Әтиле әтисезләр…

Миңнекамал апаның бердәнбер улы, дустым Мәгъсүм дә әти-әнисенә охшап, бик чибәр зат булды. Матур гына яшәгәндә, Бөек Ватан сугышы башланды. Икебез дә әтиләребезне фронтка озаттык. Миңнекамал апа улы Мәгъсүм белән йортлары искереп, яраксыз хәлгә килгәч, туган-тумачаларында яшәргә мәҗбүр булдылар. Соңгы елларда безгә яшәргә күченделәр. Безнең кышлык өчен йортыбыз кечерәк булса да, җәйлек өчен зурысы да бар иде. Ике зур келәтебез булып, аларда хәтта колхоз ашлыгы да сакланды.

Җәен Мәгъсүм белән икәү балык сөздек, әче какы, тузганаклар, җиләкләр җыйдык, шулай ачлык афәтеннән исән калдык. Әтиләребездән хат-хәбәр килмәсә дә, кайтуларын өметләнеп көттек. Миңнекамал апа колхозның тишек капчыкларын ямады, каравылда торды.

Сугыш тәмамлангач, минем әтиемнең хәбәрсез югалуы, ә Мәгъсүмнеке исән булып, Чиләбе шахталарының берсендә эшләве ачыкланды. Әйе, аны эзләтеп тә таптылар. Алимент түләтүне рәсмиләштерелеп, аларга ай саен 150 сум акча килә башлады. Акча алган көн кибет аларныкы була иде. Конфет, печенье, перәннек, кием-салымны сумка-сумка төяп кайтырлар иде.

Көн-артыннан көн үтте, без дә егет булдык. Мәгъсүм өч айлык курслар үтеп, киномеханик һөнәрен үзләштерде. Авылларда кино күрсәтеп йөри башлады. Тиеннәр аз-маз булса да үз кесәсенә дә тамганлыктан, үзләренә дә, безгә дә беркайчан да иписез кайтмады. Мин дә әнием эшләгән фабрикага буяучы булып эшкә урнаштым. Берничә елдан югары разрядка күтәрделәр – рәссам-бизәүче хезмәтен дә үти башладым.

Шулай акрын гына яшәп ятканда, Мәгъсүмнең әтисе Хәбибулла авылга кайткан дигән хәбәр таралды. Беренче көнне төп нигезгә кайтып, хәер-дога укыткан икән. Аннан үзенең абый-энеләрендә атна-ун көн булып, китәр алдыннан җизнәсе Гайфетдингә килгән. Бу хәбәрне без дә ишетеп, аларга таба юл тоттык. Мәгъсүм исә зәһәрләнә. “Безне ташлап, кайтмаганы өчен, күрсәтәм әле мин аңа күрмәгәнен”, – ди, тешләрен шыгырдатып. Килеп җиткәч, Хәбибулла абый безне күреп алып, ишегалдына чыкты. Безнең белән кул биреп күреште. Улы теләмәсә дә, аның да кулын кысты. Мәгъсүм шунда дорфа гына: “Кит моннан”, – дип ысылдап куйды. Әтисе исә: “Я инде, улым. Язмышым шундый булгандыр”, – дип, яшьле күзләрен сөртеп алды. Аннан: “Менә мондагы бүләк-күчтәнәчләр сезгә”, – дип, улы кулына чемодан тоттырды. Иртәгә китәсен әйтеп, әнисенә сәлам тапшырды һәм гафу итүен сорады.

Безне өйгә керергә кыстасалар да тыңламадык. Саубуллашып, рәхмәтебезне әйтеп, кайтырга кузгалдык. Хәбибулла абый без күздән югалганчы басып карап торды.

Без исә караңгы төшкәндә генә өйгә кайтып кердек. Шунда Миңнекамал апа Мәгъсүмне кочып алды һәм “Ярый әле, улым, әтиең белән китмәгәнсең”, – дип, елап та җибәрде.

Икенче көнне Хәбибулла абыйның китү хәбәре килеп иреште. Шул китүдән ул башка кайтмады инде. Мәңгелеккә шунда туфрак булды…

Минем әтием дә хәбәрсез югалмаган булып чыкты. Ул да башка хатынга өйләнеп, Себер якларында гомер иткән икән. Авылыбыздагы энекәше белән хат алышулары соңрак мәгълүм булды. Миңа да 31 елдан соң әтием Нургалине эзләп табып, күрешү бәхете насыйп булды…

Мәгъсүмне дә язмыш җилләре туган якларыннан аерды. Ул бәхет эзләп, Себер якларына киткән җиреннән бер дә кайтмады… Бик якын булган яшьлек дустымны мин инде башка күрмәдем.

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы.

Нәзер тәкәсе коткарды

Бу кыйсса Сарман районы Юлтимер авылында яшәгән мәрхүм күршебез Мосавир абый Хаҗиев һәм аның ата-анасы (авыр туфраклары җиңел булсын) турында. Минем хәтердә әткәй сөйләве буенча калган. Әткәйгә, ягъни Мирсәет Шәрәфетдиновка Мосавир абый үзе бәян иткән булган.

Узган гасырның 20нче еллар башында күршебез Мосавир абыйның атасы Мөхәммәтхаҗи абзый Кабан авылыннан бер кызын никах укытып хатынлыкка ала. Кыз Мәрьям исемен алып, ислам диненә күчә һәм Мөхәммәтхаҗи белән матур итеп яши башлыйлар, ике кыз һәм ике уллары туа. Колхозлашу чорлары, соңрак дәһшәтле сугыш еллары башлана. Мөхәммәтхаҗи абзый сугышка китеп, хәбәрсез югала. Бөтен авырлык дүрт бала анасы Мәрьям түтигә кала. Сугыш чорының авырлыгын үз җилкәсендә татыган кеше үзе генә белә. Озакка сузылган сугыш Мәрьям түтинең дә сәламәтлеген какшата. Шуңа карамастан колхозның авыр эшләрен башкарырга да, дәүләткә барлык салымнарны да түләргә туры килә. Иреннән калган мал-туарны да сатарга мәҗбүр була. Абзар-кураны ягарга сүтеп бетерәләр. Дүрт почмаклы йорттан башка бер әйбер дә калмый. 1944 елның гыйнвар айларында ашарга бәрәңгеләре дә бетә. Ләкин ни хикмәт, Мәрьям түтинең нәзер корбанлыгына дип саклап килгән бер кәҗә тәкәсе була. Аны өй базында яшереп кенә тоткан алар. Көннәрдән беркөнне Сарманнан район вәкиле белән салым агенты килеп керә. Керү белән Мәрьям түтигә ник бурычларыңны түләмисең дип бәйләнә башлыйлар. Мәрьям түти:

– Минем салым түләрлек хәлем юк, көннең шушы вакыты җитеп балаларымның бер тәгам ризык капканы юк әле, – ди.

– Бәрәңгегезне сатып түләгез! – дип, җикеренә Насыйбулла исемле агент.

– Бәрәңге булса, балаларым ач булмас иде, – дип аңлатырга тырыша мескен ана.

Тегеләр һаман ышанмый.

– Базыңны ач! – дип үкерәләр.

Мәрьям түтинең базны ачарга җыенмавын күргәч, сайгакны каерып үзләре базны ача. Берсе караңгы баз авызына башын тыгуы була, тегеннән кәҗә тәкәсе атылып чыга. Болар котлары алынып, өйдән чыгып кача. “Шушы хәлдән соң күп еллар безгә түләү сорап килгән кеше булмады”, – дип сөйләде Мәрьям түти. “Кәҗә тәкәсе безгә бик зур ярдәм итте”, – дип сөйләгән Мосавир абый да. Корбан бәйрәме җиткәч, тәкәне корбанга чалып, итен кешеләргә өләшәләр. Нәзер итеп әйткәч, үтәмичә калырга ярамый. Мәрьям түти бик диндар хатын була. Авыл карчыкларыннан намазга өйрәнә. Мосавир абыеңа 11-12 яшьләр тирәсе була. Әнисе Мәрьям түти аңа капчык тоттыра да “Бар улым колхоз рәисе Сөләйман абыеңнарга хәер сораган кыяфәттә кереп кара әле, нәрсә дияр икән?” – ди. Тегеләрнең ашап утырган вакытларына туры китереп, Мосавир Сөләйман абзыйларга барып керә. Сания түти кызына баздан бәрәңге алып чыгып бирергә куша. Кызлары баздан бер бәрәңге алып чыгып, Мосавир абыеңа тоттыра. Мосавир бәрәңгене идәнгә куеп чыгып китә. Сөләйман абзый аның артыннан чыгып: “Кер әле малай!” – дип кире чакырып кертә. Мосавир абыең курка-курка гына керә. Сөләйман абзый: “Ал бу язуларны, кабат хәер сорашып йөрмә!” – дип, ун кило онга, егерме кило бәрәңгегә язу биреп чыгара.

1945 елның язында Мәрьям түтине улы Мосавир белән колхоз көтүен көтәргә кушалар һәм болар уйламаган хәзинәгә юлыга. Көн саен җиттеме, бер сыер болар янына килеп таптана башлый, гел китми. Шуннан Мәрьям түти аңлап ала: бу сыер саудырырга килә икән. Киез эшләпәгә сыерны савып, ул көнне туйганчы сөт эчәләр. Икенче көнне савыт алып баралар. Шулай итеп, җәй буе сөткә рәхәтләнә болар. Сугыш беткәч тә, тормышлар артык җиңеләйми. Мөхәммәтхаҗи абый да сугыштан кайтмый. Мәрьям түти Аллаһы Тәгалә ярдәменнән өмет өзми, балаларын берүзе үстереп дөнья куя.

Фәнис ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Яр шәһәре.

Комментарии