«Татарча судка дип килгән идем…»

«Татарча судка дип килгән идем…»

Татарлар ике төргә бүленә: «тел бетә, без бетәбез» дип кычкырып йөрүчеләр һәм бетмәс өчен нәрсә дә булса эшләп караучылар. Эшмәкәр, кече һәм урта эшмәкәрлекнең тармаклар арасы кластеры советы рәисе Эльмир Сафин кычкырып йөрүне түгел, кулыннан килгәнне эшләп карауны сайлаган. Үзе дәгъвачы буларак катнашкан суд утырышының татар телендә узуын таләп итте ул.

– Татар теленә бәйләнә, мәктәпләрдән кысрыклап чыгара башлагач, минем башыма «татар телен ничек сакларга?» дигән уй килде. Язу-сызу татарча булса гына, телне саклау мөмкин. Шуңа күрә берәр судта утырышны татарча үткәрүләрен, хөкем карарын татарча язуларын сорарга кирәк, дигән теләк туды. Ләкин тик торганнан үзеңә үзең суд уйлап чыгарып булмый бит инде.

Менә узган ел шундый форсат барлыкка килде: ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, кагыйдә бозган дип, беркетмә төзеде. Мин аларга шунда ук әйттем, сез мине дөрес туктатмадыгыз, миндә гаеп юк, дидем (алга китеп булса да әйтик: суд карары Эльмир әфәнде файдасына чыгарылды. – Авт.). Алар үзләрен бик текә тотты. Ачуым килде. Егетләр, алай булгач миңа беркетмәне татарча бирегез, дидем. Безнең юк, диләр. «Ничек юк? Ник алайса Татарстан юлында басып торасыз? Бездә урысча белән беррәттән татар теле дә – дәүләт теле. Минем туган телем дә ул. Шуңа күрә татарча бирүегезне сорыйм», – дим. «Әле генә бик әйбәт урысча сөйләштегез бит», – ди. «Әйе, – минәйтәм, – мин урысча да беләм, сөйләшәм. Ләкин мин бит татар, туган телем – татарча. Ике дәүләт теле булгач, һәрбер язу-сызу – шул исәптән беркетмәләр дә – урысча да, татарча да булырга тиеш. Әгәр алай булдыра алмыйсыз икән, татарларны кимсетү була бит бу. Менә юлда шоферларны туктатасыз, аларның күбесе – авыл балалары. Араларында урысча начар белүчеләр, закон телен аңламаучылар да бар. Нәрсә язып бирсәгез, шуңа ризалашырга мәҗбүрләр. Сез бит кешенең җавап бирә алмавыннан файдаланасыз. Инде ничә еллар татар халкы иркенләп сулыш алып яши алмый, менә сез дә шул эшне дәвам итәсез», – дип аңлатырга тырышып карадым. Шуннан үземә максат куйдым: судка шикаятьне татарча язарга һәм утырышны да татарча таләп итәргә, – дип башлады сүзен Эльмир әфәнде.

Утырышны озак көткән – ноябрьдән бирле. Телефоннан шалтыраткач та: «Менә бит, урысча сөйләшәсез. Нәрсәгә утырышның татар телендә узуын таләп итәсез соң?» – дип сораганнар. Җавап ЮХИДИ хезмәткәре белән сөйләшкәндәге кебек үк: чөнки туган телемдә – татар телендә булуын телим, бу минем хокукым. Ярар-ярар, дигәннәр. Ниһаять, 8нче февральдә Казанның Идел буе район судында утырыш узды. «Гайрәтем чикте. Татарча булыр дип өметләнгән идем, булмады. Болай мыскыл итәргә ярамый инде», – дип чыкты Эльмир Сафин утырыштан.

– Килеп кергәч тә урысча сөйләшә башладылар. Мин татар судына килдем бит, дим. Без сезгә аңламаганны тәрҗемә итәрбез, диләр. Мин үзем теләсә кайсы кәгазьне тәрҗемә итеп бирә алам: урысчаны – татарчага, татарчаны – урысчага. Миңа тәрҗемә кирәк түгел, миңа татарча суд кирәк. Судья да, башкалар да татарча сөйләшергә тиеш. Ә инде җавап бирүче урыс икән, безнең очракта ул чыннан да урыс фамилияле – Андреев, аңа тәрҗемәче булырга тиеш. Менә ул була дөрес суд. Менә бу булыр иде закон, булыр иде хокук. Сез минем хокукны, минем ирекне урлыйсыз, дидем үзләренә дә.

Судья Динара Наил кызы Латыйпова татарча сөйләшеп маташты. Минем аңа ачуым юк. Ул тырышып карады, булдыра алмады. Гаеп – дәүләттә. Безнең хокук белеме бирә торган югары уку йортлары бар. Анда татар юристлары әзерләнергә, шулардан татар телен белгән судьялар, адвокатлар, нотариуслар һәм башка белгечләр чыгарга тиеш. Моңа кем комачаулый? Без, татарлар, эшлибез, казнага салымын түлибез, татар телле белгечләргә хокукыбыз юкмыни? Бернинди авырлыгы да юк бит моның. Моны халык кына эшли алмый, өстә утыручы хаким кешеләр эшләргә тиеш. Әгәр дәүләткә белгечләр кирәк икән, ул аларны үстерә. Ә халыкта ихтыяҗ бар. Судның татар телендә узуын теләүчеләр күп ул. Һәм андый мөмкинлек бирелергә тиеш. Мин бит каядыр Самара өлкәсенә барып татарча суд таләп итмим. Татарстан Республикасында яшибез бит без! – дип сөйләде ул утырыштан чыккач.

Әгәр башта ук «судны татарча уздырмыйбыз» дисәләр, нәрсә эшлисен адымлап уйлап куйган булган инде ул. Хокукларын яклап, БМОга хәтле барып җитәргә җыенган. Ләкин «татарча уздырмыйбыз» димәгәннәр бит. Өметләнеп килгән һәм гайрәте чигеп кайтып китте. Шуның белән шул түгел. Җавап таләп итеп югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә җыена Эльмир әфәнде.

Татар халкын һәм телен саклау, үстерү буенча идеясе дә бар икән. Аны хакимияттәгеләргә җиткерәсе килүен белдерде:

– Русиядәге һәм чит илләрдәге төрки халыкларга төрки дөньяга берләшергә кирәк. Моны Русиядән аерылып чыгу, территориаль яктан берләшү дип аңларга кирәкми. Икътисади, мәдәни, сәүдә элемтәләре булдыру турында сүз бара. Төрки халыклар бер-берсе белән аралашсын, бәйрәмнәр уздырсын, сәүдә итсен. Икътисади бәйләнешләр урнаштырганнан соң, уртак банк та булдырырга мөмкин. Менә бу була куәт! Шул рәвешле берләшсәк, тел дә саклана. Әйтик, төрекләр белән эш итәбез икән, килешү кәгазьләре ике телдә – татар һәм төрек телләрендә языла. Татар телле хокук белгечләренә дә ихтыяҗ арта. Бер Татарстан белән генә калмый, бөтен дөнья белән элемтә була дигән сүз бит бу. Бер көндә генә эшләнә торган нәрсә түгел, әлбәттә. Хәйләне дә эшкә җигеп оештырырга кирәк бу эшне. Төрле яктан санкцияләргә дучар булган Мәскәү дә каршы килмәс. Татарстан хакимнәренең теләге генә кирәк.

Галишан НУРИӘХМӘТ, лаеклы ялдагы хөкемдар, БТИҮ әгъзасы:

– Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең судларны татар телендә алып баруны сорап берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткәне бар. Санга сугучы гына юк. Конституция мәхкәмәсе генә 2 тапкыр татар телендә узды: берсе 2015тә, икенчесе 2017нче елда. Икесендә дә татарча хөкем карарын Татарстанның Конституция мәхкәмәсе рәисе Фәрхәт Хөснетдинов укыды. Ә башка төр судларның татарча узганы юк, хәзер андыйны күз алдына да китереп булмый.

Ә бит Русия Федерациясе кануннары буенча мондый мөмкинлек бар. Конституция нигезендә дә бөтен төр суд процессларын – җинаять эшеме ул, гражданлык яки административ эшме – татарча алып барырга ярый. Бу шул телне белмәүгә генә кайтып кала. Хәер, татарча белүче хөкемдарлар да бар. Аның тәртибе генә билгеләнмәгән. Конституцияне хөрмәт итмәү, кешене кимсетү, аның хокукларын танымау инде бу. Мин хөкемдар булып эшләгән 60-70нче елларда Актаныш, Сарман, Мөслим, хәтта Әлмәт районында судларны татарча алып бара идек. Берзаман Югары суд татар телендә язу өчен махсус бланклар да таратты. Башта Әлмәттә, аннары Казанның Киров районында татарча хөкем карарлары чыгарганым бар минем. Хәзер татарча мәхкәмә утырышлары булса да Әтнә районында гына калгандыр… «Нинди законга нигезләнеп минем судны татарча үткәрмәделәр?» – дигән сорау белән Югары судка шикаять итәргә кирәк.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: «Безнең гәҗит» мөхәррире:

Ерак китәсе юк, «Безнең гәҗит»не дә еш кына суд залларында йөртәләр. Тәнкыйть кәнфит түгел, диләр бит. Язмаларыбыз геройларына газетабызда үзләренең фаш ителүләре ошамый. Ләкин бер генә судны да, таләп итүләргә карамастан, татарча оештыра алганыбыз юк. Абсурд хәл: газетабыздагы мәкаләләр урысчага тәрҗемә ителә, һәм судта да урысча тикшерелә. Судьяларның аргументы: суд Русия Федерациясе карамагында. Татарстанның үз суды юк… Менә бу диагноз. Бу безнең киләчәк… Минемчә, күңелсез киләчәк?!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии