Тормышның матди, рухи өлкәләре һәм татар теле

Татарстанда татар телен саклап калу һәм үстерү өлкәсендә төп киртә ул – җитәкчеләрнең тормыш һәм фәлсәфә законын белмәве яисә аны исәпкә алмавыдыр. Тормышыбыз ике өлештән тора: Чынбарлык – аң. Тормышның матди өлеше – тормышның рухи өлеше. Базис – өскорма (Надстройка).

Кешенең матди яктан нормаль яшәү мөмкинлеге аның бер предприятиегә урнашып, анда эш хакы алып, карьера ясап кына мөмкиндер. Димәк, тормышның бу ягы базис белән бик нык бәйле.

Тел исә, тормышның рухи өлешенә керә. Димәк, ул өскорма белән бәйле булып чыга. Бу өлешкә телне өйрәнү теләге, телне өйрәткән учреждениеләр дә: мәктәпләр, филология факультетлары һәм төрле тел курслары да керә.

Фәлсәфәдә тагын бер закон бар. Ул «Өскорманы базис билгели» дип атала. Һич тә киресенчә түгел. Ягъни, тормышның матди өлеше аның рухи өлешен дә (телен дә) билгели. Тормышта да шулай бит. Печән һәм үлән ат артыннан йөрми, ә ат печән һәм үлән артыннан йөри. Шуның өчен, эшкә урнашу, предприятиедә яисә дәүләт учреждениесендә эшләү, анда карьера ясау өчен татар телен белүне һәм куллануны шарт итеп куймыйча, татар телен өйрәнүгә хаҗәт тумас. Әгәр татар телен гамәлгә кертмәсәләр яисә әкренләп аны кертә башламасалар, без алтыннан һәм мәрмәрдән төзелгән, бассейнлы һәм стадионлы, укытучылары Кембридж һәм Гарвард университетларыннан чакырылган профессорлар булган һәм 3-5 телдә укыткан татар мәктәпләрен ачып җибәрсәк тә, татар теленә ихтыяҗ тумас һәм аны өйрәнмәячәкләр. Мәсәлән, совет заманында рус мәктәпләрендә инглиз теле 5 сыйныфтан 10 сыйныфка кадәр мәҗбүри укытылган иде. Ләкин бу телгә ихтыяҗ булмады, укучылар мәктәпне бетергәндә ул телне белмәде, чөнки СССР ябык ил иде: иркен рәвештә аңа чит ил кешеләре килә алмый иде, совет кешеләре дә чит илләргә йөрмиләр иде.

Хәзерге Русиядә бу яктан хәлләр үзгәрде. Чит илләргә бару һәм анда эшләү ирекле, Русиядә дә кайбер зур фирмаларга эшкә алганда инглиз телен белүчеләргә өстенлек бирәләр. Айтишниклар да күбесе эш буенча инглиз телен белергә тиеш. Шуңа күрә инглиз теленә хәзер ихтыяҗ арта бара, һәм аеруча яшьләр инглиз телен бик теләп өйрәнә.

Икенче мисал. Ник совет заманында авылдан шәһәргә күчкән татарлар бик тиз русча өйрәнгәннәр, чөнки базис (производство) рус телен белүне таләп иткән. Татар русча белмичә бер заводка да, бер учреждениегә дә урнашмас иде, димәк, ачтан үләр иде. Гамәлдә рус теле генә иде. Татарлар хәтта үз балаларын рус мәктәпләренә бирә башлады, өйдә дә алар белән русча сөйләшергә тырышты. Балам, русча белмичә, минем кебек интекмәсен, дип, күмәк урыслашуга нигез салынды.

Эшне нәрсәдән башларга соң? Беренчедән, киләчәктә дәүләт учреждениеләренә һәм халыкка хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә ике дәүләт телен дә белгән кешеләрне генә эшкә алырга. Кайбер урыннарда кадрлар җитмәгән очракларда гына татарча белмәүче кешеләрне дә алырга була, ләкин аларга эш хакын кимрәк бирергә кирәк, чөнки алар конституциябез таләпләрен тулысынча үтәми. Киләчәктә татар телен өйрәнер өчен, аларга бу стимул булыр. Мондый чараларга каршы кайбер кешеләр гауга-тавыш та күтәрерләр, әлбәттә. Ләкин без, бернигә дә карамастан, бу чараларны тормышка ашырырга тиешбез, чөнки көрәшсез бер нәрсәгә дә ирешеп булмый.

Җитәкчеләребез шул тынычлыкны 30 ел саклап ятып, шул тынычлыкта үз кесәләренә миллионнар туплап, шул тынычлык исәбенә Конституция буенча гамәлгә кертелергә тиеш булган татар телен дә гамәлгә кертмәгәннәр.

Бу безгә – аяныч сабаклар. Ләкин татарның лозунгы – «Алга!» алга бармасак, эшебез хөрти. Шуңа күрә – «Алга гына!» Бүтән юлыбыз юк.

Төрки Дөнья Киңәшмә әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты

Рафаэль МӨХӘММӘТДИНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии