкалар өстәлә.
Кызганычка каршы 1973нче елны мәктәп-интернат яна. 1975нче елдан яңартылган группада тынлы уен кораллары оркестры уйнавын дәвам итә. «ВИА ЕГЕТЛӘРЕ» исеме астында уйныйлар. Составында алыштыргысыз музыкантлар: Мәгариф отличнигы Г. А. Хлебников, җитәкчесе М. П. Беляков, Комсомол райкомының беренче секретаре Радик Хәйбри улы Тимерханов, Партия Райкомы бүлек җитәкчесе Әнвәр Гайзул улы Габдуллин, типография җитәкчесе А. П. Черепанов һәм башкалар.
Бу яңа состав 1985нче елга кадәр халыкка хезмәт итә. Тормыш гел бәйрәмнәрдән генә тормый. Илгә, шул исәптән районыбызга да ерак Әфганистан җиреннән, Чечнядан канлы бәрелешләр корбаннары да кайта, зур җитәкчеләр дә кайсы фаҗигале, кайсы авырып дөнья куя. Андый очракларда күңелләренә авыр алып уйнарга туры килә, билгеле. Барысыннан да кыены алар өчен уен кораллары янган төн булгандыр, мөгаен. Бәрәңге урта мәктәбе янгыны барысына да нокта куя…
Тынлы уен кораллары оркестры катнашыннан башка гына 29нчы Сабантуйлар якынлаша. Музыкантлардан кайберләре, шул исәптән Р. Х. Тимерханов, А. П. Черепанов вакытсыз вафат булдылар, урыннары җәннәттә булсын… Ләкин Сабантуйлар исән, хәтер исән… Бәрәңге тынлы уен кораллары оркестры да халык хәтерендә үлемсез. Халык хәтере гомерлек!
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари Иле, Бәрәңге Бистәсе.
Рәсемнәрдә: тынлы уен кораллары оркестры музыкантлары төрле елларда. ТАТАР АВЫЛЫНДА ТЫНЛЫ ОРКЕСТРЛЫ САБАНТУЙЛАР...,

Комментарии