Соклануга лаек кешеләр

Соклануга лаек кешеләр

Светлана Белякова белән хатын-кызлар љчен махсус сайтта таныштым. Ул оештырган «Үзенчәлекле балалар әниләре, берләшик» дигән теманы кызыксынып кына ачып караган идем. Биредә сүз церебраль паралич авырулы балалар турында бара икән. Әниләр бер-берсенә нинди табибларга күренүе турында сљйли, бер-берсен юата, киңәшләр бирә, сабыйларының ирешкән уңышлары хакында яза. Андагы язуларны укыганда, күңелем тулды.

Светаның кызы Маша да шундый ук «үзенчәлекле» икән. Әмма йљзендә авыру билгеләре бик сизелми. Сары чәче бљдрә чәчле, оялчан гына елмайган бу кызга сокланып туя алмадым. Биш яшьлек баланың яшисе килә һәм шуның љчен ул кљн саен авыруы белән кљрәшергә мәҗбүр.

Светаның кан басымы югары булгач, алты айлык баласын мәҗбүри таптырганнар. Авырлыгы нибары 980 грамм булган сабый, җитмәсә, башы белән түгел, аягы белән чыккан. Нәтиҗәдә, Машага «спастик тетрапарез» дигән куркыныч диагноз куялар. Бу – балалар церебраль параличы авыруының бер тљре: нерв системасына зыян килү сәбәпле, кешенең аяк-куллары эшләми.

Света табибларга рәнҗүледер, аларны сүгәр дип кљтсәм дә, юк, ул тыныч кына сүзен дәвам итте:

– Башта алты кљн бала тудыру йортында яттык, аннары сабыемны балалар хастаханәсендәге реанимациягә күчерделәр, – дип искә алды ана. – Мондый вакытта хастаханәдә психолог эшләсә, бәлки, шулкадәр авыр булмас иде: анага да, атага да рухи ярдәм кирәк. Кая анда тынычландыру! Бала тудыру йортыннан чыгарганда миңа бирелгән документларда «поздний выкидыш» дип язылган иде…

Биш айлык вакытында Машаның күзләре кылыйлана башлаган. Невропатолог борчылмаска кушып, витаминнар эчертергә киңәш иткән. Күпмедер вакыт узгач, Света моның турында укыган: бу – баш миендә үзгәрешләр булуы хакында сљйли икән. Ничә табибка күренсәләр дә, «барысы да әйбәт» дип тынычландырганнар. Нәтиҗәдә араларыннан берсе анага бала хәленең мљшкел булуы турында әйткән.

Сәламәт сабый белән чагыштырганда, авыру баланың физик һәм акыл үсеше күпкә калыша, билгеле. Шуңа күрә Машаның якыннары аның һәр уңай үзгәрешен шатланып кабул итә. Әнә ике яшендә, аркасында ятканда кинәт корсагына әйләнгәч, күпме куаныч булган! Баланың сљйләме тизрәк ачылсын дисәң, кулларга тљрле күнегүләр эшләргә кирәк. Кызның куллары тотмый диярлек, шулай да, чиста сљйләшүенә логопедлар гаҗәпләнә генә. Маша утыра, басып тора алмый, үрмәләми, әмма бер бүлмәдән икенчесенә шуышып чыга. Шуышуы – аның авыруы љчен зур үсеш, чљнки кљн саен иртән һәм кичен берәр сәгать дәвамында әнисе аңа физик күнегүләр ясый, уколлар кадый, кирәк булса, парафинга тљрә, Чуашстаннан махсус кайтартылган балчыкны сылый. Шулай да, Света кызының аякка басачагына ышана, чљнки, үзе әйтүенчә, танышлары арасында мондый очраклар бар. Ә менә авырырга ярамый. Суык тисә дә, авырган вакытта күнегүләр эшләмичә торган баланың бар ирешкәне юкка чыга. Савыккач, барысын љр-яңадан башларга кирәк.

Хәзерге алар реабилитация үзәгенә йљри. Бу мљмкинлек елына нибары ике мәртәбә бирелә. Аралашуга сусаган, түземсезләнеп кљтеп алган «балалар бакчасы»на (Маша үзәкне шулай дип атый) кыз бер-ике ай йљриячәк. Љйдә ашамый торган бала үзәктә бирелгән ашларны тәмләп ашый, иртәгә киясе күлмәкне кичтән үк сайлап куя. Љйдә күнегүләр ясаганда кайчак еласа, анда, ничек кенә авыртса да, түзә.

Света минем белән сљйләшкәндә бер минут та тыныч утыра алмады: баланы яткырды, алдына утыртты, «рәсем ясыйм» дигәч, кәгазь белән буяу бирде, кулларын буяуга тыгып рәсем ясарга ярдәм итте, аннары махсус пазллар чыгарды, алар белән мәш килделәр. Машаның авырлыгы 16 килограмм, аны урамга алып чыга торган коляска 35 килограмм чамасы, шуның белән автобуска да керергә туры килә. Үзләре йљри торган почтага пандус куйдыруларын сорап, ана администрациягә хатлар язгач, бер ел узгач, куйганнар.

– Анда нибары љч баскыч, әмма баланы һәм колясканы күтәреп менәргә кљчем җитми, ә кызымны калдырып, беркая чыга алмыйм: без энә белән җеп сыман, кая барсам да, ул һәрчак үзем белән, – ди Света.

Инвалидларга дәүләт ярдәм итәме? Светаның сүзләренә караганда, аларга елына ике мәртәбә реабилитация үзәгенә юллама бирелә. Ә менә санаторийга әлегә бара алмыйлар. Башта баланы: «Сезгә љч яшь тулмады әле» дип, чиратка куймаганнар, хәзер исә чират һаман җитми. Пенсиягә килгәндә, Машага ай саен 6500 сум түләнә, анага, баланы караган љчен, 1200 сум күчереп баралар. Әмма массаж ясаучы бер сеанска – 600 сум, логопед бер шљгыль љчен 250 сум алганда, бу акча, билгеле, җитми. Машага кирәкле дарулар социаль исемлеккә кертелмәгән, үзләре сатып алалар. Әтиләре Сергей эшләгән акча да тулысынча диярлек балага тотыла.

Балаңа ярдәм итү љчен, нәрсә генә эшләмисең бит. Узган ел ноябрьдә алар, спонсорлар ярдәме белән, Мәскәүдәге хастаханәгә барып кайткан. Бару-кайту гына үз акчаларына булган. Файдасы булгач, быел кабат шунда барырга җыеналар.

– Анда баланы бар белгечләр тикшерде, йљрәкне УЗИдан карадылар, башын томографиягә тљшерделәр. Томографияне Казанда сорагач, бер невролог «хәлегез авырайгач, килерсез», икенчесе «тљшерербез, ә бу сезгә нәрсә бирер» диде, – дип кљрсенеп куйды ана. – Биредә балага күзлекнең плюс икелесен биргәннәр иде, анда баргач, бер күз күреме плюс биш, икенчесе плюс алты ярым икәнлеге ачыкланды.

Аңа кадәр Света Машаны алты мәртәбә Киевка алып барган. 50 процент чыгымнарын спонсорлар каплаган. Беренче мәртәбә шунда барып кайткач, баланың 2,5 яшендә теле ачылган. Маша җырларга да ярата, тик абыйсы Никита љчен генә. Кыз 9 яшьлек абыйсын бик ярата, аңа охшарга тырыша: үзенә чалбар кидерүләрен таләп итә, чәченә тасма үрдерми. Никита сәламәт бала, әмма сеңлесе љчен бик борчыла. Әнисе һәм Маша белән бергә хастаханәдә ятканда, күрше палатада анасы баш тарткан бала барлыгын белгәч, аны кызганып елаган. Дуслары арасында балалар да бар икән.

Светаның сүзләренә караганда, Киевта кешеләр инвалидларга игътибарлырак. Казанда исә мљнәсәбәт тљрлечә була. Бервакыт 16 килолы баланы коляскасы белән автобуска күтәреп кергәч, кондуктор: «Сезнең кебекләр љчен махсус автобус йљри, урынны күп аласыз», – дип дорфа итеп әйткәч, ана түзми, елап җибәрә. Шундагы кешеләрдән ник берсе аны якласын! «Кеше хәлен кеше аңламый» диюләре дљрес икән шул.

Җәен Света Машаны урамга комлыкта уйнарга алып чыга.

– Балаларның бармак күрсәтүләренә игътибар итмәскә тырышасың, тик менә љлкән кешеләрнең кычкыра-кычкыра: «Алла сакласын», – дип китеп баруларын авыр кичерәм. Бала да ишетә бит. Мондый авырулар язмасын, билгеле, тик ул кљтмәгәндә барлыкка килергә мљмкин. Әнә бер малайның башына агач аугач, тагын бер балага љч айлык вакытта прививка ясагач, шундый булганнар, – дип әрнеп сљйли ул.

Маша да – кеше, тик авыру. Шуңа күрә, Света әйтүенчә, чит илдәге кебек, инвалидлар сәламәт балалар белән бер мәктәптә укый алмаячак. Күзлек кигән балага да нинди генә кушаматлар тагып бетермиләр.

Маша туганчы хисапчы булып эшләгән Света хәзер социаль хезмәткәр белгечлеге буенча белем ала. Кайчан да булса эшкә чыгачагына ышана. Маша кебекләр љчен Казанда бер мәктәп бар, кыз шунда укырга керергә тели.

Инвалид балаларның ата-аналары љчен интернетта оештырылган республика оешмасы «Забота» Света хәлендә калучыларга ярдәм итә: яңа законнар белән таныштыра, кирәкле документларны тутырырга љйрәтә һ.б. Алар кул кушырып утырмый. Игътибар итәсе проблемалар күп, әмма аларга нишләптер җитәкчеләр күз йома. Узган ел сентябрьдә Казандагы реабилитация үзәкләренең берсен ябарга җыенуларын белгәч, инвалид баласы булган әниләр митинг уздырган. Инвалид балага елына дүрт пар ортопедик аяк киеме бирелергә тиеш. Света әйтүенчә, Машага әле 2010 ел љчен ике пар аяк киеме бирелмәгән. Аяклар љчен кирәк булган беркеткечләр дә юк, диләр. Әмма могҗизалар да була. Бервакыт кљтмәгәндә љйләренә бер тљркем табиб килеп кергән: берсе анализга кан алган, икенчесе – кулларын, љченчесе аякларын капшаган. Озак тормаганнар, тиз арада китеп тә барганнар. Гажәпләнгән анага аңлатканнар: инвалидлар ункљнлеге уңаеннан уздырылган акция бара икән. Биш елга беренче мәртәбә.

Љйләренә, ул балага ничек карармын, дип куркып бардым. Кызганудан, елап җибәрүемнән курыктым. Юк, кызганмадым аларны, киресенчә, сокландым. Светага да, Машага да, Никитага да, Сергейга да, алар кебек булган башкаларга да. Киләчәккә љмет белән карауларына, сабырлыкларына, рухи яктан кљчле булуларына сокландым. Менә кемнәрдән үрнәк алып яшәргә кирәк икән!

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Соклануга лаек кешеләр , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии