- 13.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Берәү дөнья байлыгын теләр булса, дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһы Тәгалә кулындадыр, дөньяны, ахирәтне кәсеп итүчегә ахирәтне бирер, Аллаһы Тәгалә ишетүче вә күрүче булды». (Ниса:134).
Хаҗга кайлардан гына килмиләр дә, кемнәр кемнәр белән генә очрашмый. Тәнзилә Лениногорск шәһәреннән, ә Рәшидә Тукай районы Суыксу авылыннан. Алар бар да бертугандай, көлешә-көлешә үзләрендә булган шатлыкларын уртаклаша. Әнә Тәнзилә дә үзенең 80 яшьлек әбисе турында исе китеп сөйли.
– Әтиебезнең тормышы ачлык вакытына туры килгән. Сугышта да катнашкан. Хөкүмәтебез сугышта катнашканнарга фатир бирә башлагач, без дә документлар җыярга әзерләнеп әтиебезгә сүз каттык. Әтиебез безгә: «Балалар, миңа ачуланмагыз. Хөкүмәтебез бушка биргән бу фатир миңа кирәкми. Мин сугыштан исән-имин кайттым. Күпләр ятып калды. Ә мин гаилә кордым, өч бала үстердем. Торырга өем бар, тамагым тук. Балаларымның да торыр җирләре яхшы…» Әтинең сүзен бүлеп, оныкларыңа булыр, дибез. Ә әти: «Минем оныкларым – алар сезнең балаларыгыз. Алар алдында булган бурычларыгызны үзегез үтәргә тиешсез. Мин үз бурычымны үтәдем. Фатирсыз күпме өлкәннәр, яшьләр интегеп яши. Шуларга бирсеннәр. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, шушы яшемә кадәр сау-сәламәт яшәтте, иманлы балалар белән бүләкләде. Аллаһы Тәгалә хозурына кайткач, ни дип җавап бирермен. Шушы тормышымнан канәгатьмен, артыгы кирәкми», – дип сүзен тәмамлады. 80 яшьлек әтиебезнең шулай акыллы фикер йөртә алуына сокландык. Төптән уйлап, акыллы фикерләр белән безне тәрбия кылмаса, бүгенге көнне Хаҗда булу бәхетен күрер идемме? Рәхмәт әтиебезгә, нәфесебезгә күтәрелеп китәргә ирек бирмәгәне, һәр гамәлебез, байлыгыбыз, сихәтлегебез өчен. Барысы өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотасыбыз бар бит, – дип сүзен тәмамлады танышым.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
РЕДАКЦИЯДӘН. Хозурыгызда ике хат, ике төрле язмыш…
Редакция өстәлендә бу темага шактый гына хатлар ята. Берәүләр шул фатир артыннан йөргәндә күргән мәшәкать михнәтләрен тасвирлый, икенчеләре гаделсезлеккә әрни, өченчеләре, әлеге законның гаделсез булуы, үзләренең дә сугыш ачысын күреп үсүләре, әтиләренең сугыштан кайтмый ятим калдырып, тормышның ачысын төчесен күреп үсүләре, әтилеләрнең яхшы яшәүләре, бүгенге кадер-хөрмәтне күрә алмый, кадерсез булып китеп барган якыннары турында ачынып сөйли. Ә мондый хат беренчесе. Сокландык шушындый олы җанлы атага. Аллаһы Тәгалә, бу кешенең әлеге гамәле, әлеге ният-уйлары өчен генә дә, бар гөнаһларын кичерер төсле тоела. Амин, дигән сәгатькә туры килсен иде. Менә шушындый изге күңеллеләр, нәфестән арынганнар күбрәк булсын иде арабызда.
Комментарии